16+

«Кайчагында бакчада көрәк төрткән саен акча чыга»

Татарстанда 1 центнер тәңкәле акчалары булган урманчы яши дисәк, ышанырсызмы?

«Кайчагында бакчада көрәк төрткән саен акча чыга»

Татарстанда 1 центнер тәңкәле акчалары булган урманчы яши дисәк, ышанырсызмы?

Юк, билгеле. Үзебез дә гаҗәпкә калдык. Мәгәр дөрес хәл! Чүпрәле райоының Кече Акса авылында иң бай урманчы көн күрә – Анатолий Иванов. 
Тик акчалары бүгенге түгел, борынгы. Арада көмешләре дә бар. Әгәр дә җыеп капчыкка тутырсаң – тум-тулы өч капчык! Казна баскан, диярсең. Юк, Анатолий гаҗәп дәрәҗәдә гадел һәм бик тәртипле кеше. Ул аларны тарих тузаныннан берәмтекләп җыйган.

–     Туган авылым бик борынгы. Нәселемдә ике яклап та бабайларым тегермән тоткан. Берсе су тегермәне белән эш иткән. Икенчесе җил тегермәнен эшкә җиккән. Элек тегермәнле кеше бай саналган бит инде, терлекләрне дә ишле асраганнар. Алпавыт ук булмасалар да, хәлле яшәгәннәр. Тарихта да күп язылган, заманында андыйларны кыерсытканнар. Әнә шул давыллы елларда акчаларын җиргә күммәделәрме икән, дим. Кайчагында бакчада көрәк төрткән саен акча чыга. Авылдан ерак түгел үзәнлекләргә дә яшергәннәр. Төрле җирдән таптым. Кайчагында ишегалдында эт чокыр казый. Ә ул казый башласамы?! Ике якка туфрак очып кына тора. Ышанасызмы, шуннан акча килеп чыга! Исең китмәле хәл. Бик бәрәкәтле нигезгә төпләнгәнбез без, – дип елмая Анатолий. 

Акчаларны яшереп тотмый, әлбәттә, төрле күргәзмәләргә алып бара. Күрсәтә, табылу тарихын сөйли. Кайберләрен саклар өчен, кесәчекләр ясалган махсус альбомнарга тезгән. Анатолий үз ихатасында шәхси музеен да булдырган. 

–     Авыл җирендә яхшырак яшисе килеп, иске әйберләрне күптән чүплеккә ташлап бетерделәр. Эскпонатлар җыйганда, мин шул чүплекләрдән кайтып та кермәдем. Юк юк та, әле дә сугылам. Алып кайткач, әйбәтләп юам, сөртәм, ватылган, сынган, кителгән булса, ябыштырып куям. Безнең балалар, оныклар борынгы әби-бабайларының ничек яшәгәнен белсеннәр, алар кулланган әйберләрне үз күзләре белән күрсеннәр. Бәлки, бүгенге рәхәт тормышның кадерен дә аңларга өйрәнерләр. Кайчагында бер дигән уенчыклары кирәксезгә әйләнә, – ди әңгәмәдәшем.

Анатолий талдан бик матур савытлар үрә. Бишенче сыйныфта укыганда өйрәндем, ди. Дөрес, ул чакны бүгенгедәй оста эшләмәгән әле.

–     Бакча башында таллар үсә иде. Каян башка килгәндер. Ул елларны талдан үрүче дә юк авылда. Җиргә берничә тал кадап куйдым да, чыбыкларны араларыннан йөртеп, үрергә керештем. Әни карап торды да көлде. Кайдан ничек башлыйсын ул күрсәтте. Кайсын төбеннән, ә кайбер савытларны киресенчә тоткасыннан башлыйсы. Әни дә бик булдыклы кеше, ирләр эше дип тормады, балта тотса, ут уйната иде. Әтием сугыш кичкән, исән булса, аңа 100 тулыр иде дә. Без аның икенче гаиләсе, беренче хатыны үлгәч, әнигә өйләнгән, – ди ул. 

Талдан агач эшләнмәләре ясау җиңел түгел. Белеп эш итәргә кирәк. Кайсының терәк баганалары – так, кайсыларыныкы җөп санда булырга тиеш. Ә теге чакны ул әнисеннән кәрҗин үрергә өйрәнә. Берне үрә, икене, өчне, дигәндәй. Балалыгы чыгып җитмәгәнгәме, шөгыленнән тиз туя. 

–     Озак кулга алмадым. Мәктәптә завхоз булып эшләгәнгә, белгәнемне балаларга да өйрәтәсем килгән иде дә... Кыюлыгым җитмәде. Хатыным Валентина – башлангыч сыйныф укытучысы, мин урманчылыкка күчкәч, кабат дәртләндереп җибәрде. “Белгәнне эшләргә, ә эшли белгәнне башкаларга да күрсәтергә кирәк”, – ди ул. Яратып әйтә торган сүзе! Менә шуннан китте инде, көнгә нинди дә булса савыт үреп куймасам, бер эшем эшләнмичә калган кебек. Әле умарталарым да бар. Алар янында да кайнашырга кирәк. Бал аерткач, яшермим, әче бал да ясыйм. Шифа өчен генә тотам. Бу дөньяның һәр ләззәтен татып, тыйнак яшәргә кирәк, – ди ул.

Останың туган җирендә борынгыдан килгән шөгыльләрне яңартып яшәве куандыра. Бәрәкәтле гомер еллары аңа!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Собханалла машалла.

    Мөһим

    loading