16+

Качып котыла алмыйлар

5 октябрьдә Россия эчке эшләр органнарында оператив эзләү идарәсе оешканга 94 ел тулды. Бу бүлектә эшләүчеләр инде күп еллар җинаятьчелеккә каршы көрәштә алгы сафта баралар. Җинаятьчеләрне эзләүдә һәм аларны кулга алуда турыдан-туры эш итәләр.

Качып котыла алмыйлар

5 октябрьдә Россия эчке эшләр органнарында оператив эзләү идарәсе оешканга 94 ел тулды. Бу бүлектә эшләүчеләр инде күп еллар җинаятьчелеккә каршы көрәштә алгы сафта баралар. Җинаятьчеләрне эзләүдә һәм аларны кулга алуда турыдан-туры эш итәләр.

Бүгенге көндә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив эзләү идарәсе урлау-талау, законсыз рәвештә корал һәм наркотик матдәләр әйләнешен тикшерү, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бару белән шөгыльләнә.
Быелның соңгы тугыз аенда гына да, ягъни ел башыннан алып сентябрь азагына кадәр, республикабызда 39314 җинаять эше теркәлгән. Шуларның 7737се авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә керә. Шул ук вакытта, аларның 219ы - үтерү очрагы. Статистикага күз салсак, авыр җинаятьләрне кылу очраклары әлегә узган елгы белән чагыштырганда 4,5 процентка азрак.
Соңгы арада республикабызда автомобильләрне урлау очраклары кискен арткан. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында булып үткән матбугат конференциясендә ТР Эчке Эшләр министрлыгының оператив эзләү идарәсе башлыгы Павел Серов белдергәнчә: «Хәзер караклар яңа яки кыйммәтле машиналарга кызыкмыйлар. Сәбәбе - җиңел генә ачып кереп булмый. Урланган машиналарның күбесе иске, сигнализацияләре дә юк. Еш кына аларны хуҗасы яши торган ишегалдыннан ук кабызып алып чыгып китәләр», - дип белдерде.
Соңгы елларда яңа төр җинаять - телефон ярдәмендә халыкны төп башына утырту очраклары артуга таба бара икән. Мондый кармакка бигрәк тә пенсия яшендәгеләр тиз каба.
2012 елда Татарстанда 110 берәмлек утлы корал әйләнештән алынган. Алар арасында ике автомат, унбер пистолет, дүрт винтовка, егерме өч ау мылтыгы, утыз дүрт кулдан эшләнгән утлы корал, унҗиде граната, өч меңнән артык патрон булуы гына да ничаклы җинаятьнең булдырылмый калуын искәртә.
Оператив эзләү идарәсендә иң мөһим тармакларның берсе - җинаятьчеләрне, хәбәрсез югалганнарны эзләү. «Бу юлда да зур масштаблы эшләр башкарыла. Кайчакта егерме ел буе качып йөргән җинаятьчеләрнең дә эзләренә басабыз», - дип белдерде алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading