16+

Казанда автобус экипажы бер баланы төшереп калдырган

Казанда 37нче маршрутта эшләүче автобус йөртүче 11 яшьлек кадетны төшереп калдырган.

Казанда автобус экипажы бер баланы төшереп калдырган

Казанда 37нче маршрутта эшләүче автобус йөртүче 11 яшьлек кадетны төшереп калдырган.

Бу хәбәр Россия Дәүләт Думасына кадәр барып ишетелде.

Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая әлеге хәл уңаеннан, Татарстан Транспорт министрлыгын һәм Казан хакимиятенең транспорт комитетын тикшерүне сорап, генераль прокурор Игорь Красновка мөрәҗәгать иткән.

Татьяна Буцкая сүзләренә караганда, малайның акчасы булмаган, ләкин картасында акчасы булган. Автобус йөртүченең терминалы эшләмәгән. Депутат әйткәнчә, автобус йөртүченең баланы төшереп калдырырга хакы юк. 

“Транспорт министрлыгына сорау: кайчанга кадәр балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырылачак? Ни өчен ватык терминаллар белән маршрутка чыгаралар? Салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү кирәк— хисапка алынмаган акчаларның әйләнешен тикшерү өчен”,-дип язган Буцкая.

23 сентябрьдә иртәнге 7 сәгатьтә 11 яшьлек кадетның Чехов исемендәге хәрби-патриотик мәктәпкә барышы булган. Баланы автобус йөртүче түгел, ә кондуктор төшереп калдырган. Биредә автобус йөртүчене дә аклап булмый, чөнки ул баланы яклап сүз әйтмәгән. Татарстан прокуратурасы мәсьәләне тикшерүгә алган.

Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр иткәнчә, 37нче маршруттагы автобус экипажы эштән азат ителгән һәм маршруттан алынган.

“Казанның автотранспорт предприятиеләрендә халыкка культуралы хезмәт күрсәтү зарурлыгы турында автобус экипажлары белән даими эш алып барыла. Маршрутларда килеп чыккан һәр очрак тикшерелә. Балаларны автобустан төшереп калдырырга ярамаганлыгын һәр кондуктор да белә”,-ди Сергей Темляков.

Эксперт сүзе

Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:

 —Бу башка сыймаслык хәл. Балигъ яшькә җитмәгән балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдырырга ярамаганлыгы турында норматив актларда әйтелгән. Бу закон бозу гына түгел, ә кешелексезлек мисалы. Кадетмы ул яки гап-гади баламы аларны төшереп калдырырга ярамый. Бер баладан түләү алып, хәтәр баерлар иде инде. Баланы төшереп калдырган экипажга катгый чара күрелергә тиеш. Автопредприятие җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә законнарны җиткерсен. Кабатлап әйтәм, балаларга карата мондый кешелексезлек булырга тиеш түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading