Узган шимбәдә Арча районы Яңа Кырлай авылына «Ат көне» бәйрәменә йөздән артык ат җыйналды. Ярышка катнашучылар Казаннан, Төмән, Мәскәү, Ростов өлкәләреннән, Кабардино-Балкария Республикасыннан, Татарстаның Биектау, Лениногорск, Буа, Чистай, Минзәлә, Әтнә районнарыннан килгәннәр иде.
Нинди генә атлар юк иде ул көнне бәйрәмдә. Баскан җирләрендә биеп торучы, берсеннән-берсе сылу чабышкылар, купшы бизәкле тарантаслар, шунда ук гап-гади арбага җигелгән эш атлары. Төрле ярышларда 130лап ат катнашты. Бәйрәмнең бизәге булган мизгеләр дә шактый булды. Шуларның берсе, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыевның Кадиллак-09 кушаматлы ат белән 40 чакрым арага юртаклар ярышында катнашуы. Дәрәҗәле кунак дүртенче күрсәткечкә лаек булды. Бу дистанциядә 23 ат катнашканын исәпкә алсак, нәтиҗә начар түгел.
- Ат безнең татар халкы өчен гади хайван гына түгел. Иң яраткан бәйрәмебез Сабантуйда ат чабышы иң күркәм мизгелләрнең берсе. Бу ярышлар вакытында халык аяк өсте торып баса. Бу борынгыдан шулай булган һәм традицияләр дәвам итә. Татарстанда атларны яратучылар бик күп, - диде Васил Шайхразиев ярышлар арасында булган кыска гына әңгәмәдә. Шулай ук үзенең дә бала чактан атлар яратуын әйтеп үтте.
Атларның озын дистанциядә - 80 чакрым арада көч сынашулары бик сирәк күренеш. Моның өчен аерым хәзерлек кирәк. Яңа Кырлайга шундый ун ат килгән иде. Ярышның бу төре иртәнге алтыда ук башланган. Ерак дистанциягә чабуның үз кануннары бар. 20 чакрым араны узгач, атлар ветеринария тикшеренүе узалар. Малларның йөрәк тибеше, физик халәте тикшерелә. Күрсәткечләр нормада булмаса, ат ярыштан төшеп кала. Атны азапларга ярамый, ахыры үкенечле бетәргә мөмкин.
- Иң мөһиме - атның йөрәк тибеше. Бер этапны үткәннән соң ат бераз ял итәргә, тынычланырга тиеш. Кайчан килеп атны тикшертүне җайдак үзе хәл итә. Сиксән чакрым арага чабучы атларның йөрәк тибеше минутына - 64, кырык чакрымда 56 булырга тиеш, - ди Арча районы Корса авылы ветеринария бүлеге мөдире Гадел Газизуллин.
Төп призларга килсәк, алар кызыгырлык: 400 мең һәм 500 мең сум иде. Кыска дистанцияләрдә - 250 мең сум.
Бәйрәмдә гап-гади эш атларына да урынны мәйдан түреннән бирделәр. Ярышның бу төре халыкны аеруча күп җыйды дисән дә була. Иң элек атны җигәргә, аннан соң түкләнгән салам һәм ун капчык комбикорма төяп 100 метр араны чаптырып барып йөкне бушатырга, аннан соң кире стартка кайтып атны тугарырга. Яшьләр шул хәтле тиз эшләмәкче булалар, шулай да тәҗрибә үзенекен итә. Салмак кына, үзенә бер көйгә генә эшләгән кебек тоелган абзыйлар әллә ни арада ат җигеп, йөкне төяп тә куялар.
Тарантаска җигелгән чәчәкле-чуклы атларга килсәк, төсләр чуарлыгы, ат хуҗаларының фантазиясе хәйран калырлык бер тамаша.
- Татарстанда елдан ел атчылык үсә. Без хәзер үзебезнең Татарстанда, Россиядә туган чабышкы атларга аеруча зур игътибар бирәбез. Бер-ике елдан нәтиҗәләрне күрә дә башларбыз, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар