Мошенниклар алдау юллары күп төрле. Моннан тыш, алар психологик яктан басым ясау сыйфатына ия. Үзләренең гамәлләре өчен күбесенчә иң яклаучысызларны - пенсионерларны, инвалидларны, балаларны сайлап алулары да шул хакта сөйли.
Соңгы елларда кәрәзле элемтә мәгълүматларын файдаланып эш итүче аферистлар активлашты. Акча урлауның иң киң таралган ысулы банкның хәвефсезлек хезмәткәре булып шылтырату, ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев.
— Бу очракта мошенник кешегә шылтырата һәм банк картасындагы акчаларны ул әйткән счетка күчерү зарурлыгына басым ясый, яки банк картасы турындагы мәгълүматларны әйтүен сорый, - ди ул, - Әле шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларның ятьмәсенә эләккән, аферистларга 279 мең сумнан артык акчасын күчергән. 58 яшьлек хатын-кызга телефоннан билгесез булган хатын шалтырата. Үзен банкларның берсенең хәвефсезлек хезмәткәре Дина Фетисова дип таныштыра. Аферист әлеге хатынга мошенникларның банк счеты белән операцияләр ясарга омтылуын хәбәр итә. Соңрак каза күрүчене тагын да инандыру өчен аферист элемтәне башка "хезмәткәрләргә" күчерә, алар счеттагы акчасын «резерв счетына» күчерергә күндерәләр.
Әлеге ханым үзенең банк карталары номерларын “банк хезмәткәренә” җиткерә. Шуннан мошенник 279 мең сум күләмендә акчасын үз счетына күчереп куя.
Хатын үзенең алдануын аңлаганда терсәкне тешләргә соң була инде. Бәлагә таручы «Дәрвишләр» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Рафаэль Сәгъдиев хәбәр итүенчә, әлеге факт буенча тикшерү бара.
Мондый җинаятьләрнең бик азы гына ачыла, ди хокук сакчылары. Мошенникларның чираттагы корбаны булмас өчен шуны истә тотарга кирәк: банкларның хәвефсезлек хезмәткәрләре сезнең картадагы акчаларның ничек хәрәкәт итүен күзәтү белән шөгыльләнмиләр. Үзләрен банкның хәвефсезлек хезмәткәре дип атап шылтыратсалар, алар белән сөйләшеп тә тормагыз. Сүзне шунда ук туктатып, үзегезнең банк картасында күрсәтелгән номерга шылтыратыгыз. Әгәр инде кырыкалдарга банк картагызның мәгълүматларын хәбәр итеп өлгергән булсагыз, шулай ук картада күрсәтелгән номерга шылтыратыгыз. Бу очракта сезнең банк картасы белән эш итү мөмкинлегенә чик кую кирәк.
Фото:http://pixabay.com/ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар