16+

“Исән калу мөмкинлеге булмый”

Ашыгулар ялгышуга илтә диләрме, менә шул фактор, ул фаҗигале иртәдә хәлиткеч роль уйный.

“Исән калу мөмкинлеге булмый”

Ашыгулар ялгышуга илтә диләрме, менә шул фактор, ул фаҗигале иртәдә хәлиткеч роль уйный.

Скандинавия йөреше белән мавыккан 68 яшьлек пенсионер Рәшит Сабиров агымдагы елның 16 сентябрендә иртәнге алтыда Казанның Җиңү Проспекты паркына юл тота. Әмма онытылып китәме, яки машина булмас әле дип тәвәккәлләргә буламы, светофорның кызыл уты януга карамастан икенче якка чыгарга була. Ашыгулар ялгышуга илтә дилә... Сәгатенә 135 чакрым тизлектә килгән «Лада Приора» машинасы Сабировны бәрдереп китә. “Исән калу мөмкинлеге булмый”, ди ЮХИДИ инспекторлары. Машина килеп бәрелүдән җәяүленең аяклары өзелә, мәрхүмнең гәүдәсе берничә дистә метрга очып китә. Пенсионер ир табиблар килеп җиткәнче һәлак була.

Соңрак әлеге юл һәлакәте сәбәпчесе дә табыла. «Лада» машинасы йөртүчесе 22 яшьлек Сергей Шаровны юл-транспорт һәлакәтеннән соң ук тоткарлаганнар һәм кулга алганнар. Аңа Россия Җинаять кодексының «исерек хәлдә кылынган һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Гаепләнүченең сүзләренә караганда, 15 сентябрьдә аның улы туган, бәби тәпиен юу төне буе дәвам иткән. Ә иртән айнып та җитмәстән, руль артына утырган.

13 декабрьдә Совет районы судында әлеге җинаять эшен карау башланды. Судта гаепләнүче үзенең өйләнүен, кечкенә баласы булуын, шәхси төзелеш фирмасында монтажчы булып эшләвен хәбәр итте. Моңарчы ул ирегеннән мәхрүм ителгән булган. 2019 елда азат ителгән.
Дәүләт гаепләүчесе, Совет районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Равил Әбҗәлилов белдергәнчә, Сергей Шаров руль артына исерек килеш утырган, тизлек режимын арттырган. Әгәр мондый хәлиткеч адымнар булмаса, кеше гомере өзелмәгән булыр иде.

- Машина руле артына утыру белән, батыраеп китеп, юлдагы башкаларның гомерләрен куркыныч астына кую турында уйламыйбыз да шикелле. Ә бит юл кагыйдәләре барыбыз өчен дә уртак, - дип сүзен тәмамлады Әбҗәлилов. 
«Лада» бәрдергәннән соң, җәяүле алган җәрәхәтләрне санап чыгу гына да ярты сәгатькә якын вакытны алды. Судмедэкспертлар мәрхүм Сабировта күп төрле җәрәхәтләр булуына билгеләмә биргән. 
- Гаебемне таныйм, - дип белдерде Шаров гаепләү карары игълан ителгәч.

Аннары трибунага зыян күрүче – һәлак булучының 36 яшьлек кызы Гүзәл Сабирова күтәрелде, ул утырышка әнисе белән килгән иде. Хатын-кыз әтисенең, күптән пенсиягә чыкса да, Гражданнар оборонасы буенча белгеч булып эшләвен дәвам итүен һәм, гомумән, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруын сөйләде. Ә әлеге иртәдә, эшкә барыр алдыннан, ул скандинавия таякларын алган һәм якындагы паркка йөреп керергә киткән.

- Иртән тугызда әни шалтыратты, «әтиең үлде, аны бәрдергәннәр» дигән сүзләрен генә аңлый алдым, - дип искә төшерде Гүзәл Сабирова, күз яшьләрен көчкә тыеп. - Аның үлеме безнең өчен зур югалту булды.
Зыян күрүче хөкем ителүчегә 2 миллион сумлык дәгъва белдергән. Шаровның адвокаты Юлия Зарубина хәбәр иткәнчә, аның яклаучысы зыянны компенсацияләү сыйфатында хәзердән үк 200 мең сум түләргә әзер, Сабирова ризалык белән җавап биргән һәм суд аның дәгъвасын карагач, бу акча бирелгән суммадан алыначак.

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карау киләсе елның 2 февралендә дәвам итәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading