16+

Казанда бүген Донецк оркестры чыгыш ясый

С. Сәйдашев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 22 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә С. С. Прокофьев исемендәге Донецк академия симфоник оркестры концерты була.

Казанда бүген Донецк оркестры чыгыш ясый

С. Сәйдашев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 22 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә С. С. Прокофьев исемендәге Донецк академия симфоник оркестры концерты була.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйткәнчә, чара “Зур гастрольләр” һәм “Без – Россия” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Коллективның гастроле Саратов, Тольятти, Самара, Ульяновск, Казан, Йошкар – Ола, Чебоксар, Владимир, Рязань, Воронеж шәһәрләрен колачлый.

— Донбасс Россиягә кушылуга озын һәм авыр юл узды, ниһаять, Россиягә кушылдык, без моңа бик шат. Яшәвебезне һәм иҗатыбызны, рус Донбассын күрсәтергә килдек. Коллективыбыз 300 кешедән тора, шуның 30 проценты махсус хәрби операциядә катнашты һәм катнаша, -диде Донецк дәүләт академия филармониясенең генераль директоры – сәнгать җитәкчесе Александр Парецкий.

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Александр Парецкий:”Казанда концертны бер генә көн бирәбез шул. Киләсе елның апрелендә Әлмәт шәһәрендә чыгыш ясау планыбызга кертелде”, - дип җавап бирде.

Донецк оркестры составында дөньякүләм танылган пианистка Валентина Лисица да чыгыш ясый. 
— Валентина әле СССР чорында Киев шәһәрендә туып-үскән, аннан АКШка яшәргә киткән һәм АКШ гражданкасы булган талантлы музыкант. Валентина Лисица һич курыкмыйча 2015 елда Донбасста чыгыш ясады, бомбалар гөрелтесе астында аның концертын 5 мең кеше карады, - дип таныштырды Александр Парецкий.

— Франфурк шәһрендә чыгыш ясарга чакырулы идем, ләкин анда бармыйча Казанга килдем. Татарстан да һәм Донбасс та эре сәнәгать төбәкләре, сәнәгатьләре сәнгатьне үстерүгә ярдәм итә. Татарстанның һәм Донецкның оркестрлары көчле. Көй халыкларны берләштерә, музыка – рухи мирас һәйкәле. Рахманинов әсәрләрен Германиядә, Англиядә һәм Африка илләрендә тамашачылар йотлыгып тыңлый. Көй ул халыкларны берләштерә,- диде Валентина Лисица.

— Казандагы концертта татар композиторлары, мәсәлән, Салих Сәйдашев әсәрен башкаруны планлаштырмаган идегезме?- дип сорау бирдем.
— Әлбәттә, нотадан татар әсәрләрен дә башкара алам. Программа тыгыз булганлыктан, бу турыда уйлап җиткермәгән идек шул. 2024 елда Әлмәттә узачак концертка татар композиторлары әсәрләрен алырмын, -дип җавап бирде пианистка Валентина Лисица.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading