- Сезнең иң яраткан каһвә эчемлеге нинди?
- Туркада пешерелгән каһвәне эчәм. Гадәттә, каһвәне 80 градуска кадәр җылытам, ул кайнап торырга тиеш түгел. Каһвә бөртекләре ачылсын өчен якынча 5 минут вакыт кирәк. Шунысын да истә тотыгыз, тарттырылган каһвә сатып аласыз икән, ул һәрвакыт ябык торырга тиеш, аларны вакуумлы пакетларда саталар. Яңа гына тарттырылган каһвәне дә шунда ук кулланырга киңәш итәм, чөнки идеаль каһвәнең исе килеп торырга тиеш.
- Ә өйдә каһвәне ничек отышлырак әзерләргә соң?
- Хәзер өйдә каһвә ясау өчен бик күп җиһазлар саталар. Иң җайлысы кәһвә ясаучы машина алу инде, әмма алар арзан түгел. Кечкенә генә капучинаторлар саталар, аларның файдасын бик күрмим. Каты каһвә яратучылар өчен иң отышлы ысул - турка алу. Бик күп вакыт та сарыф ителми, чиста каһвә дә эчә аласың. Тик туркада капучино, латте ясап булмый.
- Ни өчен кәһвә шундый кыйммәт соң?
- Минемчә аның бәясе үзен аклый. Беренчедән, сыйфатлы, яхшы каһвә арзан була алмый. Икенчедән, сөт һәм башка тәмләткечләрнең, төрле сиропларның да бәясе бар. Өченчедән, каһвә бәясенә баристаның хезмәте өчен түләү дә кушылган. Минемчә, кеше ясап биргән каһвә барыбер тәмлерәктер, чөнки бу берничә минут булса да аралашу бит. Беренче эш көнемдәге кызыклы хатирә искә төште әле. Иң беренче сатып алучы керде. Мин куркудан аңа бөтен менюны яттан сөйләп чыктым. Ул мине сөйләп бетергәнче туктата алмады. Икенче тапкыр очрашкач, бу клиент миңа рәхмәт әйтеп: “Сез минем кәефне күтәргән идегез”, - дип әйтеп куйды.
- Бариста булып күбрәк яшьләр, студентлар эшли. Бу һөнәрдә карьера үсеше бармы соң һәм каһвә ясаучының хезмәт хакы күпме?
- Баристаның карьера үсеше юк диярлек. Бу һөнәрдә эшләп алган кайбер кешеләр үзләре каһвәханә ачып җибәрә. Һәр бариста моның турында хыялланадыр. Әмма бу зур компаниядә эшләү белән бер түгел инде, авырлыклары күбрәк. Чыннан да, бариста булып студентлар эшли, чөнки эшне уку белән бергә алып барып була. Тик шулай да, бу һөнәрдә кадрлар еш алышына. Баристаның уртача хезмәт хакы 35 меңгә якын. Кайдадыр әзрәк, кайдадыр бераз күбрәк. Шулай да бу акчага гаиләне туйдыру кыенрак.
- Эшегездә нинди кыенлыклар бар?
- Кайвакыт тупас клиентлар очрый, андый вакытта үз-үзеңне кулда тоту кыенрак. Тик башка чара юк, елмаеп куясың да, тавыш күтәрмичә генә сөйләшәсең. Эш темпының да тиз икәнен онытмыйк. Бариста каһвә дә әзерли, заказ да ала, өстәлләрне дә сөртеп тора, савыт-саба да юа. Икенче смена кайвакыт төнге 11дә тәмамлана. Каһваханә ябылгач та, бар җиһазларны чистартырга, өстәлләрне сөртергә, идәннәрне юарга кирәк. Каһвә ясау – ул үзе бер сәнгать бит. Әз генә каһвәне ныграк җылытып җибәрсәң дә, тәме үзгәрә. Шулай ук каһвә эчемлекләре төрләрен дә яттан белергә, аларны хаталарсыз ясарга кирәк, чөнки хатаны клиент шунда ук сизеп алырга мөмкин. Баристаның эчке эстетикасы да булырга тиеш дип уйлыйм. Клиентлар өчен каһвәнең тәме генә түгел, тышкы кыяфәте дә зур роль уйный.
- “3 в 1” каһвәсенә сез нинди карашта?
- Әлеге эчемлектә каһвә дип атау дөрес булмас. Әлбәттә, анда каһвә кисәкчекләре бардыр, әмма алар шундый аз. Балачакта сеңлем белән “3 в 1” каһвәсен коры килеш кенә, десерт урынына ашый идек, бәлки шуңа күрә мин аны каһвә дип атарга да ояламдыр. Дөресен генә әйткәндә, яхшы гына эри торган (растворимый) каһвәләр бар. Мәсәлән, “Бушидо” һәм “Эгоист”, әмма аларны соңгы арада кибет киштәләрендә күргәнем юк.
Статистика буенча Финляндиядә яшәүче кеше елына 12 кг, Норвегиядә — 10 кг, Голландиядә — 8 кг каһвә сатып ала. Чагыштыру өчен, Һиндстанда һәм Кытайда бер кешегә нибары 0,1 кг туры килә. Элеккеге СССР илләрендә уртача күрсәткеч якынча 1-2 кг. Статистика буенча россияле елына 2,1 кг каһвә куллана.

Блэк Айвори – дөньядагы иң кыйммәтле каһвә. Филләр каһвә җиләкләрен ашыйлар. Каһвә филнең ашказаны-эчәк тракты аша үтә, ашказаны кислотасы белән эшкәртелә. Кешеләр исә, тизәкләрне җыеп, каһвә бөртекләрен юдыралар. Мондый үзенчәлекле технология ярдәмендә бөртекләрдәге аксымнар таркала, һәм кофе яңа үзлекләр ала. Тәмендә шоколад ноталарын да сизеп була диләр.
Кайбер мәгълүматлар буенча, Блэк Айвориның килограммы 1мең 500 долларга кадәр җитә ала. Мондый бәя җитештерүнең катлаулылыгы белән аңлатыла: әзер сыйфатлы бөртекнең килограммын алу өчен филгә ким дигәндә 30 килограмм җиләк ашатырга кирәк.
Каһвә – җиләк-җимеш?
Каһвә бөртекләре агачларда үсә. Бу чыннан да җиләк төшләре һәм бу факт каһвәне җимеш дип атарга мөмкинлек бирә. Җимешнең ике төп сорты бар — кызыл һәм яшел. Сүз уңаеннан, каһвә агачының тамырлары зур территорияне үз эченә ала, алар 20-25 километрга сузылырга мөмкин.
“Көн дә 3-4 чынаяк эчәмдер”
Каһвә Олимпия уеннарына юлламалы иткән
1932 елда Бразилия финанс яктан үз спортчыларын Лос-Анджелеска Олимпиадага җибәрә алмаган. Әмма бик нык теләгән, шуңа күрә хөкүмәт спортчыларны каһвә тулы корабка утыртып җибәргән. Бу кораб кергән һәр портта спортчылар каһвә капчыкларын бушатырга ярдәм иткәннәр, шулай акча эшләгәннәр. Делегация Лос-Анджелеска килеп җиткәч, аларга җиргә төшкән һәр кеше өчен 1 доллар түләргә дигән таләпләр куела. Корабта 82 кеше һәм нибары 24 доллар акча гына булган, шуңа күрә медальгә иң зур мөмкинлекләре булганнарны сайларга туры килгән.
Тарихтан кызыклы фактлар
1511 елда Мәккәдә каһвә тыелган булган. Ул радикаль фикерләүне стимуллаштыра дип саналган.
XVII гасырда Госманлы мәмләкәте каһвә наркотик дип саналган һәм җәмәгать урыннарында катгый тыелган булган. Ә менә XVI гасырда Константинопольдә киресенчә: әгәр ир хатынын җитәрлек күләмдә каһвә белән тәэмин итә алмаса, бу аерылышу өчен сәбәп була алган.
Каһвә җитештерү буенча 5 лидер
Бразилия елына – 3,8 млн тонна, Вьетнам – 1,7 млн тонна, Колумбия – 860 мең тонна, Индонезия – 720 мең тонна, Эфиопия – 440 мең тонна. Гомумән алганда, ел саен 10,1 млн тонна бөртек җитештерелә.
Иң популяр каһвә сорты – арабика. Бу дөнья җитештерүенең якынча 60 процент тәшкил итә. Икенче урында робуста, ул базарның якынча 40 процентын били.
Ерак юлда йөргәндә каһвә эчмәгез!
Каһвә турында иң актуаль сорауларга нутрициолог Алия Паташина җавап бирде.
- Каһвә антиоксидантлар һәм туклыклы матдәләргә бай. Анда рибофлавин (В1), ниацин (В3), пантотен кислотасы (В5), шулай ук калий һәм магний бар. Кофе бөртекләрен кыздырганда зарарлы матдәләр (акриламид) барлыкка килсә дә, файдалыларының тәэсире күбрәк. Лабораториядә анализлар күрсәткәнчә, каһвә бөртекләрендә якынча 1 мең антиоксидант бар. Моннан тыш, каһвәдә хлороген кислотасы бар. Әлеге антиоксидант бүтән бернинди ризыкта да юк диярлек. Хлороген кислотасы вирусларга, ялкынсынуга каршы торуны көчәйтә, организмга антибактериаль, антимутаген, гепатопротектор, гипотензив тәэсирләр ясый. Кара каһвәнең бер чынаягында (120 мг) хлороген кислотасының тәүлеклек нормасы бар дип санала.
- Кофеинның сәламәт кешегә зыян китермәслек тәүлек нормасы 250–300 миллиграммга тигез.
- Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә кофеинның югары дозалары тахикардия, артериаль басымның күтәрелүе, аритмия, көчле артериаль гипертензия китереп чыгара ала. Бу авырулары булган кешеләргә каһвәне сак кулланырга киңәш итәм.
- Кофеин арыганлыкны да бетерми һәм яңа көчләр дә бирми. Ул организмның физиологик ресурсларын вакытлыча активлаштырырга ярдәм итә, шуннан соң кеше дә тагын да ныграк арыганлык һәм хәлсезлек сизелә башлый, шуңа күрә тәүлеккә куелган норманы бозмагыз. Машина йөртүчеләргә дә ерак юлда барганда каһвә эчүдән тыелырга киңәш итәм. Каһвә эчкәч бераз йокы ачылган төсле була, әмма бу эффект озакка сузылмый.
- Яшел каһвә бөртекләре иң файдалы дип исәпләнә. Аның кыздырылу дәрәҗәсе дә азрак, организм өчен кирәкле микроэлементлар саны да күбрәк.
- Каһвә тәмен яратучылар өчен цикорий тәкъдим итәм. Яшел чәй, матча, какао да эчәргә мөмкин. Әмма бу эчемлекләрдә өстәмә кушылмалар булмасын, шуны истә тотыгыз. Сәламәтлегегез яхшы икән, каһвә эчсәгез дә була, әмма чамасын белеп кенә!

Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар