Шәхси автотранспорт СССР заманындагы кебек акрынлап байлык күрсәткеченә әйләнә.
Скопировать ссылку
Шәхси автотранспорт СССР заманындагы кебек акрынлап байлык күрсәткеченә әйләнә.
Ягулык, салым, страховка, парковка, техник хезмәт күрсәтү дисеңме – бәяләр ай саен арта. Каршеринг яисә такси аңа альтернатива була аламы?
Бүген автоматта урта комплектациядәге яңа Кытай автомобиленең бәясе — өч миллион сум тирәсе. Бу Россиянең кайбер төбәкләрендәге бер бүлмәле фатир бәясе белән чагыштырырлык.
Әлбәттә, арзанрак вариантлар да бар: кулланылган автомобильләр базары яки Россиядә җитештерелгән яңа машиналар. Әмма алар да арзан бәяләр белән сөендерми. Миллионнар турында бара сүз...
Шәхси автога чыгымнар Әгәр машина хуҗасы көн саен машинасында эшкә йөри икән, көн саен түләүле парковкалар һәм ял көннәрендә авылга кайтуны да исәпкә алсак, машинаның еллык йөреше якынча 20 мең километр тәшкил итәчәк.
Комментарийлар