16+

Ишегалдында физкультура ясасаң, телефоныңа ток җыелыр

Казанда быел “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 454 йортның территориясе төзекләндерелә. Бу – 530 квадрат метр. Бүгенгә 104 йорт яны ремонтланган.

Ишегалдында физкультура ясасаң, телефоныңа ток җыелыр

Казанда быел “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 454 йортның территориясе төзекләндерелә. Бу – 530 квадрат метр. Бүгенгә 104 йорт яны ремонтланган.

Кеше сүзе – боерык

– “Безнең ишегалды” программасы буенча инде бишенче ел эшлибез. Ишегалларын яңарту мөмкинлеге тудырганы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Программаның колачы без чишә барган кискен мәсьәләнең никадәр зур булганлыгын күрсәтә. Кайбер ишегаллары совет заманнарыннан бирле төзекләндерелмәгән. Башкарылган эшләр казанлыларның күз алдында. Әгәр программа сезнең ишегалдына әле килеп җитмәгән икән, ул күршеләрегез яки туганнарыгыз яшәгән йорт ишегалдына килеп җиткән инде, – диде Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров мэриядә узган киңәшмәдә.

Ул өлкәннәргә һәм балаларга ял урыннары булдырылуын искәртте.

– Төзекләндерелгән ишегаллары яңартылган микрорайоннар һәм кварталлар белән ялгана бара. Без аны “шәһәр мохите”, дибез. Ышанам, бер вакыт барлык ишегаллары да бердәй төзекләндерелгән булыр. Шәһәр халкы, баштарак, проектны җәмәгать тикшерүенә куюларга ышанып та җитмәде. Бу казанлылар һәм шәһәр хакимияте өчен мөһим дәрес. Бер-беребезне ишетү, әңгәмә кору әһәмиятле. Казанлыларның фикер-тәкъдимнәрен кулланганлыктан, ишегаллары “игезәкләр” түгел, ә һәркайсы үзенчәлекле төсмер ала, – диде Рөстәм Гафаров.

Районнарның “социалистик” ярышы”

Казан районнары хакимиятләре җитәкчеләре ишегалларын төзекләндерү барышы белән таныштырды. Чыгышларда һәр районның үзләрендәге ишегалларын үзенчәлеклерәк итеп төзекләндерергә омтылышы, СССР чорындагы кебек “социалистик ярышы” сизелеп тора.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Ренат Шәмсетдинов сүзләренә караганда, биредә быел 50 ишегалды төзекләндерелә. Республика программасы ярдәмендә инде 167 ишегалдын яңартканнар.

– Халык соравы буенча ишегалларыннан 16 тимер гараж алынды. Рөхсәтсез оештырылган 2 автостоянка бетерелде. Машиналарсыз ишегаллары да барлыкка китерелә. Кадышево бистәсендә дә ишегаллары яңартыла, – диде Ренат Шәмсетдинов.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, монда быелгы планга 66 ишегалды алынган. 2025-2026 елларда тагын 111 ишегалдын яңартырга ниятлиләр.

– Йорт яннарына яңгыр суларын туплау өчен зур савытлар урнаштырыла, яңгыр суы яшеллеккә сиптереләчәк. Спорт мәйданчыкларында күнегүләр ясаганда тренажерлар кәрәзле телефонга ток җыйдыртачак. Фирганә урамындагы 18нче йорт ишегалды көнчыгыш стилендә төзекләндерелә, – диде Владимир Жаворонков.

Идел буе һәм Вахитов районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин быелгы планга кертелгән Ульянов-Ленин урамындагы 31нче йорт ишегалдын төзекләндергәндә тарихи төсмернең саклап калдырылачагын әйтте. Быел аларда 77 ишегалды төзекләндерелә.

– Спорт мәйданчыклары төзүгә игътибар бирелә. Йортлар диварларына рәсемнәр ясала, ишегалларында чәчәк түтәлләре булдырыла. Отары һәм Салмачы бистәләре дә читтә калдырылмый. Халык велопарковка җиһазлары ясау өчен пластик шешәләрне махсус җыя башлады, – диде Айрат Әхмәдуллин.

Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев әйткәнчә, биредә быел 61 ишегалды яңартыла.

– Дүрт елда 226 ишегалды ремонтланды. Төзекләндерелгән ишегаллары күршеләрне якынайта, кичләрен ишегалларында зур чәй табыннары да оештырыла, хәтта, – диде Андрей Яковлев.

Темага йомгак ясап, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров:”Төзекләндерелгән парклардагы кебек, төзекләндерелгән ишегаллары да тормышны җанландыра шул. Ишегалларын төзекләндергәндә кешеләрнең фикере исәпкә алынсын. Кешеләр үзләренең идеяләренең чынбарлыкка ашуын күрсен”, – диде. 

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading