16+

Гарибальди замогын күрер өчен төрле төбәкләрдән туристлар агыла. Сез дә күреп кайтыгыз

Җәйләр узып китте. Әкренләп көзгә кердек. Җәйдән көнләшепме, көз сылуы җылы көннәрне үз иркендә тота әле – рәхәт.

Гарибальди замогын күрер өчен төрле төбәкләрдән туристлар агыла. Сез дә күреп кайтыгыз

Җәйләр узып китте. Әкренләп көзгә кердек. Җәйдән көнләшепме, көз сылуы җылы көннәрне үз иркендә тота әле – рәхәт.

Яңгырына тансыкласак та күктә кояш көлгәч, күңел очына. Дөнья күреп кайтырга телисез икән, тәвәкәлләргә була.

Әлегә бушка
Шундый урыннарның берсе – Гарибальди замогы. Самара өлкәсендәге Хрящевка поселогында урнашкан. Тольятти шәһәреннән ерак түгел. Күп гаиләләр җәйге эсселектән качып, Көньяк курортларына юл алганда, без Самара якларын әйләнеп кайттык. Ошады бит, җәмәгать. Беренчедән, үз машинаң белән юлы арзан. Казаннан барып кайту 2 000 сум тирәсенә төшә, ничек чабуыңа карап әлбәттә. Икенчедән, бер якка 350 чакрым гына, ерак та түгел. Татарстан чиген үткәч юл буендагы камералар да җәфаламый. Юл көзгедәй. Дөрес, Уляновск ягыннан барганда 8 чакрымлап араны саграк үтәргә киңәш итәм. 

Хрящевканың кайсы ягыннан килеп керсәң дә, юлы замокка алып килә. Гап-гади авылны чит илләр гүзәллегенә тиңләштергән биек манаралары әллә кайлардан күренә. Матур инде! Рыцарьлы заманның бер күренешен “кискән”нәр дә авылның иң Идел буендагы очына “ябыштырганнар” диярсең. Затлы, серле, зәвыклы. Алты гектар мәйдан биләгән комплексның җиргә түшәлгән ташларын күрүгә утлы таяклар тотып йөрелгән чор күз алдына килә. Замок диварларын борынгы ташлардан урта гасырдагыча итеп түшәләүләре, комплекс территориясендәге һәр корылмага ясалган герб эмблемалары: бөркет, аждаха, калкан, трилистник һ.б. – узган гасырлардан кайтаваз. Сурәтләп кенә аңлатырлык та түгел, барысын да үз күзең белән барып күрергә кирәк. Машина куяр өчен парковкада урын бушка, замок тирәсендә йөргән өчен дә акча түләмисең. Тора-бара акча эшләү максаты куелырмы – белмим, әлегә замок эчендә төзелеш эшләре төгәлләнмәгән, шул сәбәпле туристларны корылмалар эченә кертмиләр. Ләкин бер нәрсә хак: тышкы яктан карап, сокланып йөрүдән дә күңел хәзинәсе байый. 

Шәп корылма
3,5 мең кеше яшәгән поселокта Россиянең төрле төбәкләреннән туристлар агылган Гарибальди замогы нәкъ менә биредә юктан гына барлыкка килмәгән. Хрящевка поселогының тарихы кызыклы, туристларга сөйләр сүз җитәрлек. Җирле чиркәү карамагында булган бу авыл 1705 елны Петр I нең фавориты саналган князь Александр Меньшиков кулына күчә. Соңрак исә патша җирләре исемлегенә кертелә. Акча эшләргә теләп, турлар оештырган оператор экскурсоводларына дәвам ителәсе тарих әле шактый озын, сөйләп тормыйм. Унтугызынчы гасырдан ул Ставрополь өязенә керә, ә безнең көннәрдә Россия һәм дөньякүләм танылуга ирешә. 

Әлбәттә бу авылда замок кинәт кенә барлыкка килмәгән. Самара бизнесмены – Олег Кузичкин башта спорт-сәламәтләндерү комплексы төзи. Беренчедән, ул Идел ярында урнашкан, икенчедән заманча: кышкы бакча, бассейн, мунчалар, ял итү урыны, ясалма кыяларга кадәр булдырылган. Килергә теләүче күп була, ләкин тукталырга кунакханә юк. Менә шушы ихтияҗ яңа идеягә юл ача – җирле рәссамнар готик замогы стилендә кунакханә төзергә тәкъдим итәләр. Алай гына да түгел, готик стилен берникадәр заманчалаштыралар.

Самара белән Тольяттида гына түгел, хәтта Россиянең бер генә шәһәрендә дә моңа тиңләшерлек урыннар бүтән юк. Затлы, һәр бизәге карап туймаслык, һәр деталь тарихи, төсе дә, кыяфәте дә. Ул фонтаннар! Чәчәкләр зәвыкъ белән утыртылган.

Төзелеш өчен Мәскәү астында да урын табылмыйча калмас иде әлбәттә, Хрящевканың сайлануында сәбәп бер генә – бизнесменның хатыны туган авыл. Ә замокка әтисе исеме бирелгән – Гарибальди. Төзелеш проектының һәр детале бизнесменның үзе белән килештерелә, ә аның кул астында иң көчле архитекторлар, скульпторлар, дизайнерлар командасы эшли. 

Җирле халык сәүдә итә
Кешенең күплеге! Туйлар да шушы матурлык фонында фотога төшәргә килә. Автобусларга төялеп килүчеләр, үз машиансында сәяхәт итүчеләр диварлар кырыенда фотога төшерүче ике ирнең табышы. Кеше башына 100 сум, патша һәм патшабикә киемнәре, калкан белән коронага кадәр бирәләр, үз телефоныңа төшерәләр. Икесенә ким дигәндә икешәр йөз мең акчаны эшләүче кешеләрне дә күрәсегез килсә, чиратка гына басыгыз. Сабырсызланып күршегез белән талашып та бетәсез, чиратны тизләтергә теләп, фотога төшерүчеләргә акыл өйрәтергә дә җитешәсез.

Пар атлар җигелгән каретада да йөри аласыз. Пони белән дә йөрергә була. Барысы да хуҗа малы. Алты гектар җиргә сузылган матурлыкка хозурланып йөргәндә тамак ачыга әлбәттә, кафесы эшләп тора, хәтта татарстандагылардан аермалы буларак бәдрәфләре дә бушка. Шушы туристик комплексны тулысынча үз акчасына төзегән бизнесменның “Фабрика качеств” колбаса җитештерү комбинатының директоры икәнен әйтер вакыт җиткәндер. Моннан тыш аның зур комплекслы терлек фермалары тотуы да билгеле.

Һәр шәһәрдә үз кибетләре. Авылдагысында күз салдым, сөте, сыр, камыр ризыклары, хәтта торт белән шешәгә тутырылган гади суларга кадәр аныкы! Бәяләре арзанрак инде. Кибетнең бер канатында урнашкан кафесында да бәяләр Казаннан кайтышрак. 

Без исә дүрт кеше: 13-15 яшьлек үзебезне узып киткән улларыбыз белән әниләре, ял итеп кайттык. 3 мәртәбә мул ашадык, акча экономиясе турында бөтенләй уйламадык. Замок тирәле йөреп арыгач, Идел яры буендагы пляжга төшеп кызындык, су коендык әле! Яр пляжында да, Идел төбендә дә вак сары вак ком булуы бик уңайлы. Иделнең ул җирдә тездән сай булып, кинәт тирәнәймәве дә балалар белән ял итүчеләр уңайлы. Кыргый пляжда да акча эшләүчеләр җитәрлек – катерлар Идел буйлап йөртә. Хәтта яр буенда тимер эзләгеч тотып йөрүчене дә күрдек. Сораштырдым, юк-юк та, алтын-көмеш табылгалап тора икән. Россиядә яшәүче халыкның мәдәнияте үзгә инде, кара эшме, мәҗлесме аерма юк, хәтта су коенганда да тагып төшәбез. 

Туристлар килгән җирдә җирле халыкка да сәүдә ачыла. Хрящевка авылы башында ук сәүдә гөрли, үз бакчасында үскән кыяр-помидор, алма-грушага, балыкларга кадәр саталар. 
Дөнья могҗизасын күрү кирәк.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading