5. Кэшбеклы карталарны кулланыгыз Әгәр сез күп акча сарыф итәчәгегезне төгәл беләсез икән, дебет яки кредит картасын рәсмиләштерергә иренмәгез. Аның белән түләгәндә, сарыф ителгән акчаның процентын сез кире алачаксыз. Күпме булуы – картаны рәсмиләштергән банк шартларына бәйле.
Тагын нәрсәдә экономияләргә? Статистика буенча, бу көнне сатып алынган товарларның иң популяр категорияләре булып кием-салым, спорт товарлары, көнкүреш техникасы, электроника тора. Әмма белгечләр кулланучыларны киңрәк фикер йөртергә чакыра. Мәсәлән, сату чорында ташламалар белән китаплар, авиабилетлар, турпутевкалар, спортзалга абонементлар, матурлык салоннарына һәм фитнес-үзәкләргә сертификатлар, шулай ук цифрлы продуктлар – белем бирү курслары, онлайн-кинотеатрларга язылу һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин.
Мошенниклар тик тормый! Бу акциягә мошенниклар да әзерләнә. Шуңа күрә экспертлар уяулыкны югалтмаска куша. Киң танылган ресурсларда гына сатып алыгыз, шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Алар сезне ничек кенә кызыктырсалар да, җибәрелгән сылтамалар яки реквизитлар буенча түләмәгез, яңа интернет-кибетләрдә теркәлмәгез һәм бигрәк тә аларга банк карталарын беркетмәгез. Ә тагын да яхшырак - түләү өчен махсус карта булдырыгыз һәм аны акча саны чикләнгән аерым счетка бәйләгез.
Комментарийлар