16+

Казан туристларны нәрсәсе белән җәлеп иткән?

Россия туроператорлар ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе, быелгы сезонда туристларның Самара, Карелия һәм Татарстан белән кызыксынулары артуны билгеләп үткән. 

Казан туристларны нәрсәсе белән җәлеп иткән?

Россия туроператорлар ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе, быелгы сезонда туристларның Самара, Карелия һәм Татарстан белән кызыксынулары артуны билгеләп үткән. 

Әлбәттә, ил халкының күбесе җәйге ялын көньяк курортларында үткәрә. Ассоциациянең аналитика хезмәте исәпләвенчә, анда быел кимендә 14,1 миллион турист ял итәчәк.

Соңгы елларда Дагыстан да популярлашты. Анда җәйге сезонда 700-800 мең кеше булыр дип көтелә. Моннан тыш Майя Ломидзе ТАСС уздырган матбугат очрашуында Карелия, Самара һәм Татарстан белән кызыксынучыларның саны артуын да әйткән. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, быелның алты аенда бездә 1,8 миллион турист булган. 
Майя Ломидзе сүзләренчә, Россия буенча турлар иң арзаны. Август аенда уртача чек 79,8 мең сумны тәшкил итә. 

Бик күп киләләр
Туризм буенча эксперт, «Слетать.Ру» броньлау үзәге партнеры һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының Татарстан буенча кунакчыллык илчесе Ләйлә Умарова республика халкының күбесенчә Краснодар краена йөрүен ассызыклый.

– Самолет белән очучылар Сочи, Адлерны сайлый. Үз машинасы яки автобус туры белән баручылар арасында Анапа, Лазаревское, Геленджик популяр. Экскурсия туры сайлаучылар Мәскәүгә, Санкт-Петербургка өстенлек бирә. Алтай крае белән Дагыстанга баручылар да күп. Соңгысына бәяләр Сочи белән Адлерга караганда кыйммәтрәк, әмма анда Каспий диңгезе дә, таулар да булганлыктан, халык Дагестанны күрергә ашыга. Экзотика яратучылар Байкалны сайлый. Ана турлар күп сатылмый, әмма баручылар бар. Анда аеруча кышын яратып йөриләр, – ди ул.  
Экскурсиягә үзебезнең Казанга килүчеләрнең саны арта баруын да ассызыклады.

–  Хәтта бик нык артты дип әйтер идем. Таныш экскурсиячеләрем күп һәм аларның барысының да көннәре тыгыз. Аларга алдан ук мөрәҗәгать итеп язылырга кирәк. Көнендә табып булмый, – ди Ләйлә.

Ризыгыгыз – тәмле, Казаныгыз – чиста
«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының Татарстан буенча кунакчыллык илчесе, Татарстан экскурсоводлар Гильдиясе әгъзасы Раушания Миңнуллина белән дә элемтәгә кереп, Татарстанга туристлар иң күбе кайдан килә дип кызыксындык.

– Мәскәү, Санкт-Петербургтан һәм чиктәш булган күрше төбәкләрдән күп киләләр. Оренбург, Түбән Новгород, Ярославль, Пенза, Екатеринбургтан да килүчеләр бар. Каникул вакытында поезд белән Себердән, Новосибирскидан балалар килде. Быел Алтай, Ханты-Мансийск, Барнаулдан да шактый булдылар, – ди ул.

– Туристларга бездә аеруча нәрсә ошый?
– Татар кухнясын бик мактыйлар. Сездә ит тәмле, диләр. Чисталыкка игътибар итәләр. Татарстан буйлап сәяхәт иткәндә иген басуларын күреп сокланалар. Шул ук вакытта сервис буенча әле безгә шактый тырышырга кирәк. Рестораннарда, кунакханәләрдә хезмәт күрсәтүчеләргә тизлек җитми, диләр. Су инфраструктурасы буенча да җитешсезлекләр бар. Туристлар безгә кабат килсен һәм башкаларга да тәкъдим итсен өчен хезмәт күрсәтү культурасы сыйфаты югары булырга тиеш. 

Төркия – иң популяры
Россия туроператорлар ассоциациясенең аналитика хезмәте чит илләргә баручыларның саны күпме буласын да фаразлап куйган. Җәйнең өч аен кертеп исәпләгәндә, Төркиядә 2,5 миллион турист булыр дип көтелә. Абхазия – 1,2 миллион тирәсе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә – 300 мең, Мисырда да – 300 мең, Таиландта – 150 мең. 

Безнекеләр чит илләргә бара, ә алар үзләре Россиягә киләме соң? Киләләр, әмма пандемиягә кадәрге чор белән чагыштырганда әле бик аз алар. Быелның алты ае нәтиҗәләре буенча Россиягә чит илдән 187,8 мең турист килгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 100 меңгә артык, үсеш – 130 процент. Тик пандемиягә хәтле булган чор белән чагыштырып карасак, 2019 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр Россия 2 миллионга якын турист кабул иткән. Ягъни быелның алты аена караганда 16,5 тапкырга күбрәк.

Килүчеләрнең күбесе Кытайдан. Икенче урында – Төркия. Өченчедә – Германия. Әмма белгечләрнең әйтүенчә, аларның күбесе турист буларак түгел, эшлекле сәфәр белән килә. Моның өчен туристлык визасы алалар икән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading