16+

Миңнеханов: Хәзер дошман тыныч халыкка иртән, туп-туры аларның йортларына һөҗүм итә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы объектларга БПЛА һөҗүме турында үз фикерен белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы объектларга БПЛА һөҗүме турында үз фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, Украина гаскәрләре гражданнар инфраструктурасына һөҗүм итеп тактиканы үзгәрткән.

"Бүген Казан БПЛА һөҗүменә дучар ителде. Әгәр элек сәнәгать предприятиеләренә һөҗүм ителсә, хәзер дошман тыныч халыкка, иртән, туп-туры аларның йортларына һөҗүм итә",-дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Һәлакәт урыннарында оператив штаб җәелдерелгән. Халык эвакуацияләнгән, вакытлыча урнаштыру һәм кайнар туклану урыннары оештырылган. 

Миңнеханов хөкүмәткә казанлыларга эвакуация урыннары турында вакытында хәбәр итү кирәклеге турында билгеләп үтте. Ул шәһәр халкын паникага бирелмәскә чакырды.

Бу хәлне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та шәрехләде. Ул белдергәнчә, республика тугандаш Татарстанга ярдәм күрсәтергә әзер. «Без вәхшиләр белән көрәшәбез, алар күптән инде террорчылык оешмасына әверелде. Бүген Казандагы торак йортлар пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Алар тыныч халыкка һөҗүм итә башлады», - диде Хәбиров.

Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, Украина Казанның гражданнар инфраструктурасына төрле юнәлешләрдән өч тапкыр һөҗүм иткән. Һөҗүм 7:40 тан 9:20 гә кадәр дәвам итте. ПВО 6 дронны бәреп төшерә алган. Моңа кадәр Казан Кремле хәбәр иткәнчә, Татарстанда 8 һөҗүм очрагы теркәлгән. Аларның берсе-сәнәгать предприятиесенә, берсе — елга өстендә, 6сы — торак массивка юнәлтелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән һәм үлмәгән. Сәнәгать предприятиеләрендәге сменалар эвакуацияләнгән һәм ышык урыннарда яшеренгән.

Казанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәсендә Совет, Киров һәм Идел буе районнары йортларында янгын чыккан. Шәһәр мэры Илсур Метшин эвакуацияләнгән халыкны урнаштырырга, җылы әйберләр һәм туклану белән тәэмин итәргә кушты. Барысына да кирәкле ярдәм күрсәтелә. Урында шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading