16+

«Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр»

Россиядә агымдагы елны Владимир Путин «Гаилә елы» дип игълан иткән иде.

«Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр»

Россиядә агымдагы елны Владимир Путин «Гаилә елы» дип игълан иткән иде.

Олы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз булган гаиләбезне, әти-әниебезне, әби-бабаларыбызны, гаиләбез традицияләрен сагынып искә алабыз. Туган телен, гореф-гадәтләребезне белгән, гаилә кыйммәтләрен саклап, туганнары белән җылы мөнәсәбәттә яшәгән кешеләр генә бу җиһанда иң бәхетле кешедер, мөгаен. 
Исегезгә төшерәбез, Россиядә агымдагы елны Владимир Путин үзенең указы белән «Гаилә елы» дип игълан итте. Бу ниндидер бәйрәм чарасы гына түгел, ә гаилә мәсьәләләренә җитди карау һәм бу өлкәдәге кискен проблемаларны хәл итү юлларын эзләү дә. Чөнки демография мәсьәләсе иң кискен торган проблема булып тора. Сәбәбе дә җитди, бигрәк тә яшьләр аерылышуга җиңел карый. «Ялгышканмын, холыклар туры килмәде», дип ЗАГСка юнәләләр. Калганнарында исә, боларга карап курку хисе барлыкка килә, янәсе, ә бәлкем, минем белән дә шундый хәл килеп туар, ничаклы чыгым түгеп туй үткәргәнче, ялгызак булуың мең яхшы дип буйдаклар армиясен тудыручылар да күпме. Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган «Татар гаиләсе» фондының башкарма директоры, табибә Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина да бу мәсьәләгә бик нык борчылуын белдерде. 

– Миләүшә Хафизовна, конгресс каршында «Татар гаиләсе» фонды татар гаиләсен саклап калу өчен ниләр эшли?
– «Татар гаиләсе» фонды тормышта да, шәхси гаиләләрендә дә үрнәк булып торган шәхесләр башлангычы белән төзелде, шуңа күрә төбәкләрдә дә дәррәү килеп эшли ул. Аның идея авторы – танылган драматургыбыз Туфан Миңнуллин. «Татар гаиләсе» фондын төзүнең максаты – милләтне саклап калу, яшьләрне халкыбызның матур традицияләре үрнәгендә тәрбияләү, элек-электән килгән гореф-гадәтләрне кабат кулланылышка кертү иде. Фонд милли мәгариф системасы, дәүләт структуралары, татар милли оешмалары, дини берлекләр бик актив эшли. Бар нәрсә дә гаиләдән башлана бит. Юкка гына безнең халык «оясында ни күрсә, очканда шул булыр» дип әйтмәгән. Бөтендөнья татар конгрессы республикада гына түгел, аннан читтә яшәүче татар гаиләләренең иң матур үрнәкләрен халыкка таныта. Алар хакында, алар биргән тәрбия, озак еллар дәвамында тату гаилә серләре турында массакүләм мәгьлүмат чараларында даими рәвештә яктыртылып килә. Чөнки яшь буын да нәкъ менә алардан үрнәк алып үсә бит. Менә шундый киңкырлы, бик күп көч таләп итә һәм бөтен татар халкы катнашында гына ниндидер уңышларга ирешеп була торган фонд ул. 

– Бүгенге татар гаиләсенә нинди сыйфатлар хас, заман белән бергә алар да үзгәрә бит.
– Татар гаиләләрендә милли үзаң җитешми һәм кайберләрендә ул бөтенләй юк та. Шуннан соң бала кемгә карап, кемнән үрнәк алып үсәргә тиеш соң? Гаиләне, милләтне тел һәм дин генә саклап кала ала. Ә телне өйрәтү, саклап калу өчен әти-әнинең бу мәсьәләдә аңлы булуы кирәк. Үзе дә телне, гореф-гадәтләрне белмәгән әти-әни баласына аларны төшендерә алмаячак. 
Шулай ук авылларны да саклап калу зарур. Чөнки элек-электән тәрбиянең чишмә башы – авыллардан булган. Хезмәттә чыныгып үскәннәр дуслык-татулык, бергәләп яшәүнең кадерен дә күбрәк беләләр. Мин үзем Чистай районыннан, балаларым белән чип-чиста татар теледә сөйләшәм. Оныкларыма татар телендәге шигырьләрне сөйли башласам, таң калып тыңлап торалар. Нинди сихри көчкә ия бит алар. Без бердәм булсак, телебез дә, гаиләбез дә, дәүләтебез дә көчле булыр. Шул хакта онытмасак иде.
Шөкер, төрле төбәк, районнарда эчтәлекле чаралар үткәреп киләбез. Мәсәлән, Ульяновск төбәк бүлекчәсе Бөтендөнья татар конгрессы, “Татар гаиләсе” фонды тарафыннан оештырылган барлык проектларда да актив катнашып, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләп, башка төбәкләргә үрнәк булып тора. Чынлап та, башкарган эшләребез бик күп, шуларның аеруча нәтиҗәлеләрен атап узам. Оешмабыз үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Традиция буенча ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп, бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә тугрылыклы ул-кызлар тәрбияләп үстерүче абруйлы парларны хөрмәтлибез, аларның исемнәрен «Алтын китап»ка теркәп барабыз. Гаиләләр үзләренең күргәзмәләре, гаилә ядкарьләре, шәхси фотоальбомнары белән таныштырып, иҗади осталыкларын күрсәтә. Бу бәйгеләр рухи-әхлакый тәрбия бирү, үрнәк татар гаиләләрен пропагандалау, гаиләнең үзкыйммәтен күтәрү чарасы буларак үткәрелде. 
Республикабызда үрнәк тату гаиләләр бик күп. Районнарга чыгып та шушы җирлектә яшәүче үрнәк гаиләләр катнашында бәйрәмнәр уздыру, аларны таныту, яшьләребезгә җиткерү, милли традицияләргә карата хөрмәт тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләрендә булган әхлак кагыйдәләрен ныгыту безнең максатыбыз. Гаиләләр нык булганда милләтебез дә, җәмгыятебез дә нык булыр.
Әлбәттә инде, башкарасы эшләр, хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Алдагы көннәрдә яшьләр арасында гаилә кыйммәтләре турында аңлату эшләрен киңрәк җәелдерергә ниятлибез. Белгәнегезчә, кайбер яшьләребез «гражданский брак»ка өстенлек бирәләр. Әлеге күренеш хатын-кызларның хокукларын бозуга китерә. Бу гади генә сорау түгел, билгеле, илкүләм күренеш, ләкин бергәләп алынсак, борынгыдан килгән татар гаиләсенең үзкыйммәтен саклауга үз өлешебезне кертербез.

***
Түбән Камада яшәүче Нурзия һәм Газизҗан Мирзаховлар гаиләсе гомерләрен шушы туган җирдә яшәп, шушы җирдә тир түгеп эшләп, аны сөеп көн күрүче гаилә.  

 Нурзия Рәшит кызы Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан Бөтенроссия "Татар гаиләсе" фондыныңТүбән Кама муниципаль районы бүлеге җитәкчесе, 64 нче санлы “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире.
–  Ирем белән гомер иткәнебезгә 37 ел. 2 кыз бала тәрбияләп үстердек, – дип үз тарихы белән уртаклашты Нурзия ханым. – Эльвира һәм Венера икесе дә югары белемле. Бүгенге көндә икесе дә тормышта. Аллаһка шөкер, оныклар сөябез. кияүләребез Илдар белән Ирек үз улларыбыз кебек якын, оныкларыбыз балдай татлы. Икебез дә ишле гаиләдә, кечкенәдән үк әдәп-әхлак тәрбиясенең асылын аңлап, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә үзебез үрнәк булырга өйрәнеп үстек. Икебез дә ишле гаиләдә туып үскәнгәдер, кечкенәдән үк әдәп-әхлак тәрбиясенең асылын аңлап, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә үзебез үрнәк булырга өйрәнеп үстек. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, аеруча гаилә-көнкүреш йолаларын күреп үскәч, бүгенгедәй күз алдында, күңелебез түрендә. Шуңа да максатыбыз уртак: халкыбызның бай мирасын яшь буынга тапшыру. Үз балаларыбызга, 4 оныгыбызга, үзем эшли торган “Сөембикә” балалар бакчасына йөрүче сабыйларыбызны да (ике йөз нарасый!!!) шул рухта тәрбиялибез. Балалар бакчаларыннан башланган изге гамәлебез, мәктәпләрдә, югары уку йортларында дәвам итә.
...Әби-бабаларыбызның өмә җыеп нигез салулары, йорт күтәрүләре, яңа туган бәбигә исем кушу, коендыру, бәби ашы китерү һ.б. - болар үзләре үк тәрбияви әһәмияткә ия дәресне хәтерләтә...
Күрше-күлән, туганнар белән җыйнау “Каз өмә”се уздыру дисеңме, берсе дә эзсез калмады. ...Без дә кызлар белән каз каурые йолкышып, апаларга ияреп чишмәгә төшә идек, алар казларны чайкаган арада, киләсе елга бәбкәләр тагы да күбрәк булсын дип, инеш буйлап мамык очырдык, сукмакларга чәчтек. Әби пешергән мич коймагын каз маена манып ашаулары ни тора, ә кичен кунакларны итле бәлеш көтте. Хезмәте кергән барлык апалар да килде каз бәлешенә. Кияүдәгеләре ирләрен ияртеп, ялгызлары матур итеп киенеп килгәннәре хәтеремдә. Төрле кызыклы уеннар оештырдылар, такмак әйтештеләр, биеделәр, кул эше дә тоттылар. Без дә калышмадык, асыл җепләр белән кулъяулык чиктек. Армиягә китүче һәрбер егеткә кулъяулык бүләк итә идек. Егетләр Армиягә киткәндә шул кулъяулыкларны почмакларыннан бер-берсенә бәйләп җилкәләренә салалар иде (эх матур иде ул күренеш, саубуллашып карап кала идек). Ә сөйгән кызының кулъяулыгы башкаларныкыннан аерылып тора иде (ике ягын тутырып чигә, яисә бизәк астына берәр сүз чигеп яза...).  
Сабан туена бүләккә кызлар кулъяулык, яшь киленнәр сөлге чигә иде безнең авылда.
Бирнәгә дип әзерләгән сандыгымда: тәрәзә өлгеләре, мендәр тышлары, сөлге-тастымалларым да чигүле иде минем... Бүгенгедәй күз алдымда килен булып төшкән йортның капка баганасындагы элмә тактасы. «Бу йортта Атказанган терлекче яши» дип язылган иде анда. Килен кайнанага ошап килә дип, юкка әйтмәгән бит ата-бабаларыбыз. Мин дә каенанам дәрәҗәсенә күтәрелдем. 
 Күп санлы премия, бүләкләргә ирешүемә, мин әлбәттә, иң элек ирем – Газизҗанга рәхмәтлемен. Аның өлеше гаять зур! Әгәр ул миңа үз вакытында мөмкинлек һәм шарт тудырмаса, китапларым да, матур исемнәрем дә булмас иде. Бүгенге көндә дә зур терәгем!

***

Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск региональ бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова өлкәнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә тугрылыклы ул-кызлар тәрбияләп үстерүче абруйлы парларны хөрмәтлиләр, аларның исемнәрен „Алтын китап“ка теркәп баралар. Ә бүген сүзебез аның үзе, гаиләсе турында. 
– Ирем белән танышу тарихы романтик рухта булды, – дип сөйләп китте Гөлфирә ханым. – Кызыл дипломлы белгеч буларак, мине Чүпрәле районы Каракитә авылына эшкә юлладылар. Биредә аптека ачтым, комсомол сәркатибе идем. Бөтен чараларда катнашып, концертлар куеп, авылларда үтүче туйларда шаһит буларак да йөрдек. 18 туйда алып баручы булганмын икән. Хәтта болар белән бәйле истәлекләр блокнотта саклана, менә шуларда 19нчы туй үзебезнеке дип язып куелган. Ә ирем белән танышу болайрак булды. Бер көтү егет, кызлар Ульяннан Каракитә дигән авылга кыз алырга кайткан иделәр. Булачак ирем егет ягыннан, мин кыз ягыннан туй алып бардык. Үзенең җор теллелеге, тапкырлыгы белән үзенә каратты күрәсең. Язмыштыр инде. Ике сәгатьлек юлны бар дип белми, көн дә минем яныма Ульяннан Каракитә авылына килеп йөри. Бер әбидә фатирда яши идем. Бер көнне ул күз ачкысыз буранда минем белән күрешер өчен килгән. Машинасы кардан чыга алмыйча, батып калган, аны калдырып киткән, ә үзе туганнарында төн чыккан. Аның белән күрештек, ә икенче көнне машинасын кардан казып алган. Менә шулай кар, буран да, яңгыр да куркытмый иде аны. Үзем тумышым белән Теләче районы Олы Нырсы авылыннан мин. Ульянга 4 буынлы гаиләгә килен булып төштем. Өч улыбыз да әби-бабай, карт әбиләре тәрбиясендә үсте. Шуңа күрә алар телне дә беләләр, динебезне, йолаларыбызны да хөрмәт итәләр. Туй көненнән үк башланган гаилә альбомыбыз бар безнең, утыз ел эчендә ел саен туй көнендә язмалар җыелган. Биредә төрле тупланмалар, балаларыбызның язмалары, төрле кул эшләре саклана. 2007 елдан бирле төрле гаилә ярышларда катнаштык. Хәтта Мәскәүгә хәтле барып җиттек. Шөкер, өч улыбыз да үз юлын табып, безне куандырып яшиләр. 

***

Һәркем өчен гаилә җылытып, көч биреп торучы учак. Аны хатын-кыз саклый, киләсе буыннарга да шул туганлык җепләрен тапшыра. Моннан тыш, халкыбызга хезмәт итеп, иҗтимагый тормыш эчендә кайный. Әлеге юллар Чистай шәһәрендә яшәүче Наилә Вахит кызы Ислямова турында. 
Сүзне үзенә бирик. 
– Тумышым белән Чистай районы Татар Янталы авылыннан, – ди Наилә ханым. – 1958 елда дөньяга килгәнмен. Инде менә ирем Рәмис Сәгыйдулла улы белән тормыш итүебезгә дә 46 ел була. 1978 елның чатнама суык 9 декабрь көнне, 54 градус салкында язылыштык без аның белән. Мәхәббәтебез шундый суыкка, салкынга да бирешмәде. Еллар дәвамында сыналып, әмма бер-беребезгә терәк-таяныч булып яшәдек. Ә танышу тарихын әле дә җылы итеп искә алабыз. Рәмис безнең совхозга баш хисапчы итеп билгеләнгән иде, аннан соң аны партком сәркатибе, совхоз директоры итеп куйдылар. Үзенең гадилеге, сүзендә торучанлыгы, намуслылыгы белән җәлеп итте ул мине. Ул Чистай районы Иске Роман авылыннан. Армиядән соң юллама буенча безнең авылга, совхозга юллаганнар, мин ул вакытта Педагогика институтының соңгы курсында белем ала идем. Җәйге иң эссе көннәрнең берсе, кызлар белән су коенырга барган идек, арып кайттым. Әни: "Кызым, шикәр беткән, кибеткә барып кайт әле", ди. Өйдән шул чаклы чыгасым килми, әмма чыгып киттем. Кибеткә кереп шикәр алдым да, кайтырга чыктым. Иптәш кызым совхозда сәркатип булып эшли иде. Аның янына кереп бераз хәл алырга булдым, шулай сөйләшеп торабыз, эш бүлмәсенә бер чибәр генә егет килеп керде. Бик җитди кыяфәттән, телефоннан сөйләште дә чыгып китте, әле тагын берничә тапкыр төрле сәбәп белән керде ул дус кызымның эш бүлмәсенә. Соңгысында чәйнек күтәреп кергән бу. "Кызлар, әллә чәй куыйммы сезгә?", дип эндәште. Чәйнек куйды, икебезгә кәнфит бирде. Икенче көнне әниләргә телефонга шалтыратты. Рәмис иде ул, кинога чакырды. Кич кайтабыз, караңгы, мин сеңлем белән, арттан кемдер "Наилә" дип кычкырды, Рәмис мине сеңлем белән бутаган, кайсысы кала, шул язмышы буласы булган. Әле дә шуннан көлеп йөрибез. Шуннан бирле 46 ел бергә инде без. Озак еллар мәктәптә эшләдем. Инде менә 33 ел Чистай шәһәрендә яшибез. Иремне башка эшкә чакырдылар да, авылдан китәргә туры килде. Әмма авыл белән элемтәбез нык. Биредә ирем Рәмисне әле дә җылы итеп искә алалар. Шундый күркәм эшләр калдырды. Үзем хәзер дин юлында, 
11 ел мәчеттә укыдым. Шөкер, өч балабыз да гаиләле. Сигез оныгыбыз бар. Олыбыз Радик Балык бистәсе район башлыгы, уртанчыбыз Маратның да үз эше, кызыбыз Диләрә Казанда яши, ире белән ике кыз, бер малай үстерә. Балаларыбызның тормышлары да, оныкларының яшәеш-көнкүрешләре дә матур булсын, рәхәтләнеп яшәргә язсын.

 “Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә... яшь вакытлардан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата вә ана өстендә иң олуг бурыч”
 Р.Фәхретдинов.

Гаилә – гомер чишмәсе.
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач.
Аю да баласын "йомшагым" ди.
Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Габдулла Тукай

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading