16+

Фирдүс Тямаев чыгып Сабан туен “астын-өскә” китерде

Татарстан Рәисе тәкъдимендә республикада бу ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне үстерү елы. Балык Бистәсендә узган Сабан туеның да шигаре булды ул.

Фирдүс Тямаев чыгып Сабан туен “астын-өскә” китерде

Татарстан Рәисе тәкъдимендә республикада бу ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне үстерү елы. Балык Бистәсендә узган Сабан туеның да шигаре булды ул.

Район җирлегендә дистәләгән милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә. Театраль кереш тә милләтләрнең дуслыгын һәм бердәмлеген чагылдырды.

– Районның социаль-икътисади үсеше өчен хезмәт куйган балык бистәлеләргә рәхмәт! Авыл халкына аерым рәхмәт, алар җирдә армый-талмый эшли. “Кулон-Агро”, “Арыш-Агро”, “Кама” җәмгыятьләренең игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшләре мактауга лаек, – дип әйтеп үтте үзенең котлау сүзендә Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Радик Ислямов.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын халык алкышлап кабул итте. Республиканың хезмәт, эш бәлән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова укыды әлеге хатны.

– Россия көне бәйрәме алдыннан узуы белән Сабан туе икеләтә дәрәҗәле. Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе милли гореф-гадәтләрне буыннардан-буыннарга җиткерә, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, тормышка дәрт өсти, дуслыкка өнди, – диде Эльмира Зарипова.

Сабан туена Чистай белән Лаеш районнары вәкилләре дә кунак булып килгән иде. Лаешның авыр үлчәүдәге көрәшчеләре таң калдырды, призлы урыннарны алар яулады. Көрәш сәнгать осталарының һәм үзешчәннәрнең концерты белән үрелеп барды. Ришат Төхвәтуллин моңлы авазы белән иркәләде. Уйламаганда-көтмәгәндә сәхнәгә Фирдүс Тямаев чыгып, Сабан туен “астын-өскә” китерде.

Көрәш мәйданында гамь калмады, Фирдүс Тямаев үзенең энергетикасы белән бөтен халыкны диярлек сәхнә янына туплады, биетте-сикертте, бу тамашага президиумны да җәлеп итте, хәтта. Ярый әле, ярты сәгатьтән соң китеп барды. Шуннан соң гына көрәш үз югарылыгында дәвам итә алды. Кискен көрәштә яшьләр арасында – Илнур Ишмөхәммәтов, ә ир-егетләр арасында Илмир Төхвәтуллин быел баш батыр булып калды. 

Балык Бистәсе Сабан туенда өлкәннәр һәм балалар өчен бай программа әзерләнгән иде. Район ветераннарына, иҗат вәкилләренә, махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләргә хөрмәт күрсәтелде.


 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И и белмэдек,Ришат белэн Тямай буласы булса без дэ килгэн булыр идек, бик кунелле булган ахыры Сабантуегыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      кайсы кеше гаеплэп тэ чыга,артистларга шул кадэр акча туздыралар дип, мина бик ошады, без Ришатка да,Фирдускэ дэ концертларына бара алмыйбыз ,бик рэхэтлэнеп тынладык, ял иттек, акчаларын тапканнар димэк, тырышканнар

      • аватар Без имени

        0

        0

        Без булдык бу Сабантуйда, тагы чакырсыннар иде бу артистларны, исэн-сау булсак-тагы кайтырга исэп,Алла бирсэ

        Мөһим

        loading