Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова 15 хатын-кыз депутатны берләштергән "Мәрхәмәт" фондының игелекле эшләре белән таныштырып, мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балаларга ярдәм итүләре хакында сөйләде. Бу эшкә спортчыларны да тартканнар. Соңгылары мондый малай-кызларны үзләренең ярышларын карарга стадионнарга чакырып, аннары алар белән чәй өстәле артында сөйләшеп утырып, киткәндә спорт инвентарьлары, махсус формалар да бүләк иткән. Депутатка тәкъдимнәр дә шактый булды. "Ярдәм" мәчетеннән Лилия Сәлахетдинова күзләре күрмәүче, колаклары ишетмәүчеләрнең үз җәмгыятьләрен төзү кирәклеген әйтте.
Татарстанда андыйларның 15 меңләп булуы һәм аларның бүтәннәргә карганда да күбрәк ярдәмгә мохтаҗлыгына басым ясады. Яшел Үзәннән килгән мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләрнең дә әйтер сүзләре күп булды. Алар балигъ булган авыру егет-кызларны тернәкләндерү үзәге булдыру турындагы мәсьәләне күтәрделәр.
Казандагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның 1нче мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Медведева исә, үзләрендә тәрбияләнүче балалар турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Әлеге мәктәптәге балалар тугызынчы сыйныфка кадәр укысалар да, бишенче сыйныф программасы белән генә чикләнәләр икән. Ләкин җыр-биюгә, кул эшләренә осталар, ди. Моның нәкъ шулай икәнен исбатлап, фойеда балалар кулы белән ясалган әйберләрнең күргәзмә-ярминкәсе эшләде. Лариса ханым үзләрендәге балаларга ярдәм кулы сузарга, аларны төрле һөнәрләргә өйрәтә торган мастер-класслар үткәрергә килергә чакырды.
Һәр хатын-кыз бәхетле булырга хыялланса да, тормышта гел алай гына булып чыкмый. Аналар бәхетсез булса, балалар да бәхетле була алмый. Шуны истә тотып оешкан "Добро даром" ("Бушлай шәфкать") дигән оешма. Ул тормыш авырлыклары алдында ялгызы калган әни булырга җыенучы хатыннарга һәм яшь әниләргә ярдәм итә. Ямашев урамы 36нчы йортка урнашкан әлеге кризис үзәге мондый авыр язмышлы ханымнарга һәм аларның күкрәк балаларына вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итә. Әнә 16 яшьлек бер кыз инде өч бала әнисе. 18 яше тулмагач, ана капиталын да ала алмый. Мондыйлар шактый җыела икән. Бу фондның җитәкчсе андый аналар һәм балалар яши торган фатирга түләр өчен сырхауханәдә кизү тора.
Безнең секциядә сүз әнә шундый мөһим мәсьәләлр турында барды. Башка секцияләрнең дә темалары кызыклы иде. Кризис чорында бизнес һәм хатын кыз, эшлекле хатын-кыз һәм гаилә, ә бер секциядә идарә итәргә өйрәтә торган тренинг та узды.
Пленар утырышта секцияләрдә күтәрелгән проблема - мәсьәләләр резолюция буларак кабул ителде.
Кемдер шаяртып бу форумны "муеннар" җыелышы дип атады. Бу сүзләрдә хаклык та бар: ир - баш, хатын - муен диләр ич. Муен кая борса, баш шунда борыла. Ләкин муенны дөрес якка юнәлтер өчен, башның акыллы булуы мөһим. Ләкин муеннарның үзләренең дә эшләре игелекле, хыяллары якты, уйлары төпле булырга тиеш. Чираттагы форум моның нәкъ шулай икәнен тагын бер тапкыр күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар