Казан – төрки дөнья башкаласы
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы хәбәр иткәнчә, Казан 2014 елны төрки дөнья башкаласы сыйфатында уздырачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы хәбәр иткәнчә, Казан 2014 елны төрки дөнья башкаласы сыйфатында уздырачак.
2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак Төркиянең Искешәһәр каласы сайланды. Әлеге уңайдан Әнкарада Искешәһәргә дәрәҗәле титул тапшыру тантанасы үткәрелде. Ел саен мәдәни башкала сайлау турындагы карар 2010 елда Истанбулда узган Төрки телле дәүләтләр берлегенең Х саммитында кабул ителгән. Беренчесендә бу титул 2012 елда Казахстан башкаласы Астана шәһәренә бирелгән иде.
«Безнең мәдәни фестивальгә дәүләт бюджетыннан 220 миллион доллар бүлеп бирелде. Аның белән Искешәһәр провинциясе губернаторы Кадир Көчдәмир шәхсән үзе идарә итә. Ел дәвамында егермедән артык зур мәдәни чара оештырылачак. Искешәһәрдә алар рәсми рәвештә 23 мартта башлана. Фестивальне ачу тантанасына Төркия Премьер-министры Рәдҗәп Тайип Эрдоган да килер дип көтелә», - диде «Искешәһәр-2013» проекты координаторы Гөлнара Мортазаоглу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Безнекеләр җиңде. Безнекеләр булмаган безнекеләр дә җиңде
-
#Язмалар
Биектауда зур янгын: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..”
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның район хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән авыл кешесе китерелгән
-
#Кыскача яңалыклар
Алабугада БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәләрдә өч зыян күрүче кала бирә
-
#Җәмгыять
Матур гөлне алабута чәчәкләре белән бутамасагыз иде
Комментарийлар