16+

«Казан» агросәнәгать паркында рәхәтләнеп кунак булдык

Без - Саба районы, Иләбәр авылыннан. Атнаның бер көнендә, авыл китапханәсендә җыелышып, газета-журналлар белән танышабыз, бәйлибез, чигәбез, ят ризыклар пешереп, чәй эчәбез. Китапханәчебез Вәсилә Галиева белән клуб мөдиребез Рамил Хафизов елның теләсә кайсы фасылында моңсуланырга ирек бирмиләр.

Тагын бер матур гадәтебез бар: бакча эшләренә кереп киткәнче, алар безне Казанга алып баралар. Килгән саен яңалык. Бу юлы сәяхәтебезне Казандагы агропарктан башладык. Ишеткән бар, күргән юк дигәндәй, хәйран калдык. Үзе чиста, үзе якты, гөрли базар. Кәефләрне күтәреп, татарча җыр агыла. Казанга күпме килеп тә, мондый җәмәгать урынында татарча җыр куйганнарын ишеткән юк иде әле. «Майский» комбинатының сату ноктасындагы чиратны күреп тә гаҗәпләндек. Ризыкны халык шулай бәяли дип аңладык инде без, яратмасалар, шултикле чират торып кыяр алмаслар иде. Бик иркен икән ашханәләре. Шунда кереп, иртәнге ашны ашап чыктык. Коллектив белән килүебезне белгәч, ак җәймәләр җәеп, аерым өстәл әзерләп куйдылар. Безне каршы алган Айгөлгә сезнең газета аша рәхмәт җиткерәсебез килә. Саф татарча эндәшеп, якты йөзе белән безне каршы алды, тәмле ризыклары белән сыйлады. Өстәлдә нинди генә ят ризыклар булмасын, иң кадерлесе, әлбәттә, ипи. Аны монда аеруча тәмле итеп пешерәләр икән. Үзләренең сату нокталары барлыгын әйткәч, шунда барып, барыбыз да ипи сатып алдык. Элек-электән, «Казан ипие» дип, иң зур күчтәнәч итеп каладан ипи алып кайта идек. Бер уйласаң, авыл кибетләре киштәләрендә дә нинди генә ипи, күмәч юк, шулай да тансыклап алып кайтырдай «Казан ипие» әле дә бар икән.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading