Яшь буынны тәмәке тартудан читләштерү кануны турында шактый гына илләрдә уйланалар.
Россиядә 2009 елдан соң туган яшь буынга тәмәке һәм никотинлы продукция сатуны тыю турында фикер алышалар. Сәламәтлек саклау министрлыгы «Новые люди» фракциясе тарафыннан эшләнгән әлеге закон проектын уңай бәяли. Әмма бер төркем профильле ведомстволар мондый карарга кискен каршы чыга.
Сату – керемле, дәвалавы - чыгымлы
Документта сүз 2009 елның 31 декабреннән соң туганнарга тәмәке, никотинлы продукция һәм аны куллану өчен җайланмаларны, шулай ук кальян сатуны тыю турында бара. Закон проектына аңлатма язуында ВЦИОМ сораштыруы мәгълүматларына сылтама ясала. Аның нигезендә 18-24 яшьлек гражданнарның 25 проценты көненә берничә тәмәке булса да тарта. 14 яшьлек тәмәке тартучылар өлеше 1 процент тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау министрлыгында никотин куллануны, шул исәптән электрон тәмәке тартуны киметүгә юнәлдерелгән инициативаларны хуплауларын әйтәләр. Ләкин шунысы бар: закон проектын кабул итү белән бюджет 2028 елда (тәмәке тартучыларның беренчеләре 18 яшь чиген узгач) 7 млрд сумга якын акцизлардан коры калырга мөмкин. Шуңа да карамастан, тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авыруларны дәвалауга тотылган чыгымнарның азаюы бу кимчелекне юк итә, диелә проектның бәяләмәсендә.
Хокуксыз буын һәм “күләгәдәге” бизнес
Шул ук вакытта кайбер профильле ведомстволар инициативага каршы чыгалар, әлеге карар аерым категория гражданнарның конституция хокукларын чикләүгә һәм легаль булмаган тәмәке продукциясе базарының үсүенә китерергә мөмкин, дип кисәтәләр.
Әйтик, Финанс министрлыгы закон проектының РФ Конституциясе нигезләмәләренә каршы килүен билгели, алар буенча 18 яшен тутырган гражданнар хокукларда һәм ирекләрдә чикләнми. Тәкъдим ителгән чикләүләр, киресенчә, легаль булмаган продукцияне куллануга стимуллаштырырга мөмкин, бу ахыр чиктә гражданнарның сәламәтлеген саклау урынына аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычларны арттыруга китерәчәк, дип санала.
Легаль булмаган продукцияне куллануның артуы һәм тәмәке базарының күләгә сегменты үсеш алу куркынычы турында Росалкогольтабакконтрольдә дә әйтәләр, шуңа күрә алар закон проектын шулай ук хупламый. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның июлендә РФ базарында легаль булмаган тәмәке продукциясе өлеше бер ел элек 13,3 процент булса, хәзер 11,3 процентка кадәр кимегән.
Нарколог Гадел Минһаҗев бу башлангычны уңай бәяләвен әйтә. Моны тормышка ашырып булса, сәламәт буын барлыкка килер иде, ди ул. Аның сүзләренчә, бүген яшүсмерләр, яшьләр гади тәмәкедән бераз читләшсә дә, “модалы” вейплар белән нык мавыга башлады. Хәзерге вакытта 18 яше тулмаганнарга никотинлы продукция сату тыелса да, алар күпкә кечерәкләр кулына бер киртәсез эләгә. Шуңа күрә яңа канунны да гамәлгә кертү, ә иң мөһиме, аны чыннан да эшләтүе җиңел булмаячак, дип саный нарколог.
Сүздән арысы юк
Россия мондый канун кабул итү турында уйланган беренче ил түгел. Бер төркем дәүләтләр шундый ук тыюларны кертергә тырышып караган, әмма әлегә аларның берсе дә бу юнәлештә уңышка ирешмәгән.
Әйтик, 2022 елның декабрендә Яңа Зеландия 2009 елның 1 гыйнварыннан соң туган затларга тәмәке эшләнмәләрен сату тыю турындагы канун кабул ителгән. Ул 2024 елның июлендә үз көченә керергә тиеш булган. Бу карар сәламәтлек саклау системасына 5 млрд долларга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирер дип өметләнгәннәр. Ләкин узган елның ноябрендә яңа хөкүмәт канунны гамәлдән чыгарган, тәмәке сатудан килгән керемнәрне сәламәтлек саклау тармагына юнәлтергә вәгъдә иткәннәр.
2022 елның гыйнварыннан Малайзия Министрлар Кабинеты 2005 елдан соң туган затларга тәмәке продукциясен һәм вейпларны сатуны тыю турындагы закон проекты турында фикер алышкан. Әмма 2023 елның ноябрендә илнең Генпрокуратурасы документны Конституциягә каршы килә дип таный. Нәтиҗәдә, хөкүмәт аны икенче укылыш алдыннан парламенттан кире ала.
2023 елның октябрендә Бөекбритания хөкүмәте парламентка 2009 елның 1 гыйнварыннан соң туган гражданнарга тәмәке сатуны тыя торган закон проектын кертә. 2024 елның апрелендә документ беренче укылышны уза, әмма июльдә Риша Сунак Хөкүмәте отставкасыннан соң ул кичектерелә.
Яшь буынга тәмәке сатуны тыю турында Австралия, Дания, Гонконг, Сингапур да фикер алышкан. Әмма әлегә берсе дә сүздән ары китмәгән.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар