Яңа елдан торак базарына тагын бер яңалык кертелүен дә хәбәр итте ул. Хәзер банклар ташламалы ипотеканы бары тик төзүче-партнерлардан торак сатып алучы клиентларга гына бирәчәк.
– Ташламалы ипотека программалары белән банклар тиешле керемне алып бетерә алмый. Шуның өчен бу төр ипотека бирүне чикләргә булганнар. Үзәк Банктан алар кредитны 16 процент белән ала. Ә ташламалы ипотека, кайсы программа булуга карап, 6 һәм 8 процент белән генә бирелә. Төгәлрәге, банклар ташламалы һәм базар ставкасы арасындагы аерманы субсидияләүне төзүчеләр җилкәсенә төшермәкче. Хәзер инде дәүләт ярдәме белән ипотека биргән очракта застройщиклар банкка комиссия түләргә тиеш була. Әлегә кадәр ул комиссия юк иде. Моның өчен төзүчеләр банк белән килешү төзеячәк. Әлбәттә, застройщик түлисе комиссия сатып алучы җилкәсенә төшәчәк, бу квадрат метр бәяләре үсә дигән сүз, – ди әңгәмәдәшем.
Шушы көннәрдә берничә эре банк ташламалы ипотека кредиты шартларының үзгәрүе турында игълан итеп өлгергән дә инде. Банки.руның аналитика үзәге белгече Инна Солдатенкова әйтүенчә, әлегә алар исәбендә – Саклык банкы, ВТБ һәм кайбер башка банклар. “Беренче ике банкның базар форвардлары булуын исәпкә алганда, якын арада башка ипотека банклары тарифларында да шундый ук үзгәрешләрне көтәргә мөмкин, бигрәк тә йорт салучылар белән тыгыз элемтәдә торучылар” дип саный Солдатенкова.
Бәя артачак
"Садовое кольцо" компаниясе генераль директоры урынбасары Илья Колунов “Российская газета”га белдергәнчә, комиссия күләме кредит суммасының 8-9 процентын тәшкил итәргә мөмкин. “Бу акчаларны девелоперга йә үз акчалары хисабына компенсацияләргә, яки торак бәясенә салырга туры киләчәк. Ташламалы ипотека программаларының яңа шартлары (яңа йортларга ипотеканың беренче кертемен арттыру белән бергә һәм башка үзгәрешләрне алып караганда) халыкның җәлеп итүчәнлеген сизелерлек киметә һәм ташламалы ипотека бирү күләмнәрен бермә-бер азая” дигән ул.
"Лидер Групп" компаниясенең ипотека бүлеге җитәкчесе Лилия Алексашина фикеренчә дә, банкларның әлеге таләбе беренче этапта яңа төзелә торган йортлардагы фатирларның бәясен уртача 8 процентка арттыруга китерәчәк. "Әлбәттә, субсидияләрне түләмәскә дә мөмкин, әмма бу очракта ставка 16-18 процентны тәшкил итәчәк. Килешүләрнең 80 проценты ташламалы программаларга туры килүен исәпкә алганда, банк комиссиясеннән баш тарту төзүче өчен ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгаруга тиң" ди эксперт. Ләйсән Гыйлаҗиева әйтүенчә, бу программа гамәлдән чыгарыла калса, милек базарында торгынлык көтеләчәк. Шуның өчен дә аны туктатасылары килми, фәкать шартларын гына кырысландыралар, ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар