Ике кайнаналы йортка килен булып төшә ул. Кайнанасы да иренә әле үги әни.
– Фидаил мине бертуган энесе белән килеп алды. Кайтып кердек – ачык йөз. Ул заманда анысы да бәрәкәт, сеңлем. Фидаилнең үз әнисен дә беләм, кечкерәк кенә бик чибәр апа иде, мәрхүмә. Миңненәфига әнкәй – ботак очы туганнары, мәрхүмәнең өчесенә дип ипи пешерергә кайткан җирдән димләгәч, кияүгә чыккан. Алар янында без озак тормадык, бер елдан башка да чыктык. Йортымны шуңа сүттермим дә, җәллим. Мин исән чагында тими торсыннар әле, өлгерерләр! Фидаил бик әйбәт кеше иде мәрхүмкәем. Ул беркайчан да: “Булышырга чык!” – дип кычкырмады. Печәне олавы белән төяп кайта да, ипләп кенә бушатырга да керешә, өйгә дә кереп тормый, мине дә чакырмый. Ә мин арба тавышы ишетүгә үзем йөгереп чыга идем. Икәү тирләп-пешеп эшлибез. Берсендә урманнан утын төяп кайтты. “Ничек төядең? Икәү чак бушатабыз”, – дим. “И, Халисә урман аюга да имән күтәртә”, – дигәне исемдә, – дип сөйли Халисә әби.
Тормыш йомгагын сүткәндә Хәлисә әбинең кул эшләренә карыйм. Чәчәкләрне эре итеп чиккән. Чын таҗлар диярсең, никадәр хезмәт, күз нурлары сирпелгән бит. Шушы чигешләре яшьлегендә юкны бар иткән, ә барлыклы заманда хәсрәтен таратырга көч биргән.
- Фидаил беркайчан да ашханәдә ашамады. Гел өйгә кайтып тамак ялгады. “Синең пешергәнеңә җитәме соң!” - диде. Мине мактавы да, рәхмәте дә шушы сүз иде мәрхүмнең. Авыл кешесе кыланып сөйләшергә өйрәнмәгән. Фидаил үзе тыйнак, сүзгә саран иде... Өч кыз таптым – Миңнегөл, Фидания, Халидә. Минңегөлем Чаллыда яши. Кияү белән ике бала үстергәннәр иде, ир балалары егет булып җитешкәч үлде бит. Фидания кызым Чистайда яши, сәгать заводында эшли. Ире белән аерылдылар, кияү авылда яши хәзер. Бер балалары бар. Хәлидәмнең ире Искәндәр дә авылда. Халидәне кияүгә биргәнче укыттык. Гади һөнәргә, сәркәтип итеп кенә. Искәндәр белән яратышып кавышканнар иде. Өч бала үстереп, матур гына тормыш иткәндә кызымны яман чир алып китте... Каны акка әйләнде. 36 яшь кенә иде лә үзенә. Балалары әтиләрен дә, мине дә ташламыйлар, кайтып йөриләр, шөкер. Әниләрен бик юксындылар инде үскәндә. Кияүгә рәхмәт, түзде... Берсеннән берсе кечкенә балаларын ташламады, үзе күтәрде. Ерактан туганнарыбыз кайткач, берсендә өерелешеп зиратка бардык. Төпчеге Рәзилне күрми дә калдык, чардуган эченә балык кебек шуып кына кереп басты да: “Әни, тыңла!” – дип, мин өйрәткән “Әлхәм”не укып та җибәрде. Аннары кычкырып җырлады: “Аклы ситса күлмәгемнең, сәдәф тишекләре юк. Очып барып кайтыр идем, гүрнең ишекләре юк...” – диде. Бөгелеп кенә төштек. Әнисеннән 3 яшендә калган бала. Кайтып киткәндә: “Әни! Тыныч йокла!” – дип зиратны ярып кычкырулары... Исемә төшкән саен бүген дә үзәкләр өзелә, – ди Хәлисә әби.
...Ә бит дивардагы чигешләрдә никадәр хәсрәт сагышы сыйган икән лә...



Чистай районы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
И биграк матур чигешларегез! Сокланам.
0
0
2
0
Куз яшлэрсез укырлык тугел.... 😢
0
0
0
0
Бигерәкләр әнкәемә ошаган...
0
0
0
0
шул хэтле матур чигелгэннэр исэн сау яшэ апа
0
0