16+

«Беренче сурәтемне елый-елый чиктем»

Мөслим ягында үзенчәлекле халык яши. Һәр йортка керү белән якын дустыңны очраткан кебек буласың. Алардан сүз белән аңлатып булмый торган яңа пешкән коймак, гөбәдия исе килә. 

«Беренче сурәтемне елый-елый чиктем»

Мөслим ягында үзенчәлекле халык яши. Һәр йортка керү белән якын дустыңны очраткан кебек буласың. Алардан сүз белән аңлатып булмый торган яңа пешкән коймак, гөбәдия исе килә. 

Роза апаның йортына кергәч тә, шулай булды. Борынны якын исләр кытыклады. Баксаң, аның өен Эрмитажга тиңләрлек икән: Шишкинның наратлыктагы аюлары, натюрморт, берсеннән-берсе матур чәчәкләр... Беренче карашка буяудан ясалган, диярсең. Ә алар...

Мөслимдә яшәүче Роза Низамова картиналар чигә. Ул кечкенәдән кул эшләренә һәвәскәр булса да, матурлык ясау белән лаеклы ялга чыккач кына мавыга башлаган. Роза Низамова – Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны. 
– Беренче сурәтемне елый-елый чиктем. Эштән китәсем килмәде. Укытучы һөнәрен яраттым. Дәрескә шигырьләр сөйләп кердем. Өй эшен эшләп килмәсләр дә, “2ле” куймадым. Бар да “5ле”гә укый алмый, балаларны аңларга тырыштым. Миңа гел әйбәт балалар һәм әти-әниләр эләкте. Соңгы чыгарган сыйныфым да хәл белешеп тора. Урамга чыккач, һәр укучым килеп исәнләшә, бу – укытучы өчен зур бәхет. Нишләргә белмәгәч, җепләр алып шушы шөгыльгә тотындым, – диде Роза апа.

Роза апа башта кечкенә рәсемнәр чигеп караган. Ә хәзер исә зур картиналар ясый. Бу матурлыкны кая куеп бетерә икән, дип уйладым. Хәзер кул эшләре белән акча эшләп булгач, сатадыр дигән фикер дә туды. Әмма Роза апа, чыннан да, үзенчәлекле кеше икән.
– Сәләтеңне акчага алмашма, диделәр. Үзем дә шуңа чын күңелдән ышанам. Якыннарыма, туганнарыма чиккән сурәтләрне бүләк итәм. Бер картинаны да сатканым булмады. Мине белгәннәр: “Син икенче төрле”, – дип әйтә, – диде кул остасы. 

Рәсемнәр чиккәндә бар җепне дә бер уңайга кертергә кирәк. Аннан өстәп тагын бер кат йөртеп чыгарга зарур. Картина чигү аны буяу белән ясауга караганда күбрәк вакыт ала. Роза апа кечкенә рәсемнәрне дә бер ай дәвамында ясый икән. Бу шөгыль түземлек, игътибарлылык таләп итә. 
– Башта әзер рәсемнәрне чиктем. Хәзер үземә ошаганын канвага (чигү өчен махсус тукыма – Ред.) ясыйм. Иҗатка табигать илһамландыра. Бу мизгелләрне тотып аласы, кат-кат тоясы килә. Матур бит... Мин киткәч, башкаларда истәлек калсын, дип тырышам, – диде ул.
Роза апа үз сәләтен яшь буынга да тапшыра. Түгәрәкләр оештырып, балаларга чигәргә, калфаклар ясарга өйрәтә. Чигү түгәрәгенә егетләр дә бик теләп йөри икән. Роза апа сүзләренчә, чигүне ир-атлар да булдыра, теләк кенә кирәк.  

Роза Низамованың йорты күргәзмә залы төсле. Андагы картиналарга сокланып карап торарлык. Сурәтләрне акчага сатып алып булмагач, дәшмичә кала алмадым. Сорау бирергә булдым. “Кул эшләре белән шөгыльләнү ник кирәк?” – янәсе.
– Сәламәтлек яхшы якка үзгәрә. Күзләрең ничек армый дип сорыйлар. Ә күз һәм куллар һәрвакыт хәрәкәттә тора бит. Чигү хәтергә дә уңай тәэсир итә. Кул эшләре кешенең зәвыгын арттыра. Картинага дөрес төсләр сайлау җиңел түгел. Ә вакыт баргач, сез көндәлек тормышта да төсләр буенча белемнәрегезне куллана аласыз. Кемгәдер бүләк ясап була, икегез дә зур бәхет кичерәчәксез.

Өйрәнчеккә киңәш
1.    Һәр картинаны уртасыннан чигә башлыйлар. Бу сурәтнең ике ягы да тигез чыксын өчен кирәк.
2.    Сурәтләрне бер төрле калынлыктагы җепләрдән эшләргә кирәк.
3.    Яңа шөгыльне кечкенә сурәтләр ясап караудан башларга киңәш ителә.


Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading