16+

Элек көзләр мондый матур түгел иде

Мунчалалап чак юып бетерә торган галошлар булып истә калган ул вакытлар.

Элек көзләр мондый матур түгел иде

Мунчалалап чак юып бетерә торган галошлар булып истә калган ул вакытлар.

Миңа гына шулай тоеламы соң? Без үскәндә көз көне бик пычрак була иде. Аяк атлап йөреп булмаслык баткак урамнар, төбенә әллә ничә килограмм балчык ябышкан чиләкне өстерәп, быкырдап беткән бутыеңны (бездә резина итекне шулай диләр) чак сөйрәп бәрәңге басуында йөрүләр. Һәр кичне агач пәке белән кырып, мунчалалап чак юып бетерә торган галошлар булып истә калган ул вакытлар.

Көз буе аяктан бутый төшми иде. Эшкә дә, мәктәпкә дә, кич чыкканда да шуны киябез. Безнең клуб күрше авылда, басу юлы аша барасы, анда бутыйсыз берничек барып җитеп булмый. 

Арчада укыганда кунакка иптәш кызымны алып кайткан идем. Аягында ул вакытта яңа модага кереп бара торган чулки-сапоги тегенең. Аның белән берничек тә басу юлыннан барып булмый. И үгетлибез кызны аягына бутый киеп барырга, и үгетлибез. Киясе килми генә бит! Кая инде, кунак кызы бул да, аягыңа бутый киеп бар, имеш! Кызганычка каршы, ахырын хәтерләмим, кидертә алдык микән без аның аягына бутыйны юкмы, мөгаен, кигәндер, чөнки чулки-сапоги киеп барган булса, ул сапоги эшкә ашарлык булмас иде соңыннан. 

Шулай баткак ера-ера булса да, кич чыгасы килә иде инде клубка. Хәзер генә уйлыйм, ул клубның идәнен ничекләр юып бетерделәр икән, без тыпырдап биеп кайтып киткәннән соң?

Әле шундый быкырдыклар белән бәйле тагын бер кызык хәл искә төште. Көзме, язмы икәненә бераз шикләнәм, кәнишне. Әмма артык суык вакыт түгел иде ул, минем аякта туфли иде әле. Чүтеки, шәһәр кебек җирдән, Арчадан кайтам бит!

Әлеге дә баягы, безнең станциядән төшкәч, урман аша чыга торган юлда, тагын да шул кич, караңгыда булды ул хәл. 
Ул елны соңыннан асфальт салу исәбе белән юлга кызыл балчык түшәгәннәр иде. Ул яңгырда җебеп апарага әйләнде. Әй интекте дә соң халык шушы ике араны узганда, машиналар уртада эз салып, чак баралар иде. Җәяүлеләр кырыйдан тар гына сукмак салды.

Кичке поезд белән кайтып төшкәч, күрше Чура авылы кызларына ияреп, мин дә җәяү кайтырга чыктым. Урман башына чыккач, юл икегә аерыла, алар үз ягына китә, мин үз ягыма. Шушы араны алар белән чыгып җитеп булса, аннары таш юл, мин бер багана арасын йөгереп, бер багана арасын атлап булса да кайтып җитәм инде ничек тә.

Шулай тезелешеп чыкканда арттан бер машина килеп туктады да, миңа "Камәрия" дип кычкырмасыннармы? Безнең якка кайтучы, күрше авылдагы Наил абыйлар икән! Мин сөенечемнән нишләргә белмим, әмма арада баткаклык. Машина эченнән Равилә апалар: "Әйдә, әнә теге түмгәккә бас та, сикер!"  дип кычкыралар. Мин аны-моны уйлап тормадым, сикердем. Әмма түмгәк дигәнем өсте бераз кипшереп киткән балчык булып чыкты, ике аяк белән тездән кереп чумдым үзле ләпеккә. Бер аякны чак тартып алдым, икенче аяк та чыкты чыгуын, тик туфлидан башка гына. Инде нишләргә? Сыңар туфли белән кайтып булмый бит! "Кая сумканы бир дә, эзлә инде туфлиеңны" диләр машина эчендә утыручы Равилә апалар. Хәзер җиңемне сызганып ике кул белән кереп киттем кызыл балчыклы апарага. Актарам, актарам - юк туфли! Наил абый машина өстенә басып фонарь белән дә яктыртып карый, юк инде, җир йоткан! 
- Ярар, - ди Наил абый. - Менә шушы бер төптән чыккан өч каенны исеңдә калдыр. Иртәгә яктыда менеп эзләрсең.

 Нишлим инде, кайтып кердем өйгә шул килеш. Звонок тавышын ишетеп чыккан әни ике кулы терсәктән балчыкка баткан, тездән апарага чумган аякларына сыңар туфли кигән кызын күреп, "Һай, Аллам!" дип бот чапты, ни көләргә, ни еларга белмәде. Мал өеннән бер чиләк җылы су алып чыгып, чак юып бетерделәр үземне.

Иртәгесен апай белән менеп тәки казып алдык теге туфлины. Әрәм калдырып булмый бит инде. Хәзерге яшьләрнеке кебек күлмәк саен бер туфли юк ул вакытта.  Бу тамашадан соң әллә ничә ел узды инде, Арчада укып бетергәнче кидем әле мин аны!

Камәрия Вафина
Кукмара районы, Ядегәр авылы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading