16+

Ел башыннан балаларга 911 миллион сум алимент күчерттерелгән...

Тормышта, кайчак, бурычка да керергә, алимент та түләп барырга туры килә. Ләкин бурычын кайтармыйча, алиментын күчермичә йөрүчеләр дә бар. Суд приставлары килеп ишекне шакый башлаганны көтмәү хәерле.

Ел башыннан балаларга 911 миллион сум алимент күчерттерелгән...

Тормышта, кайчак, бурычка да керергә, алимент та түләп барырга туры килә. Ләкин бурычын кайтармыйча, алиментын күчермичә йөрүчеләр дә бар. Суд приставлары килеп ишекне шакый башлаганны көтмәү хәерле.

Шомлы саннар дулкынында
Хөкүмәт йортында 1 ноябрь – суд приставларының һөнәри бәйрәме көне алдыннан үткәрелгән брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров быелның 10 аенда башкарылган эшләре белән таныштырды.
Ел башыннан суд приставларына 2,6 миллион башкарма эш кергән. Бурычлылардан мәҗбүри рәвештә 13 миллиард сум бурыч түләттерелгән. Балаларга 911 миллион сум алимент күчерттерелгән. 
- Алиментларын түләмичә йөргән 2 311 кеше административ җаваплылыкка тартылды, ә 882 кешегә җинаять эше үк кузгатылды. Әлбәттә, күпләр җинаять эше кузгатылуны теләми. Мәсәлән, Спас районындагы бер ир-ат “җинаять эше” сүзен ишеткәч, 100 мең сум алимент бурычын түләде. Тукай районындагы ир-ат 300 мең сум алиментын каплады, - диде Әнвәр Закиров.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган 405 миллион сум штраф түләттерелгән. Бурычлыларның түләү бурычларын каплау максатында, хезмәт хакларыннан 48 миллион сум тотып калынган.
- Хезмәт хакының ничә проценты басып калына? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Бурычларны каплау өчен бурычлы кешенең хезмәт хакының 50 проценттан башлап 70 процентка кадәр өлеше алына. Бурычлының да хәленә керәбез, чөнки кеше төрле хәлләр сәбәбендә түли алмаска мөмкин. Ул очракларда кичектерү шарты куела. 3720 кеше хезмәт хакының минималь күләмен үзендә калдыруны сорап гариза язды, аны да исәптә тотабыз, - дип җавап бирде республиканың баш суд приставы безнең сорауга.

Приставның йөрәгенә кадаганнар
- Бурычлыларны автомобильләрнең дәүләт теркәү саны буенча да ачыклыйбыз. Атна саен 15 һәм аннан да күбрәк транспорт чарасына арест салына. Узган атнада суд приставлары Азнакай районында бер кешенең автомобилен штраф мәйданчыгына алып китү өчен барган иде. Автомобиль хуҗасы суд приставларына каршылык күрсәткән, нәтиҗәдә җинаять эше кузгатылды. Шушы арада тагын бер бурычлы суд приставының йөрәгенә пычак белән кадады. Шөкер, хезмәткәребез бронижелеттан булган, пычак сәламәтлегенә зыян китермәгән. Бу факт буенча да җинаять эше кузгатылды, - диде Әнвәр Закиров.

Коллекторларга “котырынырга” ярамый
Бурычлыларның да гражданлык хокукларын яклау максатыннан, 2024 елда федераль законнардагы үзгәрешләр гамәлгә керә. Реестрда теркәлгән коллектор оешмалары гына бурычлылар белән эшли ала. Микрофинанс һәм кредит оешмалары теге яки бу бурычлы кеше белән эшләргә җыенуы турында алдан суд приставлары хезмәтенә хәбәр бирергә тиешле. Әгәр коллекторлар бурычлы кешенең сәламәтлегенә яки милкенә зыян салса, ул очракта коллектор оешмасының бурычлылар белән эш алып бару вакәләте бетерелә. 

Син бел дә, мин бел
Әнвәр Закиров татарстанлыларны Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсенең сайтындагы мәгълүматлар белән танышып барырга чакырды. 
- Сайтка тормышта кирәкле мәгълүмат куела. Электрон технологияләрне эшчәнлегебездә киң кулланабыз. 661 мең эш электрон рәвештә башкарылды. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша гаризалар җибәрергә, кабул итүгә язылырга була. Ел башыннан 16 мең кеше электрон мөрәҗәгать итте, 153 мең кеше кабул итүгә үзе килде, - диде ул.
 Мөрәҗәгать итү өчен суд приставлары телефоны: 8 (843) 514-32-21.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading