16+

Казан Россиянең Яңа ел башкаласы булачак

Татарстан башкаласында 162 урында Яңа ел чыршылары бизәләчәк.

Казан Россиянең Яңа ел башкаласы булачак

Татарстан башкаласында 162 урында Яңа ел чыршылары бизәләчәк.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы карары нигезендә, быел Казан Россиянең Яңа ел башкаласы итеп сайланды. Бәйрәм чараларын, үзебезнең сәнгать осталары белән бергә, Санкт-Петербург компаниясе дә оештырачак. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгышында әйтелгәнчә, 41 метр биеклегендәге төп Яңа ел чыршысы Меңьеллык паркында булачак. Великий Устюг шәһәреннән Дед Мороз киләчәк, ул татар Кыш бабае белән очрашачак, алар бергәләшеп бәйрәм чараларында катнашачаклар, балалар социаль учреждениеләренә барачаклар. Программаларга татар әкиятләре геройлары һәм, әлбәттә, Универсиада-2013 символы кечкенә барс-Юни җәлеп ителгән.
- «Әкият» курчак театры каршындагы җир кишәрлегендә «Боз шәһәрчеге» төзеләчәк. Анда да Яңа ел чыршысы урнаштырыла, лабиринтлар, төрле сыннар ясалачак. Казанлылар үтенече буенча Татар дәүләт филармониясе скверында (Павлюхин белән Эсперанто урамнары киселешендә) һәм Черек күлдә дә Яңа ел чыршысы шәһәрчекләре ачылачак, - диде Ләйлә Фазлыева.
Мәскәү районында Химиклар мәдәният сарае скверындагы, Киров районында Петров паркындагы, Дәрвишләр бистәсенең Комсомол мәйданындагы, Авиатөзелеш районында «Крылья Советов» паркындагы һәм Яңа Савин районында Ямашев проспекты белән Гаврилов урамы киселешендәге сквердагы Яңа ел чыршылары заманча технологияләр кулланылган яктырткыч гирляндалар белән бизәләчәк.
«М.Фәйзи», «Академик Сахаров», «Чишмәле», «Ветеринария академиясе» һәм «Ф.Әмирхан» җәмәгать транспорты тукталышларындагы юл кичүләренә, шулай ук юл-транспорт чишелешләренә яктырткыч гирляндалар куелачак. Горький шоссесында, Оренбург трактында, Ирек мәйданында һәм Камал театры каршында яктылык иллюминацияләре эшләячәк, Пушкин урамында яктылык шары кабызылачак.
Мэр Илсур Метшин: «Казан тарихи һәм үзенчәлекле елга керәчәк. Универсиада елы тәүге көннәреннән үк балкып, күтәренке рухта башлансын. Яңа елны каршыларга киләчәк кунаклар, туристлар Казанны матур итеп күңелләрендә калдырсын», - дип, оештыру мәсьәләләренә үтә җаваплы карарга чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading