16+

Бәйрәмгә чык, биеп-җырлап, сыйланып кайт!

Казан шәһәре көне 30 августта Ратушада шәһәрнең тантаналы җыелышы белән башлана, анда башкаланың Мактаулы гражданнарын тәбрикләү була.  “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бәйрәм программасы тәкъдим ителде. 

Бәйрәмгә чык, биеп-җырлап, сыйланып кайт!

Казан шәһәре көне 30 августта Ратушада шәһәрнең тантаналы җыелышы белән башлана, анда башкаланың Мактаулы гражданнарын тәбрикләү була.  “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бәйрәм программасы тәкъдим ителде. 

30 август — Республика һәм шәһәр көне.

10.00 сәгатьтә Маяковский урамында 1983-1986 елларда ТАССРның Югары Советы Президиумы Рәисе Әнвәр Багаутдинов хөрмәтенә мемориаль такта ачыла. Билге урнаштыру башлангычы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы чыккан. Тактаның авторы – Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, скульптор Тимофей Тюрин.

Республика һәм шәһәр көненең спорт бәйрәме Горький исемендәге паркта уза. Биредә спорт ветераннары һәм спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрнең җиңел атлетика кроссы, шахмат турниры, спорт ориентациясе һәм городош бәйгеләре оештырыла, 13-14 яшьлек үсмер егетләр белән кызлар баскетбол буенча ярыша.

10.00-22.00 сәгатьләрдә яшьләр өчен бәйрәм мәйданы итеп “Урам” экстрим-паркы билгеләнгән. Монда - “Урам” музыкаль фестивале узачак.

12.00 сәгатьтә - Казанның тарихи үзәгендә Кабан күле буенда “Милли кием” халыклар костюмнары фестивале. Шул ук сәгатьләрдә Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамында ЮНЕСКО теләктәшлегендәге “Казан сөлгесе” халык җыр-бию сәнгате фестивале була.

13.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда “Безнең заман” эшләүче яшьләр фестиваленең гала-концерты тәкъдим ителә. Шунда ук “Уйнагыз, гармуннар!” флешмобы старт ала. Музыкантлар һәм артистлар гармун белән курай моңнары астында җырлар җырлап, шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 1 Май мәйданына кадәр бара.

13.00 сәгатьтә Казан Кремлендә “Tat Cult” фестивале үткәрелә.
 “Светлая долина” торак комплексында Нокса елгасы яр буенда парк ачыла. Анда көн дәвамында концерт һәм балалар өчен уеннар әзерләнгән.

30 августта Татарстан Республикасы Рәисе чакыруы буенча Казанга Олимпия чемпионы Евгений Плющенко командасы килә. “Татнефть Арена” спорт сараенда Укытучы һәм остаз елы кысаларында, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен “Союз чемпионов” боз тамашасы күрсәтелә.

19.30 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада “Казан көзе” опера фестивале уза. Чараны маэстро Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының дәүләт симфоник оркестры оештыра. Классик әсәрләрне Россиянең атказанган артисткасы Агунда Кулаева, Зур театр солисты Алексей Татаринцев башкара.

17.00 - 22.00 сәгатьләрдә “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда зур бәйрәм концерты. Программада Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Клава Кока һәм Джони катнаша.

22.00 сәгатьтә Казансу елгасы турысында бәйрәм салюты бирелә.
Бәйрәм мәйданнарында күчмә сәүдә дә оештырыла: ашамлыклар, халык промыселы әйберләре, сувенирлар сатыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading