Казансуның һәм Иделнең боздан арынуы март ахырында – апрель башында көтелә.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Сергей Чанкин сөйләгәнчә, Казанда кар катламы урыны белән 1-2 метрны тәшкил итә, туң катламы 50-70 сантиметр. Су күтәрелү мартның өченче декадасында булыр, дип уйланыла. Башкалада 12,6 квадрат метр территорияне су басарга мөмкин. Әлеге территориягә 386 йорт урнашкан.
– Зур эш көтә. Һава шартларын сәбәп итеп кую булмаска тиеш. Кар тигез эрер, имин генә Казансуга һәм Иделгә үз юллары буенча агып китәр, дип өметләнергә кирәкми. Хәлләрнең катлаулы булу ихтималыннан чыгып, әзерлектә тору зарур,-дип искәртте мэр Илсур Метшин.
Шәһәр мэры “Игелекле Казан”га (“Добрая Казань”) өлкән яшьтәгеләргә йорт түбәләреннән һәм су басу көтелгән территорияләреннән карны көрәүдә булышырга кушты.
Март башында җылырак булса да, айның урталарында һаваның салкынайтуы көтелә. Синоптиклар кискен җылыту, су басулар булмаячак, дип фаразлый. Сергей Чанкин әйткәнчә, “бу фаразлар гына”.
Казанда су басу ихтимал булган бистәләр:
Борисоглебск, Коры елга, Савиново, Красная горка, Җиләкле бистә (Ягодная слобода), Салмачы, 1 Май, Тынычлык, Царицыно, Карьер, Әке, Кече Клыки, Колсәет, Вознесенское, Константиновка, Самосыр.
Казанны Иделдәге су күтәрелешеннән 11 дамба, 3 яр ныгытмасы, 33 чакрым озынлыктагы 2 плотина, 3 коллектор һәм 7 су сырту станциясе саклый. 20 марттан Идел, Нокса, Киндерка елгаларына һәм Богородское күленә гидрокүзәтчелек башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар