Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән интервьюдан:

– Кайнанам миңа икенче әни кебек, мин аны шулай дип йөртәм дә. Римма Ибраһимова - җырчы, Татарстанның атказанган артисты, бик акыллы, түземле, юмарт ханым. Миңа калса, хатын-кыз үзенең ирен ярата һәм хөрмәт итә икән, әнисенә карата да шундый ук мөнәсәбәттә булырга тиеш. Ул мине ачуланганын, миңа карата ризасызлык белдергәнен бөтенләй хәтерләмим. Яңа җыр яздырам икән, иң башта аңа тыңлатам, эстрадада тәҗрибәле кеше буларак, аннан киңәшләрен сорыйм. Серләремне дә аның белән бүлешәм. Күп очракта үз әнием белмәгән нечкәлекләрне дә аңа сөйләп барам. Безнең дустанә мөнәсәбәтләр турында мин горурланып сөйли алам. Лаеклы ялга чыккан кешенең буш вакыты күбәеп, кирәк түгел нәрсәләр белән кызыксына башлавы белән бәйле, дип саный кайнанам. Янәсе, барлык бәхәсләр дә эш юклыктан интеккәннән туа, ди ул. Килешәм. Кайнанам әле дә булса "җимерттереп" эшли, ә әзрәк буш вакыты булса, оныклары янына кунакка килә. Ә аннары, киленнәрнең дә төрлесе була. Түзем булырга, бер-береңне ишетергә һәм тыңлый белергә генә кирәк.
Кукмара районы Вахит авылында яшәүче Ләбибә апа Нигъмәтуллина:

– Кырык елга якын кайнанам, иремнең апасы белән бергә бер нигездә яшәдек, урамга тавыш-тыныбыз чыкмады. Ирем Рәкыйп белән төп нигездә төпчек улым Фәнис гаиләсе белән яшим. Киленем Раилә, минем кебек үк, башлангыч сыйныф укытучысы. Оныклар белән мәш киләбез. Яныбыздагы ике оныгым – кызлар. Кайчак шулай әниләре күрмәгәндә өй эшләре эшләргә булышам, бергәләшеп иншалар язабыз. Кечкенәсе шаккатып: “Үзең – дәү әни, ә үзең бөтен нәрсәне беләсең”, ди. Киленем Раилә дә киңәшләшә минем белән. Аның белән бик тату яшибез. Хәзер менә балалар тыныч, тату яшәсә, минем өчен шул җитә, аларның бәхетле яшәүләре минем өчен бәхет. Кайнана да, килен дә гаиләдә сабыр булсыннар, бер-берсенә юл куя белсеннәр.
Тукай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина:

– Никахлашу - кеше тормышындагы иң бәхетле вакыйгаларның берсе. Яшьләр бик иртә никахлашырга ашыкмыйлар, күбесе гаилә корганчы төпле белем һәм һөнәр алырга, эшкә урнашырга, үз куышын булдырырга омтыла бугай. Ә менә аерылышуларның күпчелеге 25-39 яшьләргә туры килә. Никахлашуның беренче ун елында аерылышулар аеруча күп. Иң кыска никах берничә айга гына сузылган. Кайбер парлар уртак теләкләре белән ЗАГС бүлегендә ук аерылыша. Балигъ булмаган балалары, мал-мөлкәтне бүлү буенча дәгъвалары булмаган гаиләләр араларын судсыз да өзә ала. Аерылышуларның төп сәбәпләре төрле, гаиләдә низаг, аңлашу җитмәү, ир-атның эшләмәве, гаиләсен матди яктан тәэмин итмәве, хыянәт. Махсус статистика да алып барганым бар. Яңа гына өйләнешүчеләрнең аерылышуга барып җитүенә туганнары гаепле булып чыга. Ике якның да тыкшынуы яшь гаиләнең таркалуына китереп җиткерә. Тормыш иптәшеңнең туган йортына аяк атлап кергәнсең икән, андагы кагыйдәләрне кабул итәргә, үтәргә тырышырга кирәк. Чөнки чит йортка үз уставың белән кереп булмый. Аның кануннарына буйсыну, кабул итү таләп ителә. Сабырлык, түземлелек кебек сыйфатларны эшкә җигәргә кирәк яшьләргә. Мондый очракларда горурлыкны артка калдырып, хәйләләп алсаң да була. Кайнанаң нинди тәм-том ярата, шуны алып кайт та сыйла. Матур сүзләреңне кызганма.
Әйтик, үземнең мисалны китерә алам. Ирем – гаиләсендә өченче, төпчек бала. Килендәшләр, гомумән, өч туган ир-егет арасында да шулчаклы дустанә, җылы мөнәсәбәт. Һәм моңарда беренче чиратта әти-әниебезнең роле зур. Әти белән әни бергә 60 ел яшәгән, икесе дә укытучылар. Алар безнең өчен өлге булып тора. Әлбәттә, яши генә башлаган вакытта, күп аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Бу уңайдан. бер-береңне үпкәләп яшәмәстән, тормыш иптәшем белән бер гаилә кагыйдәсе булдырдык: ул минем якыннарым турында начар сүз әйтми, ә мин аныкылар турында.
Психолог Вәсилә Шәмсевәлиева:
– Килен яңа гаиләгә килеп керә икән, бу гаилә иерархиясендә психология күзлегеннән караганда, иң астагы урынны били. Ул урынны берничек тә алга күчереп булмый. Гаилә психологиясе тарафыннан шулай карала. Яңа кеше яңа гаиләдә иң астагы урынны били. Бу бер дә кимсетеп карау дигәнне аңлатмый. Килен кеше гаилә әгьзаларына яраклашып, шул ук вакытта үзенең шәхси чикләрен билгеләп, җайлашып яши башлый. Әлбәттә, бу бер көнлек процесс түгел. Көн саен җайлап кына килен кеше шушы гаилә системасында үз урынын билгели башлый. Иң мөһиме, килен кеше башка яңа туганнары белән мөнәсәбәтләр кора. Кайчак бездә ир һәм хатын үзара мөнәсәбәт кормыйча, алар арасына кайнана, кайната, башка туганнар килеп катнашырга мөмкин. Ләкин җитлеккән кеше беркайчан да үз гаиләсенә башкаларны китереп кыстырмый. Ир-егет әнисе белән аерым мөнәсәбәтләр кора. Егетнең әнисе үзенең килене белән аерым мөнәсәбәт кора. Ирнең кайнана белән килен мөнәсәбәтенә килеп тыкшынуы мөмин түгел. Биредә психологик чикләр проблемасы килеп туа. Җитлеккән, максатчан, үзенең шәхси үсеше өстендә эшләгән кеше “минем белән болай эшләргә кирәкми” дигән кагыйдә урнаштырырга тиеш. Бу эчке тоемлау башкаларны шәхси чиккә кертә алмый.
Килен һәм кайнана турында мәкальләр:
Көзге катык,көмеш кашык киявем белән кызыма...
Язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма.
***
Кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел.
***
Кайнананың яхшысы- тәмугның яртысы.
***
Кайнананың иң яхшысыннан да козгын тавышы чыгар.
***
Киленнэр эштән кайта Берлинны алган кебек,
Кайнаналар карап тора пленга төшкән кебек.
***
Кызымның кайнанасы начар, үземнең киленем начар.
***
Монысы балам баласы- балдан татлы анасы; бу да балам баласы- кара елан анасы.
***
Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла.
***
Көзге көн - кияү акылы.
Социаль челтәрдәге “Татар ядкарьләре” төркемендә язылганча, күп төбәкләрдә 'кайната' атамасы хатын өчен "иренең әтисен", 'кайнана' - "иренең әнисен" белдерүче атама. Ләкин кайбер сөйләшләрдә ир кеше дә үзенең хатынының әти-әнисен шулай атап йөртә. Мәсәлән, бу күренеш Дөбьяз, Тархан, Пермь, Нократ, Красноуфим сөйләшләрендә күзәтелә. Әмма бу атамалар бер очракта да эндәшү формасы булып тормыйлар, килен кеше кайнанасына - әни/әнкәй, кайнатасына - әти/әткәй диеп эндәшә.
Ә инде күп җирлекләрдә кияү кеше хатынының әти-әнисенә 'әби', 'бабай' дип эндәшә.
Белгечләр әйтүе буенча 'кайната', 'кайнана' атамаларының беренче өлешен тәшкил иткән 'каен' сүзе борынгы 'хатын'/'катын'/'хазын' сүзенең үзгәргән варианты булырга мөмкин. Бу уңайдан төркемгә язылучылар үз җирлекләренә генә хас атамаларны мисал итеп китергәннәр.
- Чыннан да, минем бер абыйның үзенең хатынының әти-әнисен кайнана, кайната дип әйткәнен ишеткәнем бар иде. Дөбьязда яшиләр дигән иде. Шул вакытта бик аптыраган идем, дөрес сөйләшмиләр болар дип уйлаганым да хәтердә. Халыкныкы беркайчан да хаталы була алмый икән, моны тора-тора күбрәк аңлыйм.
- Минем бабай бик җор телле иде. "кайната кайнатмыыыый, кайнана кайнатааа" - дия торган булган.
- Шулай матурлап киенеп йорерлар иде кайнаналар, картинәйләр. Ап – ак оекбаш. Аякларында ялтырап торган калуш. Нечкә билләренә матур төсле – төсле альяпкыч. Кулларында дисбе булыр иде. Рухлары шат булсын. Хәзер кара төсле күлмәкләр, баш киемнәре юк инде. Бигрәк изге, бигрәк чиста иманлы булган үзебезнең картинәйләр.
- Бездә бием / биатай дигән атамалар да бар иде. Хәзер кайнана/ кайната да төшеп калып бара. Әни/әнкәйләр дип аралашулар дәвам итә. Анысы да күңелгә рәхәт.
Төп фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина

Комментарийлар
2
0
Бүләк биргәнне яратсалар бик хуп ла. Каенанама туган көне белән котлап алкалар алдым. "Урлап акча җыйдыңмыни?",-диде. Рәхмәт әйтмәде. Күлмәк алдым, киеп тә карамады. Шуннан сон, мин дә төчеләнмәдем. Ишеткән яңалык-фәләнне кайтып әйтмәдем, үз сүземне кыстырмадым
0
0
4
1
Бөтен кайнаналарда акыллы фикер йортучэн тугел шул. Килен бн малае начар торгада гына килен яклы булып кыланалар да,аларнын тормышы койлэнеп киткэч конлэшеп киленне яратмый башлыйлар. Мэсэлэн минем кайнана тиле ,ангыра ише сузлэрне минем тарафка кондэ диярлек яудырып Тора, уземэ андый сузлэр ошамавын эйткэч ул Суз арасында кулланыла торган сузлэр Ана ихтибар итэргэ кирэкми диде. Но нишлэптер ул сузлэр башка Кеше тарафына кулланылмый. Булэк бируне алар тиеш дип Кабул иртэлэр,башка киленне,балалары бирмэсэ Дэ мин булэксез калдырмыйм. 80 житкэндэ Дэ узенен картлык конен уйламый алар. Балаларым бар килен кулына калмыйм дип уверенно кычкыра. Балаларынын гына аны кунакка алып китэргэ Дэ телэклэре юк только. Кеше каршында яхшы булып кыланып Ике йозле булып йори. Узенен тормыштан чыгып яздым. Торле Кеше бардыр. Минем фикер буенча киленнэр БН кайнана Бер йортта торырга тиеш тугел.
0
0
3
0
Ананимно пожалуйста
0
0