16+

Фәндәс Сафиуллин: «Бердәм дәүләт имтиханнарын татарча тапшыру хокукы да булырга тиеш»

Күптән мондый җанлы, хисләргә бай киңәшмәдә катнашкан юк иде. Татарстан Фәннәр академиясендә Татар иҗтимагый үзәге оештырган чарада җыелган 50ләп тел белгече, галим, җәмәгать эшлек­леләре телнең, милләтнең киләчәге хакында фикер алышты.

Фәндәс Сафиуллин: «Бердәм дәүләт имтиханнарын татарча тапшыру хокукы да булырга тиеш»

Күптән мондый җанлы, хисләргә бай киңәшмәдә катнашкан юк иде. Татарстан Фәннәр академиясендә Татар иҗтимагый үзәге оештырган чарада җыелган 50ләп тел белгече, галим, җәмәгать эшлек­леләре телнең, милләтнең киләчәге хакында фикер алышты.

Милли университет кирәк
«Ни өчен шундый мөһим чарада татар телен төп кайгыртучылар - Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессыннан вәкилләр юк? Кайда безнең мөхтәрәм Тукай премиясе лауреатлары, язучылар ник юк?» - дип гаҗәпләнде шагыйрә Нәҗибә Сафина. Күбесе бу очрашуга чакырылган булсалар да, ни сәбәп­ледер, килмәгәннәр иде. Алар да бу киңәшмәдә катнашкан булсалар, сөйләшү башка юнәлеш алган булыр иде бәлки, чөнки чараның башыннан ахырына кадәр бер яклы гына караш тойдым. Беркем берни эшләми дигән фикер алга сөрелде.

Киңәшмәдә яңгыраган мөһим темаларның берсе - Милли дәүләт университеты булдыру. Мөгаллимнәр Татар гуманитар институтын сагынып искә алды.

- Шатлыктан елый-­елый укыттык ул чакта. Дө­рес, шартлар начар иде, шуңа да карамастан, көчле, тәҗрибәле белгечләр әзерли алдык, - дип искә алды мөгаллимә Фәрзәнә Гулеева.

Галим, тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дизайн, чит телләр укытыла, әмма татар телен өйрәнүгә төп басым ясалмый, дип саный.

Рүзәл Юсупов, академик, профессор:
- Казан педагогика университеты төзелүгә - 140 ел. Чын мәгънәсендә мөгаллимнәр мәктәбе иде ул, милли рухтагы уку йорты иде. Бездә ун чит тел укытылды. Бөтен фәннәрдән дә татарча укытучылар әзерли идек. Чит илләр белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Педуниверситетны бетерү - зур ялгышлык. Россиянең башка өлкәләрендә, зур шәһәрләрдә педагогика уку йортлары бар югыйсә. Ә бездә яптылар. Кемне гаеп­ләргә? Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын кабат торгызырга кирәк, - дип фикере белән уртаклашты.

Галимнәрне борчыган тагын бер мәсьәлә - бердәм дәүләт имтиханнарын татарча тапшыру мөмкинлеге булмау. Шуның аркасында күп кенә укучылар тугызынчы сыйныфтан ук мәктәптән китә. Димәк, татар баласы киләчәктә югары белем алмый, гади эшче булып формалаша дигән сүзме бу, дигән фикер дә яңгырады.



Татар мәктәпләре ябылу, балаларның ана телендә сөйләшмәүләре, «Яңа гасыр» каналында татарча тапшырулар аз булу, татар матбугатының тиражын арттыру, татар теле укытучыларының белем дәрәҗәсен күтәрү, башка күп кенә мөһим мәсьәләләр хакында фикер алыштылар киңәшмәдә. Яңгыраган фикер, тәкъдимнәр барысы да ахырдан кабул ителгән резолюциягә кертелде.

Төзүчеләр дә татарча укый
Киңәшмәдән соң, ничектер күңелсез булып китте. Татар милләтенең киләчәге чынлап та шулай өметсезмени соң? Дөрес, проблемалар, сораулар шактый, әмма эшләнгән эшләрне дә барлыйк әле.

Бүген шәһәр урамнарында, җәмәгать транспортында халык оялмыйча татарча сөйләшә, республикада 800дән артык татар мәктәбе эшли, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә ук ана теле өйрәтелә, татарча шәхси балалар бакчалары ачыла, татар кинолары төшерелә, татар китаплары басыла, интернетта .tatar домены булдырылды - болар барысы да татар теленең яңа дәрәҗәгә күтәрелүе түгелме? ­Россиянең татарлар туп­ланып яшәгән 24 төбәгендә уңышлы эшләп килгән татар этномәдәни мәктәпләрнең саны 1478гә җитә. Анда 93 меңгә якын татар баласы үз туган телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Чит төбәкләр өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән, «Без - бергә» газетасы басылып килә, ул 100 меңгә якын тираж белән тарала.

Доцент Рәшит Шакирҗанов булачак төзүчеләрне татарча укыта.

«ТНВ планета» каналы да күп­ләргә, аеруча читтә яшәүче милләттәшләребез өчен Татарстан белән ике араны якынайта торган күпер, ана телендә тапшырулар тыңлау мөмкинлеге бирә. Татарның гореф-гадәтләрен кайтару өчен Сабан туенда бирнә җыю йоласын уздыру, каз өмәләре, кичке уеннар, авыл көннәре оештыру активлашты. Мәктәп укучылары битараф калмаган «Татар дозор» уеннары, әдәбият, тарих проблемалары да күтәрелгән татар яшьләре форумнары, чит төбәктәге балаларның безгә татар телен өйрәнергә лагерьларгә килүләре, башка чаралар дисеңме... Бу без өстән-өстән генә санаганы. Кызганыч, болар хакында киңәшмәдә утыручылар белми дигән фикер калды. Әмма татар теле язмышында татар матбугатын гаепләүдән бер дә тарсынмадылар.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында сәнәги-иҗтимагый төзелеш бүлегендә саф татар телендә укый торган төркем бар икән. Бу хакта «ШК»га доцент Рәшит Шакирҗанов сөйләде.

- Бездә төзелеш буенча укытылса да, сентябрьдә беренче дәрес татар теленең мөһимлеген аңлатудан башлана, - ди ул.
Университетта 1991 елдан бирле татарча укыталар. Башта татар студентларыннан торган ике төркем җыйганнар. Соңрак ул бергә генә калган. Монда студентларны махсус конкурс аша сайлап алалар. Быел да шул рәвешле 16 студент кабул ителгән. Шуның унбише бюджет бүлегендә.

- Лекцияләрнең 52 проценты татар телендә укытыла. «Төзү», «Корылма механика», башка китапларны татар телендә үзебез язабыз. Бастырырга иганәчеләр, эшмәкәрләр ярдәм итә. Әле русча-татарча политехника сүзлеге дә төзедек. Студентларның күбесе авыллардан, татар гимназиясен тәмамлаган укучылар да була. Төзүчеме син, тел белгечеме - һәркем үз телендә белем алырга хак­лы, - дип саный Рәшит Шакирҗанов.

Ә бит һәр югары уку йортында әнә шулай татарча укыту өчен бюджет урыннары булдырылса, алар буш тормас иде. Бәлки акрынлап бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә тапшыруга ихтыяҗ да туар иде.

Бөтендөнья татар яшь­ләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинның Финляндиядә яшәүче дусты Әмир турында сөйләгәне истә. Дус­ты чит илдә торса да, татарча бик чиста, матур сөйләшә. «Финнар телне буыннан буынга әманәт буларак тапшырып килә. Анда балага кечкенәдән татар телен өйрәтәләр. Югыйсә үз­ләрендә мохит тә, дәүләт ярдәме дә юк. Финляндия­дә нибары 600-700 генә татар яши, минем күрше подъездда яшәүче татарлардан да ким дигән сүз бит бу. Ә алар телне саклауга ирешкән», - дигән иде Тәбрис.

Бик баналь яңгырар бәлкем, әмма татар телен саклау һәркемнең үзеннән, гаиләсеннән башланырга тиеш. Татар матбугатын ничек үстерик дигән сорау биргәнче, аны өеңә яздырып укы. Өеңдә татарча сөйләш. Татарча китаплар сатып ал. Татар театрына йөр. Тәнеңдә татар каны акмаса, күңелеңдә татарлыгың белән горурлану булмаса - телнең киләчәге юк, бетәбез, дип лаф орып утырудан ни мәгънә?

Рафаэль Мөхәммәтдинов, тарих фәннәре кандидаты:
- Телне саклап калу өчен аңа ихтыяҗ һәм өйрәтү алымнары кирәк дип саныйм. Бу ат белән арба кебек. Арбаны никадәр матур итеп бизәкләп ясасак та, ат булмаса, ул бармый. Телне саклауда да шулай, өйрәтү алымнарын никадәр камилләштерсәк тә, ихтыяҗ юк икән, ана телен өйрәтеп булмаячак.

Фәндәс Сафиуллин, сәя­сәтче, татар җәмгыять эш­лек­лесе:
- Милли мәгариф системасын үстерүдән бигрәк,коткарырга кирәк бүген. Иң беренче чиратта, барыбызга, бердәм булып, дискриминацион законнарга кискен каршы чыгарга кирәк. Татар мәктәп­ләреннән милли компонентны бетерүгә юнәлтелгән 309нчы законга үзгәрешләр кертү мөһим. Бердәм дәүләт имтиханнарын татарча тапшыру хокукы да булырга тиеш. Син рус телен ана теле дәрәҗәсендә белергә тиеш, ә ана телеңдә мәктәп­ләрдә имтихан юк. Бу турыдан-туры баланы руслашыр­га мәҗбүр итү бит. Татар укытучыларын әзерләү сис­темасы да кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading