Бу ялларда Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы авылында да VII Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләде. Өлкәнең Россия күләмендә Сабантуйлары үткәрү тәҗрибәсе бар. Димитровград, Ульяновск шәһәрләрендә алдагы елларда милли бәйрәмнәр шаулап узган иде.
Тозлы күлле морзалар авылы
Районда Сабан туена әзерлек барышында шактый матур эшләр башкарылган. Ульяновск өлкәсе сикертмәле юллары белән "дан тотса", быел кунаклар килер алдыннан бистә эчендә юллар салынган, техникум бинасы төзекләндерелгән, ачык һавада Совет автомобильләре музее ачылган, "Гөлчәчәк" балалар бакчасы территориясе матурланган. Кыскасы, Федераль Сабан туен кабул итәргә бик тырышканнар.
Иске Кулаткы районы Ульяновск өлкәсенең көньягында урнашкан. Бирегә XVII-XVIII гасыр башында ук морзалар, Темников, Себер, Казан якларыннан служивый татарлар күченеп килгән. Кулаткы - төрки сүз - "тозлы күл" дигәнне аңлата. Кайчандыр биредә бик күп елгалар һәм күлләр булган, хәзер алар урынына бары ерганаклар гына калган инде. Ләкин кайсыбер җирдә әле хәзер дә тозлы су чыга икән. Иске Кулаткы бистәсендә халкның 98 проценты татар, аларның саны 13 меңгә җитә. Бистәнең 18 мәктәбендә татар теле аерым фән буларак буларак укытыла. Биредә дин көчле, биш зур мәчет төзелгән. Борынгы бабаларны олылау, аларның истәлекләрен саклауга да бик җитди карый җирле халык. Авыл территориясе әллә ни купшы булмаса да, зиратлары искиткеч чиста, пөхтә. Авыл үзе, әйткәнемчә, бик мактанырлык хәлдә түгел. Алты почмаклы җимерек агач йортлар халыкның яшәү дәрәҗәсен билгели. Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов үзе дә, Иске Кулаткы районында хезмәт хакы күләме әлегә түбән булып кала, ди. Халык күбрәк сату эше белән шөгыльләнә, мал тотмый.
Сабан туенда - кызыл туй
Милли бәйрәм быел "Россиядә кино елы"на, Ульяновск өлкәсендәге Сәламәтлекне саклауелына һәм танылган рус язучысы, тарихчы Николай Карамзинның 250 еллыгына багышланган иде. Шул уңайдан Сабантуй мәйданында халык бушлай сәламәтлеген тикшерде, "Киномобиль" мәйданында Николай Карамзинга багышланган фильмнар да карады. Быелгы милли бәйрәмдә Алтай, Красноярск крае, Адыгей, Башкортстан, Бурятия, Марий Эл, Мордовия республикаларыннан, Әстерхан, Волгоград, Иркутск, Киров, Курган, Оренбург, Пенза, Нижгар, Новосибирск, Омск өлкәләреннән 500 гә якын вәкил катнашты.
Сабан туе мәйданының буеннан-буена Ульяновск өлкәсе район җирлекләре корып куйган утарлар тезелеп киткән иде. Кунакларга тамак яллап алырга дип әзерләнгән өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Ризыклары безнең яклардан әллә-ни аерылмый: чәк-чәкләре генә ваграк, токмач кебек юка.
- Сабан туена бик озак, җаныбызны биреп әзерләндек. Бу безнең өчен шулкадәр зур вакыйга. Авыл халкы бөтен эшен, йорт-җирен калдырып Казанга йөри алмый, үзебездә шундый зур бәйрәм оештырганга сөенеп туя алмыйбыз, - диде Иске Атлаш авылы утарында табын әзерләгән Румия Вальшина.
Иске Кулаткы бистәсендә яшәүче Юлия белән Илнур Сәйфуллиннар өчен бүген икеләтә бәйрәм. Алар Сабан туе мәйданында чып-чын туй мәҗлесе үткәрә. Юлия үзе Ямал-Ненец округының Уренгой бистәсе кызы, бирегә ял итәргә дип әбиләренә кунакка кайткан булган. Туйдан соң гаилә Иске Кулаткы авылында яшиячәк. Илнур өч куянны бер юлы тотарга булган: Сабан туенда ял да итә, өйләнә дә, шул ук вакытта үзе эшләгән "Яңа дулкын" телевидениясенә репортаж да әзерли.
- Тиз генә өйләнергә дә, эшкә китәргә кирәк, - дип елмая егет.
Өлкәдә зур авылларда әле дә яшьләр кала. Мәктәпне тәмамлаган абитуриентлар якындагы Пенза, Самара шәһәрләренә югары белем алырга китсә дә, күбесе районнарына кире кайтып, туган җирләрендә төпләнә.
- Кызымны Казанга укырга җибәрәсем килгән иде. Анда татарларны бик хөрмәт итәләр. Ерак шул. Казанда бер тапкыр гына булганым бар, шулкадәр чиста, матур шәһәр. Бик ошатып кайттык. Бездә Сабан туе бары район үзәгендә генә үткәрелә, авылда яшәүчеләргә ул тансык бәйрәм. Быел 12 июнь - Россия көнендә Ульяновскида районның татар утарын тәкъдим итәчәкбез - шул безнең өчен Сабан туе булачак инде, - ди Николаев районы Зур Черекли авылында укытучы булып эшләүче Галия Мәүлетова.
Сабан туен оештырырга җирле халыкка Татарстанның Норлат районы да булышкан. Норлатлылар үзләре дә биредә сап-сары нарат агачларыннан йорт-куралтылар салып куйган. Биредә көн дәвамында Фирдус Тямаев җырлап халык күңелен күрде.
Татар бренды
Мәйданда нинди генә кызык чаралар булмасын, Казан кунаклары килгәч, халык төп сәхнә янына агылды. Сабантуйны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновский өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов, Россия Дәүләт Думасы депутаты, легендар хоккейчы Владислав Третьяк һәм Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов ачып җибәрде. Килгән халык Татарстан Президентын аеруча көчле алкышлар белән сәламләде.
- Сезне барыгызны да безнең иң яраткан бәйрәмебез - Сабантуй белән котлыйм! Нинди милләттән булуыбызга карамастан, гореф-гадәтләребезне саклап калуыбыз мөһим. Сабан туе - шундый чараларның берсе. Ул татар милләтенең брендына әверелде, - дип сәламләде халыкны Рөстәм Миңнеханов һәм районның җирле татар милли-мәдәни мохтариятенә «Ford Transit» микроавтобусы бүләк итте.
Үз чиратында Сергей Морозов Рөстәм Миңнехановка милли бәйрәмне оештырырга булышлык күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Мондый затлы бүләкне бары халыкны чын-чынлап яраткан кеше генә бирә ала, - диде губернатор.
- Машина безгә бик кирәк иде, хәзер берәр чарага барганда да кеше яллап йөрисе юк, - дип шатланды мохтарият рәисе Наилә Рамазанова.
Иске Кулаткы авылы "Гөлчәчәк" балалар бакчасы мөдире Лилия Багданова "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем алды. Инде өченче ел балалар бакчасында төбәкара балалар Сабан туе уздыра ул.
- Безгә Әстерхан, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикаларыннан сабыйлар килә. Сабан туебыз өлкәннәрнекеннән бер дә аерылмый. Бары чын атлар урынына агач атлар гына булды. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнаша. Бу алар өчен толерантлык дәресләре дә, шул рәвешле сабыйларга милли йолаларга ихтирам тәрбияләргә тырышабыз. Бакчага 133 бала йөри, күбесе татар. Атнага бер тапкыр татар теле дәресе керә, - диде Лилия Багданова.
Бәйрәм иртәсен балалар Сабан туеннан башлаган Рөстәм Миңнеханов бакчага психологлар өчен сенсорлы кабинет ясарга җиһазлар да бүләк итте.
"Сабан туе батыры булырга пилмән ярдәм итте"
Көрәш мәйданында илнең 60 төбәгеннән килгән баһадирлар бил алышты. Быел машина да, тәкә дә Ульянның үзендә калды. 29 яшьлек Димитровград егете Сергей Павлик көндәшләренә җиңү яуларга ирек бирмәде. Көрәштә аның үз стиле, тәҗрибәсе бар инде. Ул Универсиада чемпионы, авыр үлчәмдә өч тапкыр Россия чемпионы.
- Туган җирдә диварлар да ярдәм итә, миңа җиңү авыр булмады. Көндәшләрем дә әллә ни юк иде. Милли көрәшкә грек-рим көрәшеннән килдем. Сабан туеда бик сирәк катнашам. Бу әле өченче машинам гына. Башлыча көрәш буенча профессиональ турнирларда катнашам, - диде Сергей Павлик.
Сергей турнирларда пилмән яраткан өчен җиңәм, ди. Ул дүрт ай эчендә генә дә 1 тонна 200 килограм пилмән ашап бетергән. Шул рәвешле авырлыгын арттырган. Спорттан киткәч, көрәшче "Павлик пилмәннәре" җитештерергә хыяллана.
Мәйданда көч сынашкан Татарстан егетләре йөзәр килограмлы булмасалар да, сер бирмәделәр. Республика данын яклаган дүрт егетнең икесе яшүсмерләр арасында беренче һәм икенче урыннарга ия булды.
- Сабан туе минем өчен ул - көрәш. Ләкин мин быел үз нәтиҗәләрем белән канәгать түгел. Яшүсмерләр арасында җиңсәм дә, олылар арасында бары өченче урынга гына калдым. Үзем Россия чемпионы, шулай тиз бирешүемә кәеф төште, - диде Ленар Әхмәтшин.
Быелгы Сабан туеның яңалыгы - беренче тапкыр арбага җигелгән ат чабышлары булды. Аның җиңүчесе дип кош-корт асраучы фермер Равил Яһудин танылды. Фермерны өлкә губернаторы "УАЗ" автомобиле белән бүләкләде.
Бу Сабан туйны халык озак еллар искә алачак әле. Бәйрәм узган мәйданда Татарстан - Ульяновск дуслыгын раслаучы истәлек ташы да пәйда булды. Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында узачак.
Автор фотолары
Комментарийлар