16+

Җир астына акчаны “рәхмәт!” әйтеп күмәбез

Татарстанда коммуналь инфраструктураны төзекләндерү бара.

Җир астына акчаны “рәхмәт!” әйтеп күмәбез

Татарстанда коммуналь инфраструктураны төзекләндерү бара.

Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, өстәмә вазифа сыйфатында, Россия Федерациясе Дәүләт советының “Тормыш өчен инфраструктура” (“Инфраструктура для жизни”) комиссиясенең рәисе итеп сайланган. Рөстәм Миңнеханов 2020 елдан бирле Россия Федерациясенең Дәүләт советында “Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите” комиссиясен җитәкләгән иде.

Башланган эш...
– Инженерлык челтәрләренең хәле бөтен ил буенча кискен мәсьәлә. Узган ел Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә коммуналь инфраструктураны төзекләндерү буенча илкүләм программага старт бирелде. Бу шактый колачлы эшләр башкарырга мөмкинлек тудырды, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

Программа 2 елга исәпләнгән. Татарстанда шул вакыт аралыгында 4 миллиард 713 миллион сумга 67 эш планын гамәлгә ашыру ниятләнелә. Акчаларның 2,87 миллиард сумы – территорияләрне үстерү фондыннан, 667 миллион сумы – бюджеттан һәм 1,958 миллиард сумы бюджеттан тыш чыганаклар. 

Татарстанда быел 4 төбәк программасы кысаларында 101 участокта суүткәргечләрне яңарту, 40 котельныйны ремонтлау, 43 участокта газ җиһазларын төзекләндерү бара. “Иделне сәламәтләндерү” илкүләм программасы ярдәмендә Казанда чистарту корылмасын төзү эшләре быел тәмамланачак.

Черек торбалар
Министр Марат Айзатуллин сөйләгәнчә, узган ел республикада 1,9 миллиард сумга, гомум исәптә, 37 чакрым черегән торбалар яңага алмаштырылган. Быел 2,8 миллиард сумга 87,3 чакрым торба үткәргечләрне яңарту ниятләнелә. Коммуналь инфраструктураны төзекләндерү илкүләм программасында республиканың 10 муниципаль берәмлеге катнаша. Болар: Казан, Чаллы, Әгерҗе, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Сарман, Чистай.

Казанга 2,5 миллиард сум тәгаенләнгән, шәһәрнең су һәм канализация челтәрләре 70 процентка искергән. Узган ел башкалада суүткәргечләрдә – 1200, ә канализация челтәрендә 204 авария чыккан. Башкала мэры Илсур Метшин 2025 елны Казанда коммуналь инфраструктураны максатчан төзекләндерү елы рәвешендә үткәрергә өметләнә. 

Күмәк көч тау күчерә
Татарстанда коммуналь инфраструктураны төзекләндерү илкүләм программасын “Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсе”, “Татэнерго” белән “Казэнерго” акционерлык җәмгыятьләре һәм “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе гамәлгә ашыра.

“Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Рим Галиәхмәтов быел 12 участокта төзекләндерү эшләре алып баруларын әйтте. “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, әлеге җәмгыять эшчеләре 2 елда 400 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарырга исәпли. Казанның “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов:”БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында, Пушкин, Мәскәү, Островский, Назарбаев, Вишневский, Чистай урамнарында, гомум исәптә, 4 чакрым торба үткәргечләр яңага алмаштырылды”, – диде.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading