Казанда 24 февральдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә Горки-Әмәт урман паркында “Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел” тарихи-спорт фестивале үткәрелә
– Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә, илебездә 2024 ел – Гаилә елы. “Кыш Батыр” фестивале тарихка, мәдәнияткә, Гаилә елына багышлап оештырыла. Әлеге чара 2017 елдан Болгарда була иде. Эстафета Казанга күчте, фестивальне ел саен үткәрү ниятләнелә, - диде республиканың туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
“Үткәннәргә сәяхәт” (“Путешествие в прошлое”) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең башкарма директоры Алексей Кокурин таныштырганча, фестивальдә профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә, аерым кешеләр һәм гаиләләр дә катнаша ала.
–Театраль киемнәргә киенгән кешеләр чаңгыда шуып каршылыклар аша уза. Мәсәлән, билгеле бер ара узгач, җәядән яки арбалеттан ноктага ук атасың. Милли киемнәрдән дә килергә була. Бәйге 16 төрдә оештырыла, 1нче, 2нче һәм 3нче урыннарны яулаган катнашучыларга медальләр һәм бүләкләр бирелә. Балалар өчен бәйгеләр каралган. Тимерчелек һәм тире эшләнмәләре буенча осталык дәресләрендә катнашырга мөмкин. Төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, иң күп очко туплаган абсолют “Кыш Батыр”да ачыклана. Башкортстан, Мари Эл республикаларыннан, шулай ук үзебезнең тарих клублары киләчәк, - диде Алексей Кокурин.
“Кыш Батыр” фестивалендә халык промыселы ярминкәсе һәм сәүдә чатырлары эшли.
Фото: https://vk.com/neprostozimnie_rus
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар