16+

«Җиле бик каты, авыл янып бетә дип курыктык...»

Актаныш районына кабаттан ялкын телләре каныкты. Бүген, ягъни 14 апрель көнне көндезге сәгать уникеләрдә Пучы авылында янгын чыгып, ике йорт нигезе кара көлгә әйләнде. Авыл башлыгы Нияз Нуретдинов әйтүенчә, йортларның берсе урыны буш булган, тузып, ишелү сәбәпле сүтелгән. Анысының сарайлары янган.й

«Җиле бик каты, авыл янып бетә дип курыктык...»

Актаныш районына кабаттан ялкын телләре каныкты. Бүген, ягъни 14 апрель көнне көндезге сәгать уникеләрдә Пучы авылында янгын чыгып, ике йорт нигезе кара көлгә әйләнде. Авыл башлыгы Нияз Нуретдинов әйтүенчә, йортларның берсе урыны буш булган, тузып, ишелү сәбәпле сүтелгән. Анысының сарайлары янган.й

— Икенче йортны риелторлар шәһәрдлә яшәүче яшь гаиләгә ана капиталына сатканнар иде. Хуҗаларының бүгенгәчә кайтып күренгәне дә булмады, инде ничек эзләп табасы? Урынын чистарттырырга кирәк бит. Төне буе техникалар сакта чыгачак. Янгын ни сәбәпле килеп чыккандыр, сәбәпләре билгеле түгел. Авылдашлар, кемдер чүп яккан дип сөйләшәләр... Җилле көннәрдә сак булсак иде, бер шырпы сызу җитә. Хәтта ике өйнең ялкыны зират ягына ук үрли башлаган иде, туктаттык, — ди Нияз Нуретдинов.  

Бер сәгать эчендә ике йорт дөрләп янып та беткән. Бәхетләренә авылда ике янгын сүндерү машинасы булып, тиз килеп җиткәннәр.   
Арча районының Ашытбаш авылында да янгын дигән хәбәрдән соң шул авылда яшәүче Рәис абый Шәкүровка шалтыраттык. Янгын кичә кичке сәгать тугызларда булган. 

– Ферма территориясендәге агач яру цехы янды. Ул эшләми иде, утын өзгән дә булганнар. Асылынып торган электр чыбыклары бер-берсенә тиеп, ут шуннан чыккан дип уйлыйбыз. Үләне дә коры, ут бик тиз тарала. Күршесендә генә ферма тора, анда йөз баш бозау бар диделәр. Аллаһның кодрәте белән ялкыны фермага күчмәде. Ул цех элеккеге яхшы материаллардан төзелгән булгангадыр инде, очкыны очмады. Ак чыршыдан булса, очкынланып, шартлап яна ул, белүемчә, ул юкә такталарыннан эшләнгән, шуның белән очкыны очмады дип уйлыйм. Очса, авылыбыз янып бетә иде, җиле бик каты иде бит. Бакчаларда тирес, салам бар, үлән коры. Тәмам котыбызны алды. Бүген дә җиле бик яман, ут-күздән Аллаһ сакласын, – дип сөйләде ул. 

Кичә Чистай районының Татар Янталы авылы зиратында да өмәдән соң янгын чыккан. Шөкер, тиз арада сүндерә алганнар. 

Дилбәр Гарифуллина
Гөлнур Шәрәфиева
Фото: видеодан скриншот

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading