16+

Чаңгыда Кәримовлар гаиләсенә тиңнәр юк иде

Узган якшәмбедә казанлылар, бер атнага соңарып булса да, «Россиянең чаңгы юллары-2014» илкүләм узышында катнаша алды. Быел да узышларның төп мәйданы итеп Урман аръягы бистәсендәге «Солнечный» лагере территориясе сайланган иде.

Бирегә казанлылар, гаиләләре, хезмәт коллективлары белән, иртәдән үк агылды. Узышлар мәйданына 15 меңгә якын кеше җыелды. Традиция буенча, спортчылар, гаиләләр, VIP-шәхесләр, уку йортлары студентлары старты, башкала районнары вәкилләренең массакүләм узышлары аерым оештырылды. Узышларда катнашкан иң өлкән казанлыга 80 яшь булса, иң яшь чаңгычыга 3 яшь ярым иде.
Чаңгы юлларын буйсындыруда катнашкан 21 гаилә арасыннан иң яхшы нәтиҗәне Кәримовлар күрсәтте. Спортны үз итүче Кәримовлар өчен бу көтелмәгән җиңү түгел. Узган ел инде алар биредә җиңүче кубогын яулаган иде. VIP-узышларда җиңүче кубогы ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эшләр идарәчесе Сергей Коростелевка эләкте. Призерлар өчлегенә шулай ук Табигатьтән файдалану буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов белән ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов керде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading