Әлмәндәр бабай әйтмешли, «Чурту матер» диде дә тартты да төшерде, башта шторасын, аннан соң челтәрен.
Һәм шундый канәгать кыяфәт белән ял итәргә утырды, бераз ял иткәч, тагын җитешмәгән җирләрендә тәртип урнаштыра әле ул. Чөнки әбиләргә күптән инде кунакка килгәне юк иде, әле салкын, әле буран дигәндәй, моннан алда килгәндә әле тәпи китмәгән иде, тәртип урнаштырырга кызыгып кына утырды, ә бүген менә тәпи китте, бөтен җирдә үз тәртибен урнаштырып йөри.
Иң беренче тәрәзәдән башларга уйлады әле бу малай. "Ул нинди эш инде, малайлар, ник анагызны тыңламыйсыз?" дигән Илһам абый шикелле, ул нинди эш инде, бабасы стенада тәрәзә тишкән, өйгә яктылык, кояш керсен дип, ә әбисе әнә шул тәрәзәгә түшәмнән идәнгә кадәр челтәр элгән, җитмәсә ике яклап калын шторалар да асып куйган. Юк булмый алай, бу дөреслек түгел, бабайның әбигә теше үтмәсә, үзем булышыйм әле, янәсе. Шулай итеп әле күптән түгел генә тәпи киткән ир-егет якты дөньяда үз вазифасын үтәргә кереште.
Менә, җәмәгать, тәпи басуга, ир малай белән кыз бала арасындагы аерма шуннан күренә инде ул. Әнә бит, әйбәтләп бөтенесен сөйрәп төшерде дә, уртага кереп утырып хәл җыя. Кыз бала булса, өстерәп-йолкып төшермәс иде, җыерылган-йомарланган җирләрен куллары белән сыпырып-төзәтеп куяр иде.
Бу хикәятемдәге фикер интернетта "Әбигә кунакка килгәч" дигән фотоны карагач һәм шул фотога язылган комментарийларны укыгач туган иде.
Ул фотоны берничә көн куйдылар интернетка, һәм көн саен комментарийлар артып торды.
Ну "чапанын сырдылар" акыллы-тәртипле түтиләр баланың әнисен. (Түтиләр дигәнгә үземнең дә чапанга эләгергә мужыт әле кәнишне, абыстайлар дигәнгә бер сырганнар иде инде ул чапанны). Яңа тәпи киткән сабый, дөнья яме, дөнья тәме. Әби-бабайда иң кадерле кунак, әле яңа дөнья белән таныша ул. Безнең якта балалар "арт якта" иң кадерле кунак диләр.
Арт як дигәне әни ягы була инде. Ә комментарийларда әмма дә кыздылар инде, әмма дә акыл өйрәттеләр. Шулай тәртипсез итеп, шулай тыңлаусыз итеп, бернәрсәдән дә тыймыйча үстергәч... алга таба ни булыр.
Берни булмый, кем үскәндә төшермәгән, ватмаган, чәчмәгән дә түкмәгән.
Үсә-үсә өйрәнә, яши-яши өйрәнә адәм баласы, дөнья өйрәтә, һәммәсен үз урынына куя.
Бүген әле яңа тәпи киткән сабыйга әллә ниләр юрап утырасы юк.
Ни өчен бу баланы шулай яклап утырасың, күп фикерләргә каршы килеп дисезме? Чөнки үзем дә шушы бала белән бер фикердә бит мин, хатын-кыз булсам да. Күптән уйлап йөрим инде мин аны, хатын-кыз логикасы белән ирләрнекен. Карап-карап торам да, уйга калам, ирләр киенгәндә иң алдан чалбар кия, аннан күлмәк кия, аннан күлмәген чалбар эченә таслап-тутырып куяр өчен чалбарының сәдәпләрен кабат чишеп, кабат сәдәпли.
Без бер эшкә тотынсак, иң башлап җиңне сызганып куябыз, ә алар күлмәк җиңен төшереп, сәдәбен дә сәдәпләп куялар. Һәм шул килеш әйбәтләп шашлыкка ит турыйлар, суганын да турыйлар, әле күрмичәрәк калсаң, өстәл клеёнкаңны эләктерергә мужытлар. Аннары инде "Булмаганны, әллә кайчан киселгән клеёнкаң өчен Былтырның Шүрәлеләре шикелле миңа бәйләнәсең" дип үзеңне гаепли итеп калдырырга да күп сорап тормыйлар. Монысы менә ирләр логикасы.
Ә тәрәзә турында, әни әйтмешли, чын төбенә төшеп уйласаң, шулай бит инде, яктылык керсен дип зур итеп тишкән тәрәзәләрне без челтәр-штора белән каплап куябыз. Монысы хатын-кыз логикасы инде.
Интернеттагы орчык кадәр генә сабый никадәр уй уйлатты бит менәтерә.
Ә ул әнә якты дөньяда үз тәртибен урнаштырып йөри.
Әйдәгез әле, дуслар, без дә шушы дөньяга кара күзлекләребезне салып куеп карыйк әле. Дөнья шундый матур бит ул, якты бит ул.
Дөнья бит беркөн килеп шушы сабыйларга каласы.
Рәйсә Галимуллина
Фото: freepik.com
Комментарийлар