16+

Яхшы юллар тормышны яхшылыкка алып бара

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты гамәлдә булган 7 ел эчендә Татарстанда 1600 чакрым юл төзекләндерелгән.

Яхшы юллар тормышны яхшылыкка алып бара

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты гамәлдә булган 7 ел эчендә Татарстанда 1600 чакрым юл төзекләндерелгән.

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имза салынган “Россия Федерациясен үстерүдә 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән илкүләм бурычлар турында”гы указ нигезендә башкарыла бу эшләр.
–Быел “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында юл төзекләндерү эшләренә 8,2 миллиард сум тәгаенләнде. Аның 2,4 миллиард сумы – федераль, ә 5,8 миллиард сумы Татарстан бюджетыннан. Әлеге финанс чыганакларына республикада 90 чакрым юл, 17 урам-юл челтәре, 12 күпер төзекләндерелә, 14 күпер үзгәртеп корыла, – диде республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Олег Казеннов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Казанда быел илкүләм проект ярдәмендә 8 чакрым юл төзекләндерелә, эшләр инде 80 процентка үтәлгән. 
–“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты 2025 елда тәмамлана. Юл төзекләндерү эшләре  яңа “Тормыш өчен инфраструктура” проекты нигезендә дәвам иттереләчәк. Юллар – тормыш артериясе, дип бик дөрес әйтелгән. Яхшы юллар тормышны яхшылыкка алып бара, – диде Олег Казеннов.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading