Татарстан шәһәрләрендә җылылык челтәрләренең 50 проценты искергән.
Соңгы арада Татарстан шәһәрләрендә коммуналь аварияләр ешайды.
Аларның сәбәбе – торбаларның искерүе. Проблеманы хәл итәргә уйлыйлармы соң?
Былтыр кышкы зәмһәрир суыкларда Азнакай шәһәрендә җылылык торбасы ярылып, бөтен халык салкында утырган иде. Әгерҗедә дә шундыйрак хәл кабатланды. Хәер, соңгысында проблеманы җәен хәл итүгә ныклап керештеләр, анда 60 процент инженер коммуникацияләрен яңарттылар. Быел республикабызның төньяк читендә булган әлеге шәһәрдә андый аварияләр күзәтелми. Шулай да, күптән түгел генә Чистай сусыз, аннары Лениногорск җылысыз утырды, Питрәчтә бөтенләй район хастаханәсе янында эш кайнады.
Авыруларны өйләренә кайтарырга, авыр хәлдәгеләрен Казанга җибәрергә туры килде. Чистай исә берничә көн сусыз утырды, бер җирен ясыйлар да, икенчесе урында торбасы тишелә һәм “ертыла” торды. Әлеге хәлгә, хәтта, республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз бәясен бирде. Ул халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итәргә әмер бирде, аннары коммуналь оешманы шәхси кулдан хөкүмәткә тапшырырга кирәклеген әйтте. Ә инде бу атнада дүшәмбе көнне Казанның Фатыйх Әмирхан урамында су фонтаны бәреп чыкты. Авария канализация торбасында булган. Нәтиҗәдә зур гына мәйданда “диңгез” җәелде, биш йорт сусыз калды.
Бигрәк еш һәм зәһәр аварияләр була дип санамыйсызмы? Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясендә “Татэнерго” җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Татарстан шәһәрләрендә җылылык челтәрләренең 50 проценты искергән дип белдерде. Түбән Камада исә бу күрсәткеч 71 процентны тәшкил итә икән. Аның фикеренчә, торбалар тиешле күләмдә алмаштырылмый, өлкәгә инвестицияләр җитми.
Әле өстәп тә куйды, янәсе, юлларны төзекләндерүгә киткән акчаларга карап, кызыгабыз. Шулай ук күпфатирлы йортларның капиталь ремонтын уйлап чыгарган мизгелләрне искә төшерде түрә. Рәүзил Хаҗиев шул типтарак инженер инфраструктураны яңартуны үз эченә алган өр-яңа программа эшләп чыгарырга чакырды.
Әллә аны ишетеп, әллә халыкның моң-зарын тыңлапмы, Россиядә 2025 елдан торак-коммуналь хуҗалыкны яңартуга ел саен 150 миллиард сум акча сарыф итәргә уйлаганнар. Бу хакта илебезнең төзелеш министры урынбасары Алексей Ересько әйткән. Аның белдерүенчә, бүген инженер челтәрләрнең 3 проценты искерә, ә 2 проценты яңартыла, әлеге күрсәткечне киресенчә итәргә кирәк. Баксаң, әлеге программада дәүләтнекен генә түгел, шәхси инвесторларның да акчасын кулланачаклар. Бер яктан караганда, шәп яңалык бу, чөнки торбаларның искерүен барыбыз да аңлый, күбесе 30-40 ел элек салынган килеш эшли бирә. Ничек аварияләр булмасын?
Шул ук вакытта әйтергә кирәк, Казанда су белән тәэмин итү системасының 70 проценты искергән, торбаларның яңартылуына һәм капиталь төзекләндерүенә беренчел вакытта гына да 10 миллиард сум акча кирәк. Ә хәзер федераль үзәк бирергә уйлаган 150 миллиардны 89 төбәккә бүлеп карыйк. 1,7 млрд сум килеп чыга. Торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту турында уйлаганда приоритет ясау авыр булачак. Казанның үзенә генә 10 миллиард кирәк, ә бит бездә проблема кичерүче Чистай, Питрәч, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр бар, боларга әле бистәләр һәм авылларны өстәргә була.
Һәр төбәккә ел саен 150не бирсәләр, ул очракта проблеманы хәл итәргә мөмкинлек ачыла. Ярар, 50 миллиард сум диик, аны 89 субъектка тапкырласак, 4,5 триллион килеп чыга, ә бу биш М12 трассасын төзүгә тиң. Шунысы да билгесез, ул торбаларны яңартканда искеләренә тоташтырачаклармы, әллә инде янында башка линия сузачаклармы? Ике очракта да тулысынча эшләп бетермичә, аварияләр булмас дигән гарантия юк.
Ни дисәк тә, бу зур суммалар, аны дөрес итеп куллану процессын ныклап карарга кирәк. Ә инде хөкүмәтнең проблеманы күрүе һәм аның белән шөгыльләнүе зур өметләр уята. Өлкәдә үзгәрешләр күрергә теләсәк, аның өчен махсус дәүләт программасы, яисә халык программасы эшләп чыгару зарур. Проблема зурдан купты, эшен дә зурдан кубып башкарасы бар, ә аның өчен күз алдына да китереп булмый торган акчалар кирәк.
Тиз арада республика хәбәрләре белән танышу өчен, республика яңалыкларын иң беренчеләрдән булып белү өчен сезнең барыгызны да “ШК”ның телеграмм каналында көтеп калабыз. Сылтама: https://t.me/shahrikazan
Комментарийлар