16+

«Бу сиңа кыр да түгел, бу сиңа танк та түгел...»: юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәш көчәя

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат-кабат бозучыларга каршы нинди алымнар үтемле?

«Бу сиңа кыр да түгел, бу сиңа танк та түгел...»: юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәш көчәя

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат-кабат бозучыларга каршы нинди алымнар үтемле?

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш бозучы машина йөртүчеләр белән эшне көчәйтте. Даими рәвештә хокук бозучылар  белән полиция хезмәткәрләре шәхсән сөйләшергә карар кылган, дип хәбәр иттеләр ведомствода. 

Ел башыннан бирле инспекторлар ярты ел эчендә 150 дән артык хокук бозу очрагы булган 43 машина йөртүче белән күрешеп аралашкан. Шулай ук хокук сакчылары 100 тапкырдан артык кагыйдә бозучылар исемлеген төзегән һәм аны җирле администрацияләргә юллаган. Хәзер түрәләр автоинспекторлар белән бергә әлеге машина йөртүчеләр белән әңгәмәләр үткәрәчәк. Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, әлеге төр мәгълүматлар хокук бозучыларның фамилияләренә һәм исемнәренә кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка игълан ителәчәк. 

Мондый сөйләшүләрнең үтемлелеге дә бар икән: кабат-кабат кагыйдә бозып тотылган машина йөртүчеләрнең хокук бозулар саны 40 процентка кимегән. Кагыйдәләрне бозарга яратучылар күбесенчә Казанда һәм Чаллыда яши икән. Әнә бер казанлы хәтта рекорд та куйган, аңа 288 тапкыр 244 мең сумлык штраф салынган.

Дәүләт автоинспекторлары бу юнәлештә эшне дәвам итәргә ниятләүләре турында хәбәр итә. 

P. S. Әле шушы көннәрдә генә социаль челтәрләрдә бер хәбәр күзгә чалынды. Казанның Широкая урамында Лада Калина машинасы йөртүчесе каршы якка килеп чыгып, такси машинасы белән бәрелешкән. Гаепле кешенең машинасын ай-һай төзәтеп булыр микән. 

Юл һәлакәте китереп чыгарган исерек хәлдәге йөртүчегә ГАИ инспекторы шәхсән үзе аңлатма үткәрергә булган, күрәсең. Минемчә, үтемле дә. Көчкә аягында басып торган кагыйдә бозучыга ул болай ди: «Бу сиңа кыр да түгел, бу сиңа танк та түгел. Бу Казан урамы, биредә юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк». З бәлкем, Казан урамнарында шундый сүзләр язылган билбордлар элеп куярга кирәктер. Юкса, күпләр җирдә йөрүләрен онытып җибәреп очкычка утыргандай, югары тизлектә хәрәкәтләнәләр.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading