16+

Илдар Кыямов: Китап уку чире миндә хәреф таный башлагач ук барлыкка килде

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә Илдар Кыямов, «Манзара» тапшыруын алып баручы: - Китап уку чире миндә хәреф таный башлагач ук барлыкка килде. Иң беренче укыган китабым «Татар халык әкиятләре» иде. Шуннан бирле китаптан аерылганым юк, нәрсә укыганымны бер дәфтәргә теркәп тә барам. Студент елларыннан бирле килгән гадәт ул. Санаганым юк,...

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә Илдар Кыямов, «Манзара» тапшыруын алып баручы:
- Китап уку чире миндә хәреф таный башлагач ук барлыкка килде. Иң беренче укыган китабым «Татар халык әкиятләре» иде. Шуннан бирле китаптан аерылганым юк, нәрсә укыганымны бер дәфтәргә теркәп тә барам. Студент елларыннан бирле килгән гадәт ул. Санаганым юк, әмма ике меңнән артып киткәндер дип уйлыйм. Юлда йөргәндә үзем белән гел китап алам, әле менә яңарак кына Уфадан кайтып төштем. Юлда Николай Коклюгинның «Нижние Вязовые: история рабочего поселка» китабын укыдым. Һәвәскәр тарихчыларның төбәкне өйрәнеп язган китапларын укырга яратам мин, нинди чыганаклар кулланылды икән дип тә кызыксынам.
Соңгы көннәрдә Таҗетдин Ял­чыголның «Рисаләи Газизә» китабын укый башладым. Теле авыр, алынма сүзләр күп. Әмма ничек тә аңларга тырышам, чөнки эчтәлеге ошый, үзенә күрә бер дәгъват китабы итеп кабул итәм мин аны.
Яраткан авторларым дип Мөхәммәт Мәһдиевне, Әмирхан Еникине әйтә алам. Вахит Имамов иҗаты да ошый. Күптән түгел генә аның «Безнең төбәк тарихы» китабын укып чыктым.
Бер китапны укып бетермичә, икенчесенә тотына торган гадәтем бар. Әмма беркайчан да китапны укып бетермичә алып куйганым юк.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading