Иртә… Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм.
«Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»-дип, янымнан аркасына сумкасын аскан кызым атлый. Икәү барабыз: мин-эшкә, ә кызым- мәктәпкә. Әле кайчан гына өчәү бара идек. Инде олы кызым да мәктәпне тәмамлап, Казаннын бер училищесында укый. Көннең матурлыгына хозурланып, кызымның мең дә бер соравына җавап биреп, автобус тукталышына барып җиткәнебезне сизми дә калдык. Шушы тукталышта безнең юллар аерылды.
Карадуган балалар бакчасы… Әле кайчан гына ул минем өчен чит иде. Бинасы да якын түгел, балалары да. Ә хәзер барлы-юклы ярты чакрым юлны үткәнче, күпме бала белән, ата-ана белән исәнләштем. Районың иң төньягына урнашкан Карадуган балалар бакчасы минем өчен үз туган йортыма әйләнде. Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза, бакчада эшли башлавыма да инде 34 ел вакыт үткән икән.
Истә, барысы да истә… Еллар бер-бер артлы үтәләр. Әле иртәрәк булса да, артыма – үткәнгә борылып карыйсы килә. Уйларым мине балачагыма, белеем алган чакларыма алып кайта. Беренче тәрбиячеләрем, укытучыларым, аларга охшарга тырышуларым кү залдымнан йөгереп үтә. Беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуларым, беренче укытучым, беренче хәрефне укуым – һәммәсе беренче, беренче, беренче…
Мин - тәрбияче! Ни өчен соң әле мин нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладым? Шулай диюгә, минем күз алдына беренче тәрбиячеләрем Вера Ивановна белән Люция Камилевна килеп басалар. Аларның матур итеп киенеп, төз атлап бакчага килеп керүләре, һәркемнең аларны ихтирам итүе, исәнләшүе, шөгыль үткәрүләре, карда ауный-ауный безнең белән уйнаулары – экрандагы кадрлар кебек каршыдан йөгереп үтә. Казанның 1нче номерлы педагогия училищесына укырга кергәндә, хәттә бу уку йортын тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтында укыганда да мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Балалар бакчасы бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
1993 нче елда мин Карадуган егетенә кияугә чыктым. Ике кызыбыз туды. 1997 нче елда Карадуган балалар бакчасына эшкә кердем. Рус мәктәбендә укып, татарча начар белеп, мин эшкә килгәч куркып, югалып калдым. Монда барысы да татарча сөйләшә, язарга да татарча бит. Шул вакытларда мина Зөлфирә Фәсхиевна -шушы балалар бакчасының мөдире бик ярдәмче булды. Коллективка да җиңелгенә кереп киттем Зөлфирә апа ярдәме белән. Бүгенге көндә, бу җаваплы хезмәтне – тәрбиячеләр династиясенең берсе Камалова Зөлфирә кызы -Зөһрә ханым дәвам итә.
Мин бакчага якынлашам... Яңа максат, яңа өметләр, яңа ышанычлар белән бакча ишеген ачам. Бакча ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, тәрбияче һөнәренә, балалар дөньясына мәхәббәт! Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Менә бер-бер артлы Аязым, Әдиләм, Айгөлем... киләләр. «Бүген Эльмира Шәкуровна нәрсә белән шаккатырыр, нинди яңа һөнәрләргә өйрәтер, нинди яңа уен алып килде икән?», дип минем күзләремә ничә гөнаһсыз сабыйның күзләре төбәлгән. Алар шулкадәр кызыксынып миңа төбәлгәннәр ки, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тоям. Алар төрлечә карый: кайсы- кызыксынып, кайсы- куркып, кайсы- битараф. Һәркайсында-үзәнчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә ярдәм итәргә тиеш! Мин аларның ышанычын бүген аклармын дип уйлыйм. Бу минем максатым. Ә бу максатка ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр тәрбияче үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм.
Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында- фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында- нәниләрнең күзләрендә.
Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре бакчада тагын да камилләшә төшә. Шуңа күрә бала бакчаның ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше икәнлеген тоярга, бакчага теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин. Баланың күбрәк вакыты гадәттә бакчада үтә.
Иртән иртүк эшкә ашыга әти-әни, кич белән арып-талып кайтып керә. Йөрәк парәсенең хәлләре белән кызыксынырга, аның белән шөгыльләнергә, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү турында уйларга вакыты да, теләге дә бик аз кала аның. Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлеген мин аларга ипләп кенә җиткерәм. Эшемнең төп максаты- төркемдәге балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт, җылы атмосфера урнаштыру. Минем бер генә эш көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, ачык эшчәнлек, күңел ачуларны әйткәндә юк. Алар- миңа терәк. Без- бер үк баланың тәрбиячеләре- әти-әниләр һәм мин- сабыйларның нәфис ак күңелендә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшлибез. Бакчага йөреп инде мәктәптә укучы балалар һәм аларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз.
Бәләкәй генә дәүләт булган бакчабыздан – бик күп талантлы балаларыбызны мәктәп юлларына озатабыз. Уңышлы тәмамлап аны, бүгенге көндә төрле һөнәр ияләре алар. Кайбер, мин тәрбияләгән балалар, олы тормыш юлына аяк баскач, даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч –энергия һәм зур сабырлык сорый торган –тәрбияче һөнәрен сайладылар. Аларның берничәсе безнең бакчага эшкә дә килделәр.
Бүгенге көндә мин аларның һөнәри остазы. Тәрбияче һөнәренең серләренә, сабырлыкка, кайгыртучанлыкка өйрәтәм. Заманча компьютер технологияләренә ия буларак, яшь тәрбиячеләремә иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирәм.
Нәниләрнең иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кешелеклелек сыйфатларына ия булган һөнәрне –нәселебездә биш хатын-кыз сайлады. Алар бу һөнәрләренә гомергә тугры калдылар. Тәрбияче туганнарым белән даими аралашып, киңәшләшеп, үземнең дә осталыгымны, тәҗрибәмне арттырдым.
Еллар дәвамында, методик яктан дөрес төзелгән, даими ачык белем бирү эшчәнлекләрен, тупланылган бай материал, җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнде.
Минем эш дәверендә язылып тупланган материалларның күбесе “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналларында бастырылды. Бакчабыз Татарстан Республикасының “Мәгарифне үстеру институты” белән тыгыз элемтә дә эш алып бара. Бу оешма ярдәме белән бакчабызда күп семинарлар оештырылды. Ул семинарларда минем дә һөнәри – тәрбияви эшчәнлегем күрсәтелеп, бәя бирелде.
Район, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының, Татарстан республикасы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының мактау кәгазьләренә ия булдым. Югары категорияле тәрбияче буларак, район, Республикакүләм оештырылган конкурсларда катнашып, лауреатлар булабыз, призлы уеннар алабыз. Карадуган балалар бакчасы Республикакүләм милли тәрбия бирүнең төп мәйданчыгы да булып тора. Чөнки балалар бакчасы ачылганнан бирле, коллектив фәнни-гамәли эшчәнлек алып бара. Һөнәри яктан камилләштерү буенча остазларыбыз -Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы, Закирова Кафия Вәли кызы, Абдуллина Рүзилә Вәгыйз кызы, Нотфуллина Гөлнара Фирдәвис кызы эшләнгән методик кулланмаларыбызны журналларда бастыру өчен, тикшереп, туры юнәлеш бирәләр.
Район, республика “Ак Калфак” хатын кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә, нәниләребеә белән “Бишек туе”, “Шәҗәрә”, “Балачак уеннары” кебек халкыбызның милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен тергезүдә зур уңышларга ирешәбез.
Бүгенге көндә һәр бала бакчага, милли баш киеме –калфактан,түбәтәйдән килә. Ул калфакларны, түбәтәйләрне әниләре белән бергә тегеп-чигеп ясадылар. Нинди хисләр, нинди горурлык бит ул, ничә гасыр элек әбиләребез, бабайларыбыз кигән калфакларны, түбәтәйләрне яңадан алып кию! Шул ук вакытта балаларга әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, эш сөючән булырга зур игътибар бирәм. Матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә зур көч куям.
Бакчабызның тагы бер зур горурлыгы бар. Заманында Каюм Насыйри премиясе алган бакчабызда “Балачак иле” музей ачылды. Ул 19 июнь 2019 нче елда сафка басты. Музей “Милли тәрбиягә нигезләнгән балачак”, “Уенчыклар дөньясы”, “Милли киемле курчаклар” кебек булекләрне эченә алган. Шуның янәшәсендә үк, гореф-гадәтләргә багышланган, бай хәзинәле элекке татар йорты” музее да бар. Шундый тәрбияне күреп-белеп үскән бала, ничек итеп туган илен, туган телен яратмасын инде!
Әй, хыялый! Уян! Син бит эштә, сине балалар көтә. Ә шулай да җир йөзендә һәркөн меңләгән бала туа. Ләкин аның берничәсе генә мәшһүр була. Бәлки миңа да зур ачышлар ясарга туры килмәс. Әмма минем өчен иң мөһиме- әти-әниләрнең нарасыйларын миңа ышанып тапшырулары. Бәлки мин тәрбияләгән балалар арасында да киләчәктә галимнәр, атказанган укытучылар, эшмәкәрләр, спортсменнар чыгар. Ә кайберләре минем тәрбияче һөнәрнең сайларлар... Алар турында ишетеп, “ бу баланы миндә кайчандыр тәрбияләдем бит” диеп эчтән генә сөенермен. Шушы бәхет түгелме соң? Бәхетлеме соң мин? Әйе, мин һичшиксез бәхетле! Балаларыма карыйм да сөенәм! Yзем тәрбияләгән кешелеклелек, гаделлек, яхшылык, әхлак, акыллылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын кеше булырлар-мин моңа ышанам!
Ясамадым олы ачышлар,
Менгәнем юк минем галәмгә.
Бары гади тәрбияче булып
Хезмәт итәм шушы гамәлдә.
Мин бәхетле, нәни күңелләргә
Бәрәкәтле орлык сибәмен.
Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын,
Хыялларын шундук сизәмен.
Мин бер гади тәрбияче булып
Хезмәт итәм бүген тормышта.
Һәр нәнием — язылмаган роман,
Һәршөгылем — маяк тормышка.
Мин – тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу - мин сайлаган язмыш та.
Эльмира Галимова
Комментарийлар