16+

Казанда балалар туризмы буенча фикер алыштылар

Казанда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Туризм буенча координацияләү советының IV күчмә утырышы узды. Елына ике тапкыр гына уздырыла торган әлеге чара кысаларында 12 март көнне "Корстон" комплексында Россия Федерациясендә балалар туризмы үсеше буенча бөтенроссия конференциясе оештырылды.

Казанда балалар туризмы буенча фикер алыштылар

Казанда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Туризм буенча координацияләү советының IV күчмә утырышы узды. Елына ике тапкыр гына уздырыла торган әлеге чара кысаларында 12 март көнне "Корстон" комплексында Россия Федерациясендә балалар туризмы үсеше буенча бөтенроссия конференциясе оештырылды.

Утырышны Россия төбәкләрендә мәгариф, туризм һәм мәдәният министрлыклары җитәкчеләре, Россия Хөкүмәте каршында Россиядә балалар туризмы үсеше буенча координацияләү советы әгъзалары, Россия туриндустрия берлеге әгъзалары җитәкләде. Залдагыларны беренчеләрдән булып Россия мәдәният министры урынбасары Алла Манилова сәламләде. Балалар туризмы буенча Россия төбәкләре әле алга китмәсә дә, соңгы вакытта зур адымнар белән үсүен билгеләп узды. 1 апрельгә кадәр төбәк башлыкларына балалар өчен оештырылачак туристик маршрутларга квоталар җибәреләчәк. Бу елны туристик маршрутлар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган булачак. Россия мәдәният министры фикеренчә, сәяхәт маршрутлары ял иттерүдән тыш, балаларга билгеле бер күләмдә белем дә бирергә тиеш. Шуңа да маршрутлар сугыш эзе кагылган иң кайнар нокталар - Сталинград бәрелеше, Курск дугасы, Калуга, Тула, Мәскәү территорияләреннән узачак.

Быел маршрутларның саны артса да, финанслау шул килеш кала, дип белдерде министр. Мәсәлән, узган ел алты сәяхәт маршруты оештырылган булган. Анда илнең бөтен төбәкләре дә катнашкан. "Борынгы Казан хәзинәләре" маршрутында гына да 53 төбәктән, 900гә якын бала сәяхәт кылган. Шулай ук Россиянең мәдәни башкаласы булган Санкт-Питербург, Мәскәү, Ясная Поляна шәһәрләренә, Кырым автономияле республикасына сәяхәт маршрутлары уңышлы гына узган.

Туристик маршрутларда 14 регионнан балалар катнашыр дип көтелә. Ләкин күп кенә өлкәләр өчен туризм индустриясе әле яңа шөгыль, шуңа да министр әлеге маршрутларны оештыручыларга игътибарлы булырга кушты.

- Без сезнең кулга иң кадерлеләребезне - балаларыбызны тапшырабыз, - диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев сүзләренчә, республика балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерү үзәкләрен булдыру эшчәнлеге өчен 1,2 млрд сум акча сарыф итә. Элек Татарстанда туризм тармагының моңарчы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы карамагында булуын, хәзер исә аерылып чыгуын әйтте ул. Шуңа да хәзер республикада бу юнәлештә икеләтә зур эш башкарыла.

"Балалар туризмы ни өчен шулай әһәмиятле һәм аның үсешенә нәрсә комачаулый" дигән темага "Вольный ветер" газетасының баш редакторы, Россиядә балалар туризмы үсеше буенча координацияләү советы әгъзасы Сергей Минделевич чыгыш ясады. Ул белдергәнчә, туризм өлкәсе алга китсен өчен иң беренче чиратта кадрлар әзерләүне киңәйтергә кирәк. Сергей Минделевич балалар белән эшләгәндә, кәгазь бюрократиясен бетерергә, игътибарны кәгазьләргә түгел, ә балаларга юнәлдерергә өндәде. Балалар туристик төркемнәрен җәйге чорга мәктәпләр һәм студент тулай торакларында урнаштыру мөмкинлеге тудырырга кирәклегенә дә басым ясады.

- Бүген Россия балалар туризмы бик аяныч хәлдә, аны элекеге СССР заманы белән чагыштырып булмый инде, - диде Сергей Минделевич.

Узган елда Татарстаннан 518 бала федераль маршрутлар буенча сәяхәткә чыккан. Алла Манилова белдергәнчә, республика ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә үрнәк төбәк булып тора.

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов балалар туризмы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларны аккредитацияләү тәртибен эшләү, мәгариф оешмалары һәм аккредитация узган туристлык компанияләренең үзара багланышы тәртибен билгеләү кебек тәкъдимнәр белән чыкты. Конференциядә катнашучылар аның фикерен хуплады.

Фото mkrf.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading