16+

Казанда 70 мең сумга эш урыннары көтә

Башкалада эш сораган кешеләргә төрле тармакларда 15 мең вакансия бар.

Казанда 70 мең сумга эш урыннары көтә

Башкалада эш сораган кешеләргә төрле тармакларда 15 мең вакансия бар.

Татарстан башкаласында 757 200 кеше хезмәттә кайный. 

– Эш урынсызлык күрсәткече бик түбән. 2024 ел башында 1765 кеше генә рәсми рәвештә эш урынсыз сыйфатында теркәлде. Быелның 1 июленә әлеге сан 1369га калды. Елның беренче яртысында 3 меңнән артык кеше эш белешеп мәшгульлек үзәкләренә килде, шулардан 1420се төрле тармакларга эшкә урнаштырылды. Казанда 15 мең вакансия бар, бер эш урынсызга 11 вакансия туры килә, – диде “Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” учреждениесе директоры Тимур Муллин.

Башка төбәкләрдән килеп эшкә урнашучыларга бер МРОТ күләмендә бер мәртәбә өстәмә ярдәм түләве бирелә.

– Казанда 18 012 инвалид исәпләнә, аларның 6 260ы эшли. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә алган предприятиеләргә һәм учреждениеләргә федераль субсидия каралган. Бу субсидия программасы гамәлдә, – диде Тимур Муллин.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үзенең фикерләре белән уртаклашып, яшьләр арасында эшче һөнәрләрне актив пропагандаларга чакырды.

– Юл хезмәтләренә, коммуналь һәм җәмәгать транспорты тармакларына эшчеләр кирәк. Төзүчеләр, мәктәп ашханәләренә поварлар сорала. Медицина белгечләре коммерция учреждениеләренә күченә. Дәүләт учреждениеләрендә хезмәт хаклары коммерция учреждениеләрдәгедән азрак шул. Җәмәгать туклануы тармагына да хезмәткәрләр кирәк. Халыкны эш белән тәэмин итү – мөһим мәсьәлә, аны игътибардан ычкындырырга ярамый, – диде Рөстәм Гафаров.
Казанда вакансия булган сәнәгать, төзелеш, транспорт, сәүдә, фән һәм мәгариф, медицина, туристлык тармакларында уртача хезмәт хакы 70 мең сум.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading