Матбугат архивына - 90 ел
Республикабызда газета-журналлар хәйран чыга. Редакция хезмәткәрләре аларга күпме көчен, күз нурын, йөрәк җылысын бирә. Газетаның бер саны әзерләнеп, типографиягә озатыла. Ул укучыларыбыз арасына тарала. Аннары чираттагы сан әзерләнә. Газета укучыларыбыз белән элемтәләр шулай айлар, еллар буена сузыла. Редакциядә сакланган газета төпләнмәләрен карап, кайчагында бүген дә...
Матбугат архивына - 90 ел
Республикабызда газета-журналлар хәйран чыга. Редакция хезмәткәрләре аларга күпме көчен, күз нурын, йөрәк җылысын бирә. Газетаның бер саны әзерләнеп, типографиягә озатыла. Ул укучыларыбыз арасына тарала. Аннары чираттагы сан әзерләнә. Газета укучыларыбыз белән элемтәләр шулай айлар, еллар буена сузыла. Редакциядә сакланган газета төпләнмәләрен карап, кайчагында бүген дә кадерен югалтмаган сүз, фикерләргә, кызыклы тарихи фактларга тап булабыз. Газета тарихы - милләт тарихы, дип юкка гына әйтмиләрдер.
Тарихны да бит без, беренче чиратта, кәгазьгә теркәлеп калган мәгълүматлар, елъязмалар, китап, газета-журналлар аша өйрәнәбез. Ә алар кайда саклана соң? Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында. 90 еллык тарихы булган матбугат архивы эшчәнлеге белән танышу максатыннан, шунда юл тоттым. Биредә Татарстанда басыла торган барлык газета-журналлар, китапларның берәр нөсхәсе саклана.
- Безнең төп бурычыбыз - аларны саклау, - ди Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасары - Дәүләт матбугат архивы җитәкчесе Люция Нәҗметдинова. - Шунысын да билгеләп узарга кирәк, башка төбәкләрдә газета-журналлар, китапларны саклау вазифасын, гомумән, милли китапханәләр үти. Россия күләмендә һәм Татарстанда исә бу эшне, милли китапханәләрдән тыш, архив функцияле оешмалар башкара: Мәскәүдә - ИТАР-ТАСС составындагы Россия китап палатасы, Татарстанда - без.
«Китаплар гына түгел, афишалар да саклана»
Республиканың басма продукциясен дәүләт исәбенә алу тарихы 1926 елның 21 декабреннән башлана. Ул вакытта бу эш белән Китап палатасы шөгыльләнә. ТАССР территориясендә эшләүче нәшриятлар үзләре чыгара торган һәр продукциянең берәр нөсхәсен аларга җибәрергә тиеш була. 1938 елдан «Татарстан матбугат елъязмасы»н төзү эшенә керешәләр. Сугыштан соң Китап палатасы дәүләт исәпкә алу-теркәү библиографиясе һәм матбугат статистикасы өлкәсендәге эшчәнлеген җәелдерә. 2007 елда ул Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенә кушыла һәм Татарстан Дәүләт матбугат архивы дип атала башлый. Бүген ул Татарстан Республикасы Дәүләт архивы составына керә.
- 2016 елның 1 декабренә булган мәгълүматлар буенча, безнең архив фондын 2 миллионга якын басма тәшкил итә. Китаплар - 1925 елдан, журналлар - 1921 елдан, газеталар 1926 елдан бирле саклана. Гарәп, латин графикаларындагы китаплар да бар, - дип сөйли Люция Нәҗметдинова.
Биредә газета-журналлар гына түгел, белешмәлекләр, библиографик күрсәткечләр, открытка, афиша, плакат, бюллетень, альбом, портретлар, календарьлар да саклауга куела.
Китап турында китап
Архивка килгән һәр газета-журнал, китап исәпкә алына. Хезмәткәрләр аларны укып-карап чыга, эчтәлегенә карап, фән тармаклары буенча классификацияли. Китапның гына түгел, газета-журналларда басылган әһәмиятле мәкаләләрне дә библиографик тасвирламаларын язып, компьютерга кертәләр.
Ләйсән Галләмова китапларны теркәп бара. Бүген аның кулына хезмәттәшем Йолдыз апа Шәрапованың «Аппак белән Шапшак» китабы килеп кергән. Башта инвентарь номерын сукты, линейка алып, аны үлчәде. Аны язып куйды, титул битендәге мәгълүматны теркәде. Русчага тәрҗемәчесе, рәссамының фамилиясен һәм башка бик күп мәгълүматларын язып куйды. Шул рәвешле бу китапны дөньяда басылып чыккан башка басмалар арасыннан тиз эзләп табарга ярдәм итәрлек библиографик тасвирламасы әзер булды.
Архив хезмәткәрләре фәнни-гамәли әһәмиятен югалтмаган аерым бер чорда дөнья күргән китапларның библиографик күрсәткечен китап итеп җыеп бастыру эше белән дә шөгыльләнә. 1917 елдан 2000 елга кадәр татар телендә басылган китаплар турында шундый биш, рус телендәгеләре буенча бер китап чыккан.
Архивка республикада чыга торган матбугат кына түгел, чит төбәкләрдә нәшер ителә торган газета-журналлар да килә.
- Аларда Татарстанга кагылышлы мәкаләләр дә урын ала, шуларны «Матбугат елъязмасы»ның «Татарстан башка республикалар матбугатында» дигән бүлегенә урнаштырабыз, - ди архив хезмәткәре Гөлфия Гыйләҗетдинова.
Республика районнарында чыга торган газеталар, шулай ук реклама, заводлар, уку йортлары, иҗтимагый оешмаларның газеталары да Матбугат архивында җыелып бара. Монда алар билгеле бер тәртип буенча, тиешле һава шартларында һәм җаваплы хезмәткәрләрнең даими күзәтүе астында тотыла.
Архивка даими килүчеләр - тарих өйрәнүчеләр
Алда билгеләп үтүемчә, библиографик тасвирламаларны җыеп, кварталга бер тапкыр «Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы» чыгарыла. Елъязма барысы 300 данәдә басыла. Алар ИТАР-ТАСС, «Информ-система» фәнни-җитештерү берләшмәсенә, Татарстанның Дәүләт Советы, Фәннәр академиясе, Казан югары уку йортлары һәм үзәк китапханәләргә, хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербургка, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия милли китапханәләренә дә озатыла. 2008 елдан Татарстан Республикасы Архив хезмәте сайтына да урнаштырыла.
Люция Нәҗметдинова сүзләренчә, Матбугат архивына матбугатта чыккан теге яки бу материалны китапханәләрдән эзләп тә таба алмаган журналистлар, курс яки диплом эше язучы студентлар, авыл тарихларын язучылар, туган якны өйрәнүчеләр ешрак килә.
- Авыл тарихларын язу белән шөгыльләнүче кешеләр безгә даими килеп йөри. Бер егет «Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы»ның һәрбер санын җыеп бара, безгә килеп шуларны алып китә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары тормыш-көнкүреш проблемалары белән бәйле рәвештә үзгәреп тора. Әйтик, соңгы вакытта «Казанская недвижимость» журналын, «Из рук в руки» газетасының элекке саннарын сорап килүчеләр күбәйде. Фатир яки башка милек белән бәйле рәвештә кешеләр арасында бәхәсләр туа, бәяләре белән килешмиләр, теге яки бу чордагы милекнең базар бәясен белергә кирәк булганда, хак куючылар килеп, әлеге басмаларда чыккан игъланнарны өйрәнәләр. Кайчандыр медаль белән бүләкләнгән яки берәр дәүләт бүләгенә ия булган кеше шуның турында мәгълүмат эзләп килә. Әлбәттә, күпчелек, аерым авторның төрле елларда басылган мәкаләләрен, билгеле бер тема белән бәйле чыганакларны сорыйлар. Безнең төп бурычыбыз да - матбугатны саклау, язма мирасны киләчәккә калдыру, хәзерге тел белән әйткәндә, без республикабызда чыккан басма матбугатның иминият фонды булып торабыз, - ди архив җитәкчесе.
Матбугат архивы якын киләчәктә электрон фонд оештыруга керешергә, республика Милли электрон китапханә системасына тоташырга уйлый. Билгеле бер китапны эзләүчеләр, электрон китапханә сайтына кереп, автоматлаштырылган система ярдәмендә, аның кайсы китапханәләрдә булу мөмкинлеген генә түгел, ә Матбугат архивында да табып булачагын күрә алачак.
Ә соңгы сүзем газета-журнал, китап бастыручылар колагына - һәр басма тарихка кереп калсын, киләчәк буыннар өчен дә саклансын өчен, аны Дәүләт матбугат архивына тапшырырга ашыгыгыз.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
ФОТОРЕПОРТАЖ
Комментарийлар