Сугыш булган урыннарда елына дистәләп очкыч табыла. Ленинград, Новгород өлкәләрендәге сазлыклы урыннарда хуҗалык эшләре алып барылмый, бөтен җирне урман баскан. Бәреп төшерелгән очкыч 6-7 метр тирәнлеккә кереп китеп, өсте тигезләнеп, чоңгыл яки күл булып кына калган. Сазлыкны казыганда, суын агызып тору өчен мотопомпалар ярдәмгә килә. Татарстанда сугыш булмаса да, авиация заводында яңа төр очкычларны сыный торган булганнар. Техниканың төзек булмавы яки очучы хатасы аркасында, самолетлар һәлакәткә юлыккан. Шулай һәлак булган йөзләп очучыга багышлап, "Ватан" берләшмәсе аерым китап чыгарган. Басулар сукаланып, иген үстерелсә дә, бүген дә республикада металл эзләгечләр белән очкычларның өлешләрен таба торалар.
- 80 нче еллар ахырында экспедициягә Новгород өлкәсенә йөри идем. Урманга кереп, җирдә кабарып торган әйбер күрсәң, ул кешенең баш сөяге, гәүдәсе булып чыга иде. Хәзер андыйлар җыелып беткән инде. Таяк башына кагылган тимерчыбык - щуп белән 10-15 сантиметр тирәнлектә җирне төрткәләп йөрисең. Ул якларда сугыш бөтен җирдә барган. Шуңа да юл салганда еш кына бернинди карталарда билгеләнмәгән каберлекләр килеп чыга. Андый очракта, аларны казып алып, якындагы авыл зиратына күмәләр, - диде Рәфыйк Сәлахиев.
Былтыр Волгоград шәһәренең яңа микрорайонында, су торбасы салганда, 949 солдат күмелгән каберлеккә юлыкканнар. Анда Чистайдан безнең "Выстрел" отряды да барган иде. Каберлекнең төбендә Кукмара районы Аман-Ошторма авылыннан Габбасов Вәгыйзнең сөякләре һәм "Батырлык өчен" медале килеп чыккан. Архивта медальнең документы да табылган. Сталинград (Волгоградның элеккеге атамасы) сугышы беткәч, эшчеләрдән төзелгән бригадалар солдатларның үле гәүдәләрен шулай бомба чокырларына гына күмеп куя торган була, әмма ул чокырлар бер документта да теркәлмәгән, билгесезләр.
- Эзтабарларлар металл эзләгеч тә куллана, әмма бу эшне һәркем булдыра алмый. Яу кырлары тоташ тимер кыйпылчыкларыннан тора, металл эзләгеч һәрберсенә үзенчә тавыш бирә. Моңа осталык та кирәк, колагың көне буе сызгыруга түзәргә тиеш. Республиканың һәр отрядында берәр булса да металл эзләгеч бар. Кайбер өлкәләрдә зур көрәкләр белән казыйлар, әмма без алай эшләмибез, чөнки вак кына әйберләр югалырга мөмкин. Кечкенә көрәкләр белән эш итәбез, - диде "Ватан" эзләнү үзәге хезмәткәре Рәфыйк Сәлахиев.
Археология ысулы белән эшләгәндә кешенең тән төзелешен дә белергә кирәк. Фәлән сөяк кыйпылгычы фәлән яктан килеп чыккан икән, димәк, ул фәлән буынның фәлән өлеше, дип аералар. Солдатларның исемнәре билгеле булмаган очракта, сөякләрне аеруның мәгънәсе юк та кебек, ләкин аларның барсына да зур ихтирам белән карарга кирәк. Исемле солдатларга тап булсалар, мөмкин булганча аерырга тырышалар.
Казыганда солдатның нинди әйбере табылганы, аның нинди тирәнлектә ятканы - барысы да махсус протоколга языла. Кайбер оста белгечләр киеме, корал, патроннары буенча солдатның кайсы гаскәрләрдә, ничәнче елда һәлак булганын дә ачыклый. "Ватан" берләшмәсе яу кырындагы табылдыкларны мәктәп музейларына да тапшыра.
Илебездәге барлык отрядлар тапкан солдат медальоннары исемлеген төзеп, "Ватан" берләшмәсе ике-өч ел саен "Солдат медальоннарындагы исемнәр" дигән китап чыгара. Берне генә чыгарырбыз, дип уйлаганнар да, инде җиденчесен бастырырга әзерләнәләр. Хәзер компьютер базасында 21 мең табылган сугышчы исәпләнә, китапларга 14 меңе кертелгән, калганнарының белешмәсе тулы түгел: йә кайда күмелгәне, йә кем тапканы күрсәтелмәгән. Ә Интернетта барлык мәгълүмат та урнаштырылган (https://v-ipc.ru, http://old.v-ipc.ru).
Медальоннарның кайберләре укылмаслык хәлгә җитә. Белешмә язуы төреп куелган пеналны саксыз ачып, кәгазьне изеп, үзең тапкан солдатның исемен үз кулларың белән юк итәргә дә мөмкинсең. Медальон язуларын махсус белгечләр укый, "Ватан"да да бар алар. Сугышчының туганнары табылса, аны ватанына алып кайтып күмәргә дә мөмкин. Туган-тумачасы табылмаган солдат җәсәде эзләнү барган төбәктәге хәрби зиратта җирләнә. Кайвакыт шундый очраклар да була: медальон табылып, туганнарга хәбәр ителгәч, алар экспедиция тәмамланганчы ук килеп җитә.
72 елдан соң кайту
Февраль ахырында Лаеш районы Тарлаш авылында Кызыл армия сугышчысы Иван Шестериков җәсәден күмделәр. Аның сөякләрен узган җәйдә Орлов өлкәсендә Суд приставларының федераль хезмәте оештырган "Хәтер вахтасы" чарасы вакытында табалар. Экспедиция барышында 172 кызылармияче җәсәденә тап булып, медальоннары буенча дүртесенең генә, шул исәптән, якташыбыз - 1902 елда туган Иван Шестериковның да шәхесен ачыклыйлар. Ул ТАССРның Столбище районы (хәзерге Лаеш районы) Тарлаш авылыннан армиягә чакырылып, 1943 елның 22 февралендә Орлов өлкәсендәге Кукуевка авылы тирәсендә һәлак була. Мәтам митингында катнашкан Россиянең баш суд приставы Артур Парфенчиков әйтүенчә, бөтен мәгълүматы тутырылган медальон табу - зур уңыш.
Истәлекле вакыйгада катнашкан Татарстан премьер-министры Илдар Халиков сүзләренчә, һәлак булган солдатларның шәхесен ачыклау эзләү отрядларын эшкә тагы да илһамландырып җибәрә.
- Фронтка киткән һәр икенче солдат өенә кайтып җитә алмаган. Кайтучыларның да бик күбе сугыштан соңгы елларда вафат булган. Без һәрбесен хәтерләргә һәм хөрмәт итәргә тиеш, - дип ассызыклады премьер-министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар