16+

«Хыялым чынга ашмады. Машина йөртәсем килгән иде...»

Чынлап әйтәм, бүгенге заманны нәүмиз итеп, Найлә апа Хафизова үткән гасырда ялгыш туган. Күңеле, табигате, халыкка танылмаган сәләтләре белән дә ул безнең чор кешесе! 

«Хыялым чынга ашмады. Машина йөртәсем килгән иде...»

Чынлап әйтәм, бүгенге заманны нәүмиз итеп, Найлә апа Хафизова үткән гасырда ялгыш туган. Күңеле, табигате, халыкка танылмаган сәләтләре белән дә ул безнең чор кешесе! 

Махсус белемсез ясаган рәсемнәрендә туган ягы – Спас районының Чәчәкле авылы табигате болыннарына йөгереп керәсе дә, хәтфә үләннәрендә тәгәрәп, кабарып торган болытларына сокланып ятасы килә! Күге дә, кояшы да үз, чәчәкләре хуш исле. Ә чигешләре! Бәби итәкле итеп теккән күлмәкләре!.. Әгәр дә үсмердән иләсләндергән хыялына бүгенге чынбарлык кул бирсәме?! Машина түгел, танк та йөртер иде ул! 
– Ике хыялым чынга ашмады... Машина йөртәсем килде. Укырга китәргә дә омтылган идем – әти җибәрмәде. Кияүгә чыкканчы төшемдә машина йөрттем. Аннары тормыш басты мине, – ди Найлә апа.

Икенче хыялы – рәссам булу. Күрше абзыйның эш арасында нәрсәне ничек ясарга кирәклеген күрсәткәләве җитә – талантлы кыз тиз эләктерә. 

– Әти сугыштан кайткан ир, механик булып эшләде. Түрә халкын сыйларга өйгә ияртеп кайта иде.  Берсендә рәсем дәфтәрем идәнгә егылып төшкән. Өйдә зур кунаклар. “Кем ясады моны? Кайсыгыз?” – диләр. “Мин!” – димен. Нинди уй беләндер шәрә ир рәсемен ясарга куштылар. Ишетергә дә оят бит: “Юк!” — дидем. “Алайса монысын!” – дип Ленин рәсемен китереп салды өстәлгә. Күрше абый өйрәткәнчә, башта шакмаклар сыздым да ясадым. Күзләре шар боларның! Әтигә бер машина детале алып керергә куштылар да, сызып бир, диләр. Мин алтынчы сыйныф баласы, сызым дәресен укыйбыз. Линейка алдым да, үлчи-үлчи эшләдем. Арадан берсе: “Хәния, кызыңны укырга алып китәм. Имтихан бирде!” – димәсенме! Мин шул кызулык белән чемонданга барып ябыштым. Җыенам хәзер. Сеңелләрем елаша, әни бөгелеп төште. “Җибәрмим, Найлә минем уң кулым да, сул кулым да!” – дип өстәлгә бер генә китереп сукты, – ди Найлә апа.

Әтисенең саллы йодрыгы нокта куйган хыяллары, толлыгы белән җитәкләшеп гомер көзләренә кергәндә баш калкыта! Картиналар ясый, тегә, чигә, бәйли ул! Кул эшләре бигерәк күп, ничекләр өлгерәдер.

– Ирем Рафыйк белән дүрт бала үстердек, һәммәсе дә башлы күзле-күзле, иркен тормышта яшиләр. Тугыз оныгым белән өч оныкчыгым бар! Олыгайган көннәрдә балаларым терәк, алар ярдәмен тоеп яшим. Игелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, – ди Найлә апа.   
Ахирәтләре еш кына: “Күз бетереп утырма!” – дисә дә, бармаклары барыбер җаны кушкан эшкә буйсына. Күңеленә уелган матурлыкны тукымага төшермичә түзә ала ди мени рәссам!?
 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец КүршеНаилә апа карап туймаслык кул эшләрең, гөлең дә бик матур үзеңдә бик уңган уңышлар телим сиңа👍🙏🙏🙏

    Мөһим

    loading