16+

Елгалар матур, ә җавапсызлык күрсәтсәң, елата

Татарстанда быел кече күләмле көймәләр катнашында 7 һәлакәтле очрак теркәлгән, аларда 2 кеше үлгән, 7 кешене коткарып калуга ирешелгән.

Елгалар матур, ә җавапсызлык күрсәтсәң, елата

Татарстанда быел кече күләмле көймәләр катнашында 7 һәлакәтле очрак теркәлгән, аларда 2 кеше үлгән, 7 кешене коткарып калуга ирешелгән.

– Кече күләмле көймә сатып алсаң да, аны идарә итсәң дә куелган канун-таләпләрне катгый үтәргә кирәк. Җавапсызлык штраф белән генә түгел, ә үзеңнең һәм башкаларның үлеме белән дә тәмамланырга мөмкин, – дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Регина Гаязова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Лаеш районында 1 кеше һәм Яшел Үзән районында 1 кеше кече күләмле көймәдән егылып төшеп, суга батып үлгән. Алар коткару жилетлары кимәгән булган. Кече күләмле көймәләрдә һәр кеше гәүдә үлчәменә туры килгән җилет кияргә һәм жилет тасмалары каптырылган булырга тиеш. Шушы таләп үтәлмәсә, көймә хуҗасына 20 мең сум штраф салына. Спорт такта- йөзгечләрендә шөгыльләнгән кешеләрнең дә жилетлардан булулары иминлек өчен кирәкле.

– Кече күләмле көймәләрдә елга суднолары хәрәкәте юлында, күперләр асларында якорь төшереп, туктап торырга рөхсәт ителми. Бу таләпне бозган 332 кешегә 500 сумнан башлап 1 мең сумга кадәр штраф түләттерелде. Гомумән, кече күләмле көймәләрне идарә итүгә кагылышлы 926 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды, 49 көймә штраф мәйданчыгына куелды. Кече күләмле көймәләрне 30 көн эчендә теркәргә кирәк. Шушы канунны үтәмәгәннәре өчен 70 кешегә 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салынды. Дәүләт теркәвенә куелмаган кече күләмле көймәдә йөрсәң, 20 мең сум штраф каралган. Йөртү хокукы таныклыгы булмаган

килеш, кече күләмле көймә идарә итсәң, штраф – 10-15 мең сум, – диде Регина Гаязова.
Казанда БРИКС илләре саммиты вакытында, ягъни, 21-24 октябрьләрдә Казансу елгасында кече күләмле көймәләр хәрәкәте туктатып торыла. Кече күләмле көймәләр навигациясе 20 ноябрьдә ябыла.

– Хәзер су җылылыгы 17 градусны гына тәшкил итә. Яңгыр, җил күзәтелә, дулкыннар көчәя. Болар кече күләмле көймәләрдәге кешеләргә хәвеф тудыра. Әгәр кече күләмле көймәдә елгаларга чыгасың икән, коткару жилетлары киелгән булырга, элемтә аппаратлары һәм фонарь алырга, кая барасыңны өйдәгеләргә яки танышларыңа әйтергә кирәк. Көймәне идарә итүченең биленә моторны сүндерүче  бау (“авария сүндергеч”) беркетелгән булуы бик мөһим. Кеше кинәт суга егылып төшсә, бау моторны сүндерә, көймә үзеннән-үзе йөзеп китми. Сулыклар җавапсызлыкны яратмый, шунлыктан кагыйдәләрне үтәү зарур, – дип киңәш бирде Регина Гаязова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading