16+

Газа секторы халкына Татарстаннан беренче ярдәм җибәрелде

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе һәм МЧС башлыгы Александр Куренков боерыгы нигезендә, Газа секторы халкына Россия төбәкләреннән гуманитар ярдәм җыю бара.

Газа секторы халкына Татарстаннан беренче ярдәм җибәрелде

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе һәм МЧС башлыгы Александр Куренков боерыгы нигезендә, Газа секторы халкына Россия төбәкләреннән гуманитар ярдәм җыю бара.

“Казан” халыкара аэропортыннан 9 ноябрьдә Россиянең МЧС самолеты, Газа секторында сугыштан зыян күргән кешеләргә азык-төлек һәм кирәк-яраклар төяп, Мисырга очты. Анда йөк “Кызыл ярымай” (“Красный полумесяц”) оешмасына тапшырыла.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газа секторы кешеләренә гуманитар ярдәм җыешуда катнашканнары өчен республика халкына рәхмәт әйтте. Ул моны үзенең телеграм-каналында язган.

— Киң күңеллелек күрсәткәннәре өчен татарстанлыларга рәхмәт! Ярдәм җыешу турында хәбәр бирүнең беренче көнендә үк кешеләр гаиләләре белән бергәләшеп азык-төлек  һәм беренчел кирәк-яраклар китерергә кереште. Махсус самолет оештырудагы теләктәшлеге өчен МЧС министрына да рәхмәт!-дигән Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда ул ярдәм җыешуда катнашучыларга татар телендә дә рәхмәт әйтеп, авыр хәлдә калган балалар язмышына борчылуын белдерә.

Газа секторы халкына гуманитар ярдәм җыю Татарстанда 3 ноябрьдә башланган иде. Татарстанлылар берничә көндә 30 миллион сумнан артык акча җыешты. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фонды әлеге акчаларга 20 тонна азык-төлек сатып алды. Татарстанлылар үзләре туплау пунктына 500 килограмм продукция һәм кирәк-яраклар тапшырган.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренә караганда, Казандагы туплау пунктына гуманитар ярдәмне республикага чиктәш төбәкләрдә яшәүчеләр дә җибәргән. Үзләре килә алмаган кешеләрнең ярдәмен курьерлар һәм таксистлар туплау пунктына китергән. Җәмәгать оешмалары волонтерлары, ВУЗлар һәм ССУЗлар студентлары тәүлек дәвамында эшләгән туплау пунктында продукцияне тартмаларга тутырган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәте һәм “Зәкәт” хәйрия фонды гуманитар ярдәм җыешуда  бик актив катнашкан.

Фәләстин белән Израиль арасындагы сугыш низагында 10 ноябрьгә инде 11 мең фәләстинле корбан булган, шуларның 4412се-балалар. Израиль ягында 2 мең кеше үлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading