Чыршыгызга ут капмасын!
Яңа ел - күп санда балалар, халык катнашындагы бәйрәм тантаналары чоры. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәгән очракта гына иминлеккә ирешергә мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Яңа ел - күп санда балалар, халык катнашындагы бәйрәм тантаналары чоры. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәгән очракта гына иминлеккә ирешергә мөмкин.
Чыршы нык нигезгә беркетелергә тиеш, 2 нче каттан да югары каттагы залларга чыршы куярга һәм Чыршы бәйрәме оештырырга рөхсәт ителми. Балалар (укучылар) бәйрәмендә тәрбиячеләрнең, укытучыларның һәрдаим күзәтчелеге зарур. Чыршыны җылыту челтәреннән һәм электр җиһазларыннан читтәрәк урнаштырырга кирәк, ботаклар түшәмгә һәм диварга орынып тормасын. Чыршы бәйрәме үткәрелүче бина эчендә шәм, кытай фонаре кабызу, фейерверк һәм хлопушка ату катгый тыела. Чыршы ботакларына пластмасс уенчыклар, мамык кисәкләре беркетелмәсен. Россия стандартларына тәңгәл килүче һәм янгын куркынычсызлыгы сертификаты булган гирляндалар гына кулланылсын. Чыбыгы кызучы яки очкыны сизелүче гирлянданы кичекмәстән сүтеп алыгыз. Балалар яки халык күпләп катнашучы Чыршы бәйрәмендә бина (зал) эчендә электр утларын сүндереп, караңгылык тудырырга ярамый. Сабыйларны кәгазьдән, тиз янып китүчән чималдан ясалган маскарад киемнәренә киендермәгез. Бәйрәм узучы залда ике чыгу юлы булу таләп ителә, чыгу юлларындагы әйберләр эвакуациягә киртә тудырырга тиеш түгел. Тәрәзәләре тимер челтәрле яки каплаулы залда бәйрәм оештыру шулай ук рөхсәт ителми. Залда халык нормадан тыш күпләп тупланмасын.
Яңа ел бәйрәм чаралары чорында янгыннарга каршы көчәйтелгән күзәтчелек режимы кертелә. Кагыйдәләрне үтәмәүче гражданнар, җитәкчеләр һәм юридик затлар административ штрафка тартылачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе Чыршы бәйрәмнәрендә, шулай ук көнкүрештә ут белән сак эш итәргә чакыра. Янгын чыккан очракта - 01, кәрәзле телефоннан 112 аша шалтыратыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Безнекеләр җиңде. Безнекеләр булмаган безнекеләр дә җиңде
-
#Язмалар
Биектауда зур янгын: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..”
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның район хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән авыл кешесе китерелгән
-
#Кыскача яңалыклар
Алабугада БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәләрдә өч зыян күрүче кала бирә
-
#Җәмгыять
Матур гөлне алабута чәчәкләре белән бутамасагыз иде
Комментарийлар