Фәнни эшләнмәләр һәм инновацияләрне гамәлгә кертү Татарстан икътисадының традицион тармакларын - нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелешен үстерү өчен мөһим шарт булып тора. Бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Томск шәһәрендә INNOVUS XV форумы пленар утырышында ясаган чыгышында әйткән иде. Искәртеп китәбез, INNOVUS Томск форумы - Россиядә соңгы елларда...
Скопировать ссылку
Фәнни эшләнмәләр һәм инновацияләрне гамәлгә кертү Татарстан икътисадының традицион тармакларын - нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелешен үстерү өчен мөһим шарт булып тора. Бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Томск шәһәрендә INNOVUS XV форумы пленар утырышында ясаган чыгышында әйткән иде. Искәртеп китәбез, INNOVUS Томск форумы - Россиядә соңгы елларда...
Ә бездә нефть чыгару, машина төзелеше тармагы куәтле. «Җитди мәгариф потенциалыбыз да бар. Югары уку йортларыбыз - республиканы алга җибәрүче нигез», - дип саный Президент.
Татарстанда нефть 70 ел буена чыгарыла. «Бүген яңа технологияләрсез, җитди фәнни-тикшеренү базасыннан тыш, нефть чыгару мөмкин түгел, Татарстандагы нефтьнең яртысы яңа ысуллар белән чыгарыла, без дөньядагы барлык алдынгы технологияләрне кулланабыз. Фәнебез булмаса, безгә бу мәсьәләләрне хәл итү аеруча кыен булыр иде», - ди Рөстәм Миңнеханов.
Гыйлемлеләр мәйданында
Соңгы 18 елда «Татнефть» уйлап табу эшчәнлегендә һәм интеллектуаль эшчәнлекнең нәтиҗәләрен патентлаштыру буенча Россиянең нефть компанияләре арасында лидер булып тора. Аеруча бораулау һәм нефтьне табу юнәлешендәге нәтиҗәләр уңышлы. Компаниянең уйлап табучыларның ачышларын һәм рационализаторларның тәкъдимнәрен тормышка ашыру хисабына 2012 елда 5424 млн сум өстәмә акча кергән. Татарстандагы рационализаторлык хәрәкәтенең нәтиҗәлелеге 2012 елда 15 млрд сумнан да артык дисәк, монда «Татнефть» компаниясенең керткән өлеше бик зур.
2012 елда «Татнефть» компаниясе рационализаторларының 11562 яңа тәкъдиме җитештерүгә кертелгән. Шуның 244е сәнәгать милке федераль институтына җибәрелгән һәм 246 саклык документлары, 198 ачышлар патенты алынган.
«Татнефть»нең фәнни ачышлары төрле дәрәҗәләрдәге бүләкләргә лаек булды. Бер төркем авторларга фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен РФ Хөкүмәте премиясе бирелде. Икенче бер коллектив Татарстан Республикасының шушы өлкәдәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Компаниянең дүрт эшләнмәсе өчен академик И.М. Губкин премиясе бирелде - бу нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендәге иң югары бүләкләрнең берсе. Унөченче «Ел инженеры» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча «Татнефть»ААҖнең сигез белгече «Ел инженеры» конкурсы лауреаты» булды һәм унбер белгечкә «Россиянең профессиональ инженеры» дигән исем бирелде. Компаниянең ун проекты «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион фикер» республика конкурсының җиңүчесе исемен алды. Алтын фикереңне әйтеп сал
Беренче карашка, гап-гади күренгән яңалыклар, фикерләр дә эш барышын бермә-бер алга җибәреп куя. Йа Ходам, ничек мин дә менә шушылай эшләргә уйламадым икән, дип хәйран калып торасың кайчак. Эш тәҗрибәсенең кыйммәте була инде бу. Теге яки бу эшнең асылын кем үз кулы белән тотып эшләгән кешедән дә яхшырак белә икән. «Татнефть» компаниясе, төрле тармакларда эшләүче акыллы башларның алтын фикерләрен өйрәнүне, аны эш барышында куллануны күз уңында тотып, «Инновацияләргә корпоратив заказлар» проектын гамәлгә кертте. Бу инновацион эшчәнлек белән идарә итүнең яңа ысулы. Иң элек алга теге яки бу проблема, сорау куела, аннан соң инде тәкъдимнәр, бу мәсьәләнең чишелешләре кабул ителә. Ә интернет һәрвакыт элемтәдә булып аралашырга, киңәшергә мөмкинлек бирә. Бер көндә генә дә бу проектның интернет битен 350дән артык кеше карый. Бер ай эчендә куелган 59 проблемага 270 альтернатив идея һәм 40 комментарий бирелгән.
Алдынгы тәҗрибә үзәге «Татнефть» компаниясендә белемнәрне һәм алдынгы тәҗрибәне уртаклашуны күз алдында тотып, алдынгы тәҗрибә үзәге (ЦПО) информация системасы булдырылды. Бу информацион ресурс компания хезмәткәрләренә бердәм белем базасына үтеп керергә мөмкинлек бирә. Монда компания эчендә булган иннновацион яңалыклар, эш тәҗрибәсе белән танышырга, белгечләр катнашкан күргәзмә, семинарлар турында укып белергә була. Бу юнәлештәге эш 2013 елның мартыннан - дөньякүләм алдынгы тәҗрибәне өйрәнгәннән соң башланган. Алдынгы тәҗрибә үзәгенең төп максаты - тупланган мәгълүматны компания эчендә тарату һәм эш барышында куллану. Алга куелган бурычларның икенчесе - бенчмаркинг, ягъни теге яки бу проблеманың чишелеше бар икән, шуны базадан табып алып куллана белү. Эшне болай итеп оештырганда, вакыт юкка сарыф ителми, гади тел белән әйткәндә, өр-яңадан велосипед уйлап табып утырасы юк . «Татнефть» компаниясендә чыккан карар нигезендә конференцияләргә, семинарларга, күргәзмәләргә тәҗрибә уртаклашырга барган белгечләр алдынгы тәҗрибә үзәгенә инновацияләр, техник-технологик яңалыклар турында материал урнаштырырга тиешләр. Алдынгы тәҗрибә үзәге эшен оештырганда мөһим элемент булып экспертиза үткәрү һәм килгән материалларны компания эшчәнлегендә куллану күзлегеннән карап бәяләү тора. Бәяләү объектив булсын өчен, төрле экспертларның фикерләре исәпкә алына. Бүгенге көндә алдынгы тәҗрибә үзәгендә 500дән артык экспонат бар. Һәрбер экспонатка аңлатма языла һәм төп чыганакның адресы да күрсәтелә. Кирәкле материалны тиз генә эзләп табу механизмы да эшләнгән. Базада килгән яңалыклар турында белгечләрнең адресына мәгълүмат җибәрелә. Аннан соң бу система катнашучыларның һәм экспертларның активлыгын, эшчәнлеген күзәтергә дә мөмкинлек бирә. «Татнефть» компаниясе менә шулай итеп һәркемгә үзенең булдыклылыгын, белемен күрсәтергә дә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта бер урында тормыйча эзләнергә дә этәрә.
Комментарийлар